8нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, үз гаиләсенең өлкән әгъзаларына игътибарлы һәм сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән төркемле шөгыльләр үткәрелә.
Шөгыльләрдә балалар бәйрәмнең тарихы – Халыкара өлкәннәр көне, аның гореф-гадәтләре белән танышалар, әби-бабайлары, алар белән вакытны ничек үткәрергә яратулары, гаилә традицияләре, бәйрәмнәре һәм сәяхәтләре турында сөйлиләр.
Балаларның хикәяләрендә, әлбәттә, оныкларына карата игътибарлы, кайгыртучан әбиләр күпчелекне алып тора. Аларның гаилә альбомнарыннан фотоларын балалар бик теләп шөгыльләргә алып киләләр. Балалар нәкъ менә әбиләрне ешрак ясыйлар. Рәсемнәрнең камил булмавы, акварель белән түгел, ә төсле карандашлар белән ясалуы мөһим түгел, иң мөһиме, балалар аларны «Минем яраткан әбием» дип атыйлар.




















