Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Живые легенды

   Израиль Самуилович  1924нче елның 5нче июлендә Казан шәһәрендә туа, аның биш энесе һәм сеңлесе була.Сугышның беренче елының октябрендә  Алатырь паровозлар ремонтлый торган заводның җыю цехына укучы итеп алына.

   1941нче елдан 1942нче елга кадәр  Алатырь паровозлар ремонтлый торган заводта эшли.  1942нче елның июлендә военкоматка чакырталар һәм вакытыннан алда үзе теләп сугышка китәргә  тәкъдим итәләр.Кстовога җибәрәләр,аннан марш белән Горький шәһәре астындагы  элеккеге  “Яшел шәһәр” пионерлагеренә.  Анда беренче укчы миномет бригадасы-легендар “Катюшалар”  формалаша.Ике ярым айдан соң ,1942нче елның октябрендә Кутузов һәм Суворов гвардия орденлы Дүртенче миномет бригадасы составында  Көнбатыш фронтына килә.

   87нче Аерым дивизиядә,4нче Гвардия миномет бригадасында,Югары Командалык итүче ставкада эшли. Көнбатыш фронтта  ,1943-1945 елларда 2нче Белорус фронты составында  сугыша. 1945нче елдан 1946нчы елга кадәр Германиядә хезмәт итә. 1947нче елның гыйнварында  гына демобилизацияләнә,мартка кадәр иптәшләре белән бергә Ленинградта төп артиллерия музеен оештыру белән шөгыльләнә,аннан соң Советлар Союзы артиллериясенең баш маршалы Николай Вороновтан ,яхшы хезмәт өчен рәхмәт һәм бүләкләр алып, Җиңү белән , “Кызыл Йолдыз ордены” , “ II дәрәҗә Ватан сугышы ордены”, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлар өчен”,  “Германияне Җиңү өчен”, “Кёнигсбергны алу өчен» , “Жуков”  медальләре, “Одер-Балтика-Нисса” поляк бүләк-медале белән Израил Самуилович өенә кайта.

   Алда    Алатырь тимер юл техникумына укырга керә,1949нчы елны тәмамлагач Казан тимер юлына билгеләнә,Юдино станциясе локомотив  депосында машинист булып эшли.1952нче елдан депода мастер-кабул итүче,аннан соң заказлар бюросы башлыгы   булып эшли. Депода эшләгәннән соң юл бүлегенә, локомотив хуҗалык буенча поездларның куркынычсыз йөреше  ревизоры вазифасына күчерәләр. 1948нче елны пенсиягә китә һәм юлның локомотив бүлеге башлыгы ярдәмчесе булып эшләвен дәвам итә.1997нче елны бөтенләй пенсиягә китә.Тимер юлда 45 ел эшли.Хезмәт эшчәнлеге өчен  рәхмәтләр һәм мактау грамоталары  бар,аны өч тапкыр исемле сәгать һәм шулай ук “Горкий тимер юлының мактаулы эшчесе” билгесе белән  бүләклиләр.

фото-1

фото-2