Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

75 годовщине посвящается

   Быкова Анна Семеновна 1927нче елның 29нчы гыйнварында ТАССРның Яңа Чишмә районы Петропавловка авылында туган. Урта мәктәпнең 6 сыйныфын тәмамлый.Сугыш башлангач,14 яшендә Кызыл   Октябрь совхозында эшли башлый (чүп утый,уңыш җыя,үлән чаба,бозаулар карый).

   Кечкенә тыл хезмәтчәннәре Җиңү эшенә үзләренең өлешләрен кертергә кирәклеген беләләр,иртә таңнан караңгыга кадәр эшлиләр.                        

   1943нче елны  Анна Семеновнаны йөк машинасын йөртүчеләр курсларына җибәрәләр. Курсларны тәмамлагач гаражда эшли,йөк машинасында ягулык салу  станцияләренә  ягулык ташый.

   Сугыш тәмамлангач, туган “Кызыл Октябрь” совхозында кошлар караучы булып эшли.

   1980нче елны ире белән даими яшәү урыны Казан шәһәренә килә.1992нче елга кадәр кибеттә сатучы булып эшли.

   Анна Семеновна тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны.

   Юбилей медальләр белән бүләкләнгән.

фото-1

фото-2