Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Үзәкнең тормышы

Алдынгы социаль технологияләр кертү турында мәгълүмат

Әгәр синең энтузиазмың бар икән, син теләсәң нәрсә эшли аласың.

Энтузиазм – теләсә кайсы үсешнең нигезе ул…

(Генри Форд)

 

Безнең учреждение эшчәнлеге социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Эшчәнлек юнәлешләре булып социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый һәм социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү тора.

Социаль хезмәтләр күрсәтү системасы технологик якын килү кысаларында корыла, ул эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген төгәл структуралаштырырга, системалаштырырга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.

Социаль һәм мәгълүмати технологияләрне куллану нәтиҗәле эшне оештыру өчен мәҗбүри шарт дип саныйм, шуңа күрә бу мәсьәләгә аерым игътибар бирәм.

Минем җитәкчелек астында Үзәк түбәндәге технологияләрнең эксперименталь мәйданчыгына әверелде.

Участок социаль ярдәме технологиясе  2009-2011нче елларга  «Территорияль принцип буенча төзелгән участок социаль ярдәме хезмәтен оештыру юлы белән имин булмаган гаиләләрне ачыклау һәм эшләү буенча ведомствоара система формалаштыру»  Озак сроклы республика максатчан программасы нигезендә тормышка ашырыла.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге 2008нсе елда участок социаль ярдәмен оештыру һәм гамәлгә кертү буенча сынау мәйданчыгы булды. Эшче төркем составында документлар пакетын эшләүдә актив катнашты һәм инновацион технологияләрне эксперименталь рәвештә гамәлгә кертүне тәэмин итте.Безнең Үзәк Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып территориаль бәйләнеш һәм гаиләдәге иминсезлек белән эшләү буенча ведомствоара хезмәттәшлек принцибы буенча гаиләләр белән эш оештырды. Минем шәхси катнашымда Казан шәһәре участокларының социаль паспортлары эшләнде, авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр ачыкланды, шәхси тернәкләндерү программалары төзелде һәм тормышка ашырылды. Әлеге эксперименталь мәйданчыкның методик һәм гамәли эшләнмәләрне бергә туплаган уңышлы тәҗрибәсе әлеге инновацияне Татарстан Республикасында бөтен җирдә дә кертергә мөмкинлек бирде.

Балигъ булмаганнарга карата көч куллануны һәм рәхимсез мөгамәләне кисәтү технологиясе «Көчләүсез балачак» озак сроклы максатчан программасы нигезендә - 2010-2011нче елларга балигъ булмаганнарга карата көч куллануны һәм рәхимсез карашны ачыклау, профилактикалау буенча ведомствоара система формалаштыру  тормышка ашырыла.

Әлеге технологиянең максаты булып балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм рәхимсез мөгамәлә очракларын алдан ачыклау һәм аларны тернәкләндерү тора.

Казан шәһәренең барлык районнарында балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне тәэмин итү, балаларга карата рәхимсез мөгамәлә фактларын булдырмау һәм балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеген координацияләүне камилләштерү максатларында җиде муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСТК) эшли, алар составына балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре вәкилләре керә. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең 2007нче елның 5 нче ноябрендә расланган карары,Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны социаль патронажлауның ведомствоара муниципаль системасы турында Нигезләмәгә туры китереп социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны ачыклау, исәпкә алу һәм социаль патронатлау буенча бердәм ведомствоара система формалаштырылды.

«Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре турында Татарстан Республикасының бердәм мәгълүмат банкын формалаштыру турында» 22.04.2010 ел, № 294 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, күрсәтелгән категориядәге гражданнар, гаиләләр һәм балалар турында аналитик һәм статистик мәгълүмат «Социаль куркыныч хәлдә булган гражданнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати-аналитик системасында алып барыла.

 Кабат хокук бозулар кылган, шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм ябык типтагы махсус учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнар белән эшләү технологиясе.

Кабат хокук бозулар кылган, шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм ябык типтагы махсус учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнар белән эшләү түбәндәге законнар, норматив-хокукый актлар белән регламентлана:

1.  «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» 1999нчы елның 24нче июнендәге 120 номерлы ФЗ»;

2. «2010-2012нче елларга Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны ресоциальләштерү» республика максатчан программасы;

3. 2009-2012нче елларга «Үзеңә ышан»  Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча озак сроклы максатчан программа.

Кабат хокук бозуларны кисәтү һәм балигъ булмаган хокук бозучыларны ресоциальләштерү максатыннан безнең белгечләр девиант тотышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы ГКСУВ  «Н.Ә. Галләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе» һәм «ТР буенча ЭЭМның  балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәге» ДБУ белән үзара хезмәттәшлек итәләр.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре базасында да, әлеге учреждениеләр базасында да системалы рәвештә программа чаралары үткәрелә.

ТРда социаль ятимлекне профилактикалауга юнәлдерелгән, яңа туган баланы кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларны социаль озата баруны оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек технологиясе

Әлеге технологиянең максаты – тотрыклылык, иминлек шартларында яңа туган баланы үз гаиләсендә саклап калу.

Максатчан төркем булып бала тудыру учреждениеләреннән яңа туган баланы кабул итүдә шикләнелүче хатын-кызлар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары тора.

 Технологияне гамәлгә ашыру барышында 2012нче елдан 2014нче елга кадәр 65 хатын-кыз ачыкланган, шулардан:

- 63 хатын-кыз баланы гаиләгә кабул итүдән баш тарту турындагы карарны үзгәртте;

- 2 хатын-кыз яңа туган баладан баш тарту турында карар кабул итте.

Мәгариф учреждениеләре базасында кирәкмәгән йөклелекне профилактикалау буенча төркем белән шөгыльләнүдә катнашкан балигъ булмаганнар саны – 1675 кеше.

 

«Өйгә визит ясау хезмәте» технологиясе

2012нче елда без 2012-2014нче елларны үсешендә һәм сәламәтлегендә тайпылышлары булган балаларны тәрбияләүче гаиләләрне ведомствоара социаль озатып баруның комплекслы программасын гамәлгә ашыруда сигез эксперименталь мәйданчыкның берсе булдык.

Программаның төп максаты итеп мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә Өйгә визит ясау хезмәте белгечләре ярдәмендә социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү билгеләнгән.

Программаны гамәлгә ашыру вакытында:

- Өйгә визит ясау хезмәте булдырылган;

- Өйгә визит ясау хезмәте турында Нигезләмә расланды;

- инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр арасыннан максатчан төркем билгеләнгән;

- гаиләдә программа чараларын гамәлгә ашыручы координаторлар беркетелгән;

-                    реабилитация программалары тормышка ашырылды, өйгә визит ясау кысаларында ярдәм күрсәтелде;

-гаилә тренерларын координаторлар белән өзлексез укыту тәэмин ителгән;

-               иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешмалар максатчан төркем гаиләләренең проблемаларын хәл итүгә җәлеп ителде.

2015нче елның 1нче гыйнварына Казанда 4044 инвалид бала яши.

Безнең учреждениенең «Өйгә визит ясау хезмәте» технологиясен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе 442 нче яңа Федераль закон нигезендә инвалид балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләүнең яңа рәвешләрен максималь нәтиҗәле һәм уңышлы үзләштерергә мөмкинлек бирде.

 «Мобиль бригада» технологиясе

Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы ашыгыч хәлләрне хәл итүгә ярдәм күрсәтү һәм социаль хезмәтләрдән, шул исәптән Казанның ерак торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның, социаль хезмәтләрдән бертигез файдалана алуын тәэмин итүне инновацион социаль технология – яшәү урыны буенча өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү буенча мобиль бригада гамәлгә ашыра.

Күчү юнәлешеннән чыгып, төрле дәүләт органнары һәм оешмалары белгечләрен үз эченә алган ведомствоара бригада формалаштыру мөмкин (килешү буенча).

Мобиль бригаданың бурычы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-хокукый, социаль-педагогик, социаль-психологик, социаль-икътисадый хезмәт күрсәтүдә оперативлыкны тәэмин итү.

«Эшләмәүче пенсионерларга социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту» республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2012нче елның декабрендә ТР территориясендә РФ Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган субсидияләрне җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган социаль учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту кысаларында 2021нче  елның декабрендә без Ford Transit микроавтобусын сатып алдык.

Информацион технологияләр

1. Автоматлаштырылган «АИС ЦСО» мәгълүмат системасы пилот проекты буларак 2010нчы елны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге базасында кертелгән.

Эш социаль яклауның территориаль бүлеге белән мәгълүмати хезмәттәшлектә төзелгән. Әлеге программа чарасы халыкка күрсәтелә торган социаль хезмәтләрне исәпкә алу процессларын автоматлаштыру өчен билгеләнгән. «Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында» 442 нче Федераль закон  нигезендә әлеге хезмәтләрнең мәгълүмати банкын төзү, күрсәтелгән хезмәтләрне исәпкә алу өчен, Татарстан Республикасы территориясендә «УСОН» АИС программасы  гамәлгә кертелде,   Хезмәттәшлектә Министрлык, аның территориаль органнары һәм ведомствоның халыкны социаль яклау өлкәсендәге учреждениеләре, тәэмин итүчеләр катнаша.

2. «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы Үзәк тарафыннан 2013нче елның ноябрендә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре турында Татарстан Республикасының бердәм мәгълүматлар банкын булдыру турында» 22.04.2010елның 294 номерлы ТР МК Карары нигезендә кертелде. 

Бердәм банк формалаштыруның максаты – балигъ булмаганнарны, аларның гаиләләрен социаль куркыныч хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау, исәпкә алу һәм анализлау, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасына керә торган, социаль куркыныч хәлдә калган балигъ булмаганнарны, аларның гаиләләрен ачыклау һәм алар белән индивидуаль профилактик эшне оештыруны тәэмин итүче ТР министрлыкларының, ведомстволарының һәм учреждениеләренең оператив җавап бирү һәм үзара хезмәттәшлеге системасын булдыру.

3. «Татарстан Республикасы халкын социаль яклау өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар документларының электрон саклагычы» мәгълүмат системасы социаль ярдәм чараларына мөрәҗәгать иткән гражданнарның электрон һәм мәгълүмати ресурсларын булдыру, саклау, актуаль халәттә тоту һәм куллану, шулай ук Татарстан Республикасы  Халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль бүлекчәләрендә саклана торган социаль яклау өлкәсендә хезмәтләр күрсәткән өчен, шулай ук аның структур бүлекчәләрендә халыкны социаль яклау өлкәсендә хезмәт күрсәткән өчен билгеләнгән. Безнең Үзәк заказчы булып чыгыш ясады һәм техник биремне эшләүдә, конкурс документациясен әзерләүдә һәм системаны гамәлгә кертүдәтурыдан-туры  (2014 ел) .

Социаль проектлаштыру һәм программалаштыру

Ел саен безнең учреждение «Иҗтимагый инициатива» социаль проектлар республика бәйгесендә , «РИТЭК» ААҖ һәм «Лукойл» хәйрия фонды» коммерцияле булмаган оешманың социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесендә һәм башкаларда өстәмә акчалар җәлеп итү, инновацион технологияләр кертү, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү формалары һәм ысуллары кертү максатыннан катнаша.

Бәйгедә катнашу үзе турында белгертергә һәм үз проектларын гамәлгә ашыру өчен билгеле бер финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

 Волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм

Волонтерлар хәрәкәтенең максаты – яшьләрнең социаль активлыгын күтәрү, социаль акцияләрне һәм халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру. Эшчәнлекнең юнәлешләре булып өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, балигъ булмаган балаларга һәм аларның гаиләләренә социаль куркыныч яки авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү тора.

Үзәкнең хезмәткәрләре төрле ирекле оешмалар (мәгариф учреждениеләре, НКО, хәйрия фондлары) белән эш алып баралар.

Волонтерлар «Көзге баз», «Ел буе бакча», «Фатирда тәртип», «Матурлык дөньяны коткарыр» һәм  социомәдәни чаралар (анимацион хезмәтләр һ.б.) уздыру өчен җәлеп ителә.

Хәзерге шартларда Үзәкнең эшчәнлеге шактый үзгәрешләргә һәм яңалыкларга дучар ителә, төрле социаль институтларны, иҗтимагый партнерлык нигезләре нигезендә җәмәгатьчелекне берләштереп, иҗтимагый инициативалар формалаштыру үзәге булып тора.

   Инновацион эшчәнлекне анализлау  инновацион технологияләрне практикада тормышка ашыру мөмкинлеге һәм кирәклеге турында сөйли, чөнки алар заманча җәмгыятьнең социаль проблемаларын сыйфатлы итеп хәл итәргә мөмкинлек бирә.