17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең 7нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең өлкән мастеры белән берлектә ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрнең ата-аналары өчен zoom конференциясе ярдәмендә «Янгын куркынычсызлыгы чараларын бел һәм үтә» дигән төркемле шөгыльләр циклы үткәрделәр.
Шөгыльләрнең максаты: янгын куркынычсызлыгын кисәтү һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында ата-аналар белән янгын чыгу сәбәпләре, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында лекция үткәрелде. «Кисәтелгән – димәк коралланган» дигән дискуссия барышында балалар шуклыгы аркасында янгыннарны булдырмас өчен нәрсә белергә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Шөгыль ахырында ата-аналарга ашыгыч хәлләрдә кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы «ГЛОНАСС+112» турында искәрттеләр.
17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгечләре тыл хезмәтчәннәре – Камил Хөсәен улы һәм Рәшидә Садри кызы Тукаевларда булдылар.
Камил Хөсәен улы – элек Совет Армиясенең кадр офицеры, политхезмәткәр. Кечкенәдән рәсем ясый, рәсем сәнгатен махсус өйрәнмәгән. Үз рәсемнәрендә барыннан да бигрәк үзе яраткан сурәтләре - табигатьне, кешеләрне, атларны ясый. Элек -электән Татарстан Республикасы үз бистәләренең һәм авылларның матур урыннары белән дан тоткан, ул туган як табигатеннән илһам ала. Идел буе районы ветераннар советы әгъзасы, республика, шәһәр һәм район күләмендәге чараларда актив катнашучы, үз картиналарын куя һәм Татарстанга багышланган шигырьләрен укый. Рәсем һәм шигърият кичәләрендә актив катнашучы. К. Х. Тукаевның картиналары Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрнең музей, учреждениеләрдә урнашкан.
1999 елда Горький музеенда шәхси күргәзмәсе ачыла. Тукаев Камил Хөсәен улы «Ел ир – аты- оста куллар остасы» бәйгесендә җиңүче булды.
Ирле-хатынлы бик теләп үзләренең татар телендә язылган шигырьләрен укыдылар. Бүлек белгечләре гаиләгә туган як турында альбом бүләк иттеләр.
17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында Авиатөзелеш районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән мәгълүмат стенды әзерләнде…
Стенд белән танышырга килүчеләр татар теленең матурлыгына дан җырлаучы мәхәббәт авторы – Габдулла Тукай турындагы материалларның дөреслеген, мәгълүматилыгын һәм кыйммәтен билгеләп үттеләр. Тукай шигърияте татар халкының гына түгел, башка халыкларның да күңел кыллары белән бергә яңгырый.
17нче март, чәршәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндез булу бүлегендә чүпрәктән курчак-клоуннар тегү буенча мастер-класс узды.
Һөнәрләр палатасының кисәкле тасмалардан тегү буенча укытучы җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар күңелле клоун – уенчык ясадылар. Үз куллары белән яратып һәм зур тырышлык белән эшләнгән мондый эшләнмәләр кибеттәге салкын пластмасса уенчыкларга менә дигән алмаш булачак.
16нчы март, сишәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары социаль хезмәт алучылар өчен «Ошибана» техникасында – үсемлекләр һәм чәчәкләрдән картиналар ясау буенча иҗади шөгыль үткәрделәр.
«Ошибана» - махсус технология буенча алдан җыелган һәм киптерелгән үсемлекләр кулланып ясалган рәсем. Гади күренүгә карамастан, ошибана техникасы үсемлекләрдән һәм аларның детальләреннән коллаж методы белән искиткеч сурәтләр: пейзажлар, портретлар, натюрмортлар, сюжетлы рәсемнәр, абстракт бизәкләр булдырырга мөмкинлек бирә.
Көндез тору бүлеге белгечләре җитәкчелегендә бу сәнгатькә социаль хезмәтләр алучылар да кушылып киттеләр, бик теләп иҗади үсеш процессына кушылдылар.