Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз” акциясе уздырылды
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз” акциясе уздырылды.
Акция барышында яшьләре һәм сәламәтлекләре сәбәпле өйләреннән чыга алмаган социаль хезмәт алучыларга өйдә чәчтараш хезмәте күрсәтелде. Матурлык тудыручы ролен Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы волонтерлары башкардылар. Акция нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә мөһим булган игътибар күрсәтелде, алар үзләрен каралган һәм матур итеп хис итә алдылар.




Өлкән яшьтәге кешеләр декадасын бәйрәм итү кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә хәйрия төшке ашын уздыруны оештырырга ярдәм иттеләр
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасын бәйрәм итү кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең “Өрек” һәм “Борынгы Бохара” рестораннарында өлкән яшьтәге кешеләргә хәйрия төшке ашын уздыруны оештырырга ярдәм иттеләр.
Чакырылган өлкән яшьтәге кешеләр ресторанның уңайлы һәм рәхәт шартларында вакыт уздырдылар, үзара таныштылар, яшьлек елларын искә алып күп аралаштылар. Уңай шартлар, тәмле ризык, кызыклы десертлар, ризыкны матур итеп китерү- аларның көннәрен яхшы кәеф һәм истә калырлык мизгелләр белән тулыландырды.



Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Фатирда-тәртип!” акциясе старт алды
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына әзерләнү һәм уздыру чаралары планы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Фатирда-тәртип!” акциясе старт алды.
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына багышланган акция барышында, өйдә социаль хезмәт алучыларга, Идел буе Казан федераль университеты волонтерлары фатирлар җыештыруда хәйрия ярдәме күрсәттеләр.



Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары “Яшәүгә яшь комачау түгел” әдәби-музыкаль кичәсе уздырдылар
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары “Яшәүгә яшь комачау түгел” әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.
Кичәдә катнашучылар “Тынычлык, мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту” презентациясен карадылар, аннан Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне тарихы турында белделәр. Балалар әби-бабайларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Өлкән яшьтәге кешеләр балалар белән бергә таныш мультфильмнардагы, әкиятләрдәге һәм кинофильмнардагы көйләр буенча “Көйне бел” музыкаль викторинасында катнаштылар. Әбиләр балаларга үзләренең үткәннәре турында сөйләделәр һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чара ата-ана –бала һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга, сизгерлек үстерергә, өлкән буын кешеләренә кайгыртучанлык һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итте.



Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре хезмәт алучы кешеләрне Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре ТРның Дәүләт Советы депутаты Шагитов М. Ф. белән берлектә, хезмәт алучы кешеләрне Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр һәм ашамлыклар җыелмасы тапшырдылар.


- Өлкән яшьтәге кешеләр көненә әзерләнү һәм уздыру чаралары планы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” акциясе уздырдылар
- Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көнендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ә сез үзегезнең әти-әниләрегезне котладыгызмы?” урам акциясе уздырдылар
- Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге “ТИСБИ” Университеты базасында, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “Без сайлый торган һөнәр” түгәрәк өстәл эшен оештырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Комсомол, син минем хәтеремдә...” мәгълүмати стенды ясадылар
Страница 212 из 272















