“Батырлык гасырларда яшәр”
Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре “Виртуаль туризм” технологиясен кулланып социаль хезмәт алучылар белән шәхси шөгыльләр уздырдылар.
Росииянең каһарман-шәһәрләре: Севастополь, Керчь, Новороссийск, Смоленск һәм Волгоград буенча виртуаль сәяхәт социаль хезмәт алучыларны илебезнең батырларча саклау һәм хәрби дан урыннары, Совет Армиясенең һәлак булган солдатларына куеган мемориаллар һәм һәйкәлләр белән танышырга мөмкинлек бирде.

Бәйрәм стенгазета “9нчы май. Ничек булды...”
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү чаралары планы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “9нчы май. Ничек булды...” бәйрәм стенгазетасын чыгардылар.
Стенгазета чыгару өчен социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, тыл хезмәтчәннәренең бу бөек көн турында хәтирәләре, бөтен ил белән нәрсә хис иткәннәре турында сөйләгәннәре кулланылды.


Җиңү көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең “Өрек” һәм “Җәй” рестораннарында сугыш ветераннары өчен хәйрия төшке ашларын оештырдылар
Чараның максаты- Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү.
Чакырылган ветераннар рестораннарның уңайлы һәм рәхәт мохитендә төшке аш ашадылар, сугыш еллары көйләрен тыңладылар, үзара аралаштылар һәм яшьлек елларын искә төшерделәр.


Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә медицина диагностикасы буенча традицион “Сәламәт бул!” акциясе уздырылды
Акция барышында социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарына өйләрендә хәйрия исәбенә медицина диагностика процедуралары (биохимик һәм гомуми кан анализы, гормоннарга кан анализы) тәкъдим ителде һәм уздырылды.

Җиңү көненә туры китерелгән “Җиңү салюты” төркемле шөгыле
6нчы май, дүшәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү” программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Җиңү көненә туры китерелгән “Җиңү салюты” төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: ватанпәрвәрлек, үз иле, халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Шөгыль М. Владимовның “Без ул вакытта дөньяга тумаган да идек” лирик шигырен укудан һәм “Сугыш... Без аны беркайчан онытмабыз!” презентациясеннән башланды, ул балаларны Җиңү көнендә уза торган хәрби парад, тынлык минуты, “Үлемсез полк” акциясе белән таныштырды. Аннан соң балалар “Шифрлау” квест-уенында катнаштылар.
Чара ахырында, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләк итәр өчен, конфет һәм гофрелы кәгазьдән “Ветераннарга чәчәк бәйләме” мастер-классы уздырылды.



- “Әни- өй учагын саклаучы фәрештә”
- Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның мемориаль тактасы янында “Батырларга мәңгелек истәлек!” социаль-патриотик акциясе
- Җиңү көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре «Тәбрикләүләрне кабул итеге» Акциясен уздырдылар
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен “Батырлар – безнең якташлар!” чарасы
Страница 160 из 272















