Эмоциональ янып бетү профилактикасы - бу мөһим!
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ДКУ “Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының республика ресурс үзәге” оештырган “Ярдәм итүче һөнәр белгечләренең һөнәри янып бетү профилактикасы” программасы буенча ике көнлек тренингта катнаштылар.
Уку төркеме гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре психологлары һәм социаль хезмәт буенча белгечләрдән тупланган иде(16 кеше).
Укыту гамәли-ориентлашкан, интерактив характерда булды. Тренингта катнашучылар мөстәкыйль рәвештә гамәлдә “Минем исемем”, “Охшаганны тап”, “Бүләк”, “Минем ресурсларым”, “Миңа 80 яшь”, “Бер көн яшәү”, “Мин кем”, “Тылсымлы кичке аш”, “Чүп чиләге”, “Диңгезне тигезлик” һәм башка күнегүләрне куллана алдылар. Эмоциональ халәтләрне коррекцияләүнең бер эффектив ысулы буларак арттерапия практикасы уздырылды. Төркемле эш белгечнең уңышлы һөнәри эшчәнлегендә мөһим сыйфатларны арттырырга, һөнәри стрессның барлыкка килүе һәм үзрегуляция ысуллары, алданудан актив һәм пассив саклану тактикалары турындагы белемнәрне актуальләштерергә ярдәм итте.
Социаль хезмәт зур психологик йөкләнеш белән бәйләнгән, шуңа күрә мондый тренинглар социаль сферадагы эшчеләрнең осталыкларын саклау өчен гамәли әһәмиятле булып торалар.


“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, социаль-реабилитация ятимнәр йортларындагы балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кайтаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән,“Өй
28нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-реабилитация ятимнәр йортларындагы балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кайтаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Өйгә юл” программасы эшләп чыгарылды. Программа “Гаврош” социаль-реабилитация ятимнәр йорты белән берлектә чаралар комплексын үз эченә ала.
ДКУ “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты базасында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре уздырган, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30-еллыгына багышланган, “Батырларга дан” гаилә интерактив-танып белүле чарасы программадагы чараларның беренчесе булды.
Тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә ТР Милли музееның “Әфган сугышы, аның нәтиҗәләре” презентациясе белән таныштылар, ирекллелек миссиясен үтәү буенча квест-уенында катнаштылар: “Медсанчасть”, “Конструкторлык бюросы”, “Саперлар”, “Тынычлык территориясе” укыту-коткару станцияләрен уздылар. 3тән 6 яшькә кадәр балалар өчен “Балалар батальоны” арт-терапия мәйданчыгы эшләде. Квестның йомгаклау өлешендә балалар һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы белән “Тынычлык күгәрчене” арт- объектын, һәм шулай ук “Игелеклелек юлы белән” җырының кушымтасы булган кодлы хатны җыйдылар, җырны дөньядагы иминлеккә багышлап бергәләп башкардылар. “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре очрашу турында истәлеккә балаларга тематик татлы бүләкләр-шоколадлы танклар һәм очкычлар бүләк иттеләр.
Чара гаиләгә, шәһәргә, илгә мөнәсәбәте булу һәм ярату хисен формалаштырырга, уңай гаилә тәҗрибәсен актуальләштерергә, әти-әниләрнең балалар белән эмоциональ элемтәсен ныгытырга ярдәм итте.


Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләренә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирелде
27нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Казан шәһәренең Совет районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы подполковник Морозкин Е. А. белән очрашу уздырылды.
Бүлек белгечләренә һәм социаль хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирелде һәм инструкция уздырылды, һәм шулай ук алар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларның актив тормыш карашын, үз гамәлләре өчен җаваплылыкны аңлау формалаштыралар
27нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен, “Киләчәккә юл” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: актив тормыш карашын, үз гамәлләре өчен җаваплылыкны аңлау формалаштыру.
Шөгыль “Минем киләчәгем” тренинг күнегүеннән башланды. Катнашучылар “җаваплылык”, “максат”,”омтылыш”, “ныклык” кебек мөһим төшенчәләрне тикшерделәр. “Су дөньясында” интерактив уены балаларга үзләренең характер үзенчәлекләрен аңларга, максатка ирешүгә нәрсә комачаулавы турында уйланырга ярдәм итте. Балаларга үзләренең карарлары һәм эшләгән гамәлләре өчен җаваплылыкны аңларга ярдәм итү өчен, психолог “Барысы да үз кулыңда” гыйбрәтле хикәясе белән эш үткәрде.
Ахырда катнашучылар “Таш гасыры” иҗади эшен башкардылар, ул декорацияләр һәм образлар мультфильм төшерергә нигез булачаклар.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары гаилә дәрәҗәсен күтәрәләр һәм ата-аналар һәм балаларның хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерәләр
26нчы февраль, сишәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен, тренинг элементлары белән “Минем гаиләм-минем ныгытмам” төркемле шөгылен уздырды.
Катнашучылар белән гаилә ресурсларын эзләүгә юнәлдерелгән “Гаилә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәме һәм ничек?” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Куйган максатларга ирешү өчен реабилитацион-үстерелешле “Мозартика” инновацияле технологиясе кулланылды. Уен тирәлегендә коррекция эше катнашучыларга үзләренең гаиләгә мөнәсәбәтле булуларын аңларга, үз гаиләсенең тулаем һәм һәр әгъзаның аерым образын метафорик күзаллау аша үзрефлексия күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.
Шөгыльнең якты һәм иҗади форматы катнашучыларга бик тә ошады, бу гаилә ресурсларының мөһимлеген аңлау аша аның статусын күтәрүгә, ата-аналарның балалары белән хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

- “Рәхмәт, сакчыларга!” акциясе
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларга стресска каршы психологик ныклык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы үзен девиант тотуга һәвәс балигъ булмаган балаларда уңай Мин – концепциясен формалаштыра
- Ватанны саклаучылар көне белән котлаулар
Страница 173 из 272















