Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
2нче ноябрь, җомга,2018нче ел
Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында,Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалар белән берлектә, “Мин - Татарстан гражданины” патриотик урам акциясе уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның гражданлык аңын формалаштыру,республика өчен мәгънәле даталр,ТР дәүләт символикасы турында белемнәрен актуальләштерү.
Акция барышында Казан шәһәренең Идел буе районында яшәүчеләргә триколор-тасма һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары: герб,байрак,гимны турында мәгълүмат булган “Мин - Татарстан гражданины” мәгълүмати кәгазьләр тапшырылды.Сорашудан бәйрәм һәм аның мөһимлеге турында шәһәрдә яшәүчеләрнең барысы да белми икәнлеге ачыкланды.
Акция ахырында нәтиҗәләр ясалды,катнашучы балалар белән кире элемтә үткәрелде.


2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Уйнап үсәбез” шөгыльләр циклыннан “Ми өчен гимнастика” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: мәктәп дезадаптациясен җиңеп чыгу, үз көчеңә ышаныч формалаштыру, фикерли,йомгаклый белүне үстерү, ирекле игътибар һәм хәтерне үстерү.
Шөгыль “Эш беткәч уйнарга ярый” девизыннан башланды.Аннан соң балалар үзләре эшчәнлек тәртибен сайладылар: эшләргә,уйнарга,рәсем ясарга. “Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя”, “Төшенчәләрне йомгаклау” күнегүләре барышында балалар вербаль-логик фикерләүне үстерделәр, ә “Корректура сынавы” һәм “Пиктограммалар ясыйбыз” биремнәре, ирекле игътибар һәм хәтерне үстерүгә ярдәм иттеләр. “Ышанырга һәм тырышырга” психотерапевтик әкиятен тикшерү балаларга үзләренең көчләренә ышануның мөһимлеген һәм мәктәп авырлыкларын җиңүнең кирәклеген аңларга ярдәм итте.
Интеллектуаль бирем һәм уеннарның чиратлашуы бөтен шөгыль барышында балаларның активлыгын тотарга ярдәм итте.Балаларга бигрәк тә рухландыручы һәм үз көчләреңә ышаныч бирүче Моцарт көйләре астында рәсем ясау ошады.


1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
“Гаилә университеты” циклы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Йорт” Эко-үзәгендәге “Таулы-Әмәт урманы” паркында, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен “Балалар дөньясы һәм олылар дөньясы” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтен көйләү,экологик мәдәниятне формалаштыру һәм балаларның табигать фәннәренә кызыксынуын үстерү.
Катнашучылар шөгыль барышында күнегүләрне уртак башкарып бер-берләрен яхшырак аңлый алдылар,барлык гаилә әгъзаларының фикерләрен һәм теләкләрен тыңлый белергә өйрәнделәр. “Чыганак” метафоралы ассоциатив карталарын кулланып, акыл штурмы барышында катнашучылар “олылар дөньясы” һәм “балалар дөньясы”н ничек күрүләре турында уртаклаштылар, көтелмәгән ачышлар ясадылар.
Шөгыльдән соң “Йорт” Эко-үзәге оештыручы-педагогы балалар өчен лабораториягә сәяхәт уздырды,анда алар үзләрен чын ачыш ясаучы галимнәр кебек тоя алдылар. Мондый интерактив шөгыльләр экологик мәдәниятне формалаштырырга һәм балаларның табигать фәннәренә кызыксынуын үстерергә ярдәм итә.




1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы КНИТУ-КХТИ волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Хәзинә эзләгәндә” квест-уены уздырдылар.
Чараның максаты: балалар коллективында дуслык мөнәсәбәтләре формалаштырырга ярдәм итүче шартлар тудыру, коммуникатив күенекмәләрне үстерү.
Хәзинәләрне табу өчен балалар станцияләрне уздылар,аларда төрле биремнәр башкардылар: пират белән таныштылар, шифр белән язылган хатны укыдылар,Акыллылык үзәнендә интеллектуаль башваткычларны чиштеләр,Кораллы бухтаны һәм джунглины узып, тизлек һәм координация биремнәрендә үзләренең физик формаларын тикшерделәр.
Татлы призлар, үз командасы өчен горурлык һәм бик яхшы кәеф узган сынаулар өчен бүләк булды.




1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче (девиант тәртипкә бирелүчән) балигъ булмаган балалар өчен, “Тормыш гөлләре” циклыннан тренинг элементлары белән “Үз сәламәтлегегезне саклагыз” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: рухи кыйммәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итү.
Балалар шөгыль барышында үзләренең кәефләре,хисләре белән бүлешеп тренинг күнегүләрендә катнаштылар, сәламәтлекнең кыйммәте турында сораулар тикшерелде,рольле уеннарда үз сәламәтлеге файдасына “Юк” дип әйтә белү күнекмәләре үзләштерелде.
Шөгыль балаларның конструктив тотышларын формалаштырырга, эмоциональ-ихтыяри сфераны үстерергә һәм сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында күзаллауны ныгытырга ярдәм итте.


Страница 201 из 272