Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Акыллылык, җылылык һәм кешелеклелек яше” гаилә интерактив чарасы уздырдылар
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль хезәткәре һәм педагогы “Акыллылык, җылылык һәм кешелеклелек яше” гаилә интерактив чарасы уздырдылар.
Максат: балигъ булмаган балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
“АйДаДети” актерлык остасы студиясе катнашучылары концерт программасы әзерләгәннәр. Балалар кунакларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Әбиләр балаларга ничек позитив, тормышка куанучан, энергияле булып калу турында сөйләделәр, ә чара ахырында беркайчан да кайгырмау турында үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
Җылы, күңелле шартлар барлык катнашучыларга да озакка яхшы кәеф белән корылырга мөмкинлек бирде.


Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Без беләбез, хәтерлибез, кадерлибез, горурланабыз!” циклыннан “Буыннар бәйләнеше” төркемле шөгыле уздырдылар
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алуда торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән “Без беләбез, хәтерлибез, кадерлибез, горурланабыз!” циклыннан “Буыннар бәйләнеше” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән әби-бабаларына сакчыл, кайгыртулы мөнәсәбәттә булуның мөһимлеге турында интерактив әңгәмә уздырылды. Балалар актив рәвештә үзләренең фикерләрен әйттеләр, һәр гаилә өлкән буын гореф-гадәтләренә нигезләнгән, әби-бабайлар-гаилә учагын саклаучылар, үзләренең балаларына, оныкларына тормыш тәҗрибәләрен һәм акыллылыкларын тапшыралар дигән нәтиҗә ясадылар.

Өлкән яшьтәге кешеләр көнендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Кешелеклелек һәм хөрмәт көне” урам акциясе уздырдылар
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел<
Өлкән яшьтәге кешеләр көнендә Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Кешелеклелек һәм хөрмәт көне” урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына җәмәгатчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Акция барышында өлкән яшьтәге кешеләргә котлау открыткалары һәм чәчәкләр тапшырылды, уңай хисләр тудыручы изге теләкләр әйтелде, ә Казанда яшәүчеләргә өлкән гаилә әгъзаларын котлау гына түгел, ә аларга игътибар күрсәтергә кирәклеге турында “Өлкән буынга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтегез!” белешмәлекләре тапшырылды.



Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гаилә укуы китапханәсендә “Җаның яшь булганда ” чарасы уздырдылар
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Зәкив урамындагы 31нче йортта урнашкан гаилә укуы китапханәсендә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашында, “Җаның яшь булганда ” чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, өлкән яшьтәге кешеләрдә уңай хисләр тудыру.
Чара барышында социаль хезмәт алуда торган гаиләләр һәм белгечләр катнашучыларны Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр һәм “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелмәс” акциясе кысаларында балалар ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Аннан соң балалар музыкаль чыгыш ясадылар, бизәкләр үрү буенча “Осталыклар җыю тартмасы” мастер-классы уздырылды.
Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә күрсәтелгән игътибар, яхшылык һәм сизгерлек өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.



Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин комсомолы комитетының 100-еллыгына багышланган “Комсомол, син минем хәтеремдә...” стена газетасы ясадылар
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасын уздыру чаралары планы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин комсомолы комитетының 100-еллыгына багышланган, “Комсомол, син минем хәтеремдә...” стена газетасы ясадылар.
Стена газетасындагы материаллар ил тарихындагы иң зур күләмле яшьләр оешмасының тарихы, ил язмышында тоткан урыны һәм атрибутикасы турында сөйлиләр.



- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз” акциясе уздырылды
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасын бәйрәм итү кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә хәйрия төшке ашын уздыруны оештырырга ярдәм иттеләр
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Фатирда-тәртип!” акциясе старт алды
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары “Яшәүгә яшь комачау түгел” әдәби-музыкаль кичәсе уздырдылар
Страница 211 из 272















