"Бары тик шалтырат!" урам акциясе
8нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел
Балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән республика реклама – мәгълүмати компаниясе кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Бары тик шалтырат! " дигән урам акциясе уздырганнар.
Акция барышында балигъ булмаган балаларга һәм аларның ата - аналарына балалар һәм яшүсмерләр өчен авыр тормыш шартларында ашыгыч психологик ярдәм алырга мөмкин булган, бердәм ышаныч телефоны турында мәгълүмат белән "Ышаныч телефоны" буклетлары тапшырылды.

7нче июль, сишәмбе, 2020нче ел
#БЛАГОДАРЯМОЕЙСЕМЬЕ / #ГАИЛӘМЯРДӘМЕБЕЛӘН Бөтенроссия акциясе кысаларында Киров һәм Совет районнары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре #ГАИЛӘМЯРДӘМЕБЕЛӘН флешмобы уздырдылар.
Флешмобның максаты: гаиләнең уңай образын популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә традицияләрен урнаштыру һәм саклау, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү.
Безнең гаиләләрнең WhatsApp һәм Instagram социаль челтәрләрендә уртаклашкан фотолары – "Гаиләм ярдәме белән!" девизы астында берләштерелгән, гаилә белән бергә уздырган бәхетле мизгелләр, гаилә традицияләре, бәйрәмнәр, сәяхәтләр, экскурсияләр турында хәтирәләр.






"Әкияткә рәсем ясыйбыз" республика бәйгесе
29нчы июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
"Татарстан - Новый век" – "Татарстан – Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Безнең йортыбыз – Җир" проекты кысаларында "Әкияткә рәсем ясыйбыз" республика балалар рәсеме бәйгесе дипломнары белән бүләкләнгән социаль хезмәт алучыларны котлыйбыз.
Шулай ук, катнашучыларны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яцкевич А. И. һәм Әхмәтшина Г. Н. бәйгенең дипломнары белән бүләкләнделәр.



Халык бәйрәме "Сабантуй"
29нчы июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында һәм халык традицияләренә хөрмәт, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүдә булган балигъ булмаган балаларның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау максатыннан, Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә "Сабантуй" дигән ишегалды гаилә чарасы уздырдылар.
Балигъ булмаган балалар ата-аналар белән бергә "Туган ягымның гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре" дигән күңелле викторинада катнаштылар, Сабантуй бәйрәменең тарихы, традицион милли уеннар һәм ярышлар турында белемнәрен күрсәттеләр.
Аннан соң балаларга "Аркан тартышу","Чүлмәк вату","Капчык киеп йөгерү","Күренми торган приз" кебек традицион ярышларда үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.



Хокукый контент
26нчы июнь, җомга, 2020нче ел
"Арт-каникулы" җәйге клуб кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече һәм психологы тарафыннан, балигъ булмаган балаларда хокукый культура, законга карата хөрмәт тәрбияләүгә, уңай мәнфәгатьләр формалаштыруга һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән, "Хокукый контент" дигән төркемле шөгыль уздырылган.
Шөгыль барышында балалар белән "Бала хокуклары һәм бурычлары" дигән интерактив әңгәмә үткәрелде, аларга көндәлек тормышта еш очрашырга туры килә торган хәлләр турында фикер алышынды. Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм хокуклары турында белемнәрне ныгыту максатыннан балалар «Мин үз хокукларымны беләмме? " дигән уен-викторинада катнаштылар.

Страница 66 из 272















