Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча ведомствоара рейд
05 нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Янгын куркынычсызлыгын, шулай ук балаларның янгында үлеме һәм җәрәхәтләнүен кисәтүгә юнәлдерелгән ведомствоара эшне оештыру кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре Идел буе районы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге белгечләре белән бергә ай саен күп балалы һәм инвалидлыгы булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә профилактика планы буенча йөриләр.
Ведомствоара рейдлар барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, янгын чыгу куркынычы югары булган чыганаклар турында профилактик әңгәмәләр уздырылды. Рейд вакытында күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы буенча "Балалар куркынычсызлыгы", "Торак фондының янгын куркынычсызлыгы чаралары" белешмәлекләре тапшырылды.

Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы
04нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балаларның үзләрен деструктив, шул исәптән үззарарлаучы, тотышы профилактикасы буенча эш кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, тренинг элементлары белән, "Йолдызлы галактика" төркемле шөгылен уздырды. Шөгыльдә социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты. Шөгыль ике этапта уздырылды: үземнең "МИН"ем белән танышу һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән уңышлы үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру. Һәр балага "Роботлар" метафоралы карталары белән үзләренең персонажларын тудырырга тәкъдим ителде. Эш ахырында балалар үзләренең геройлары белән таныштырдылар, персонажның үзләре белән охшашлыкларын анализлап, аның үстерүне таләп итүче көчле якларын һәм сыйфатларын аерып күрсәттеләр. Төркемдә тикшерү кысаларында, балалар бер-берсенә җитешмәгән сыйфатларны үстерүгә һәм өстәмә ресурсларны табарга ярдәм иттеләр. "Мозартика" технологиясен кулланып, дуслык шәһәрен төзү буенча төркемле шөгыль катнашучыларга башкаларның чиген исәпкә алып үзләренең индивидуальлекләрен күрсәтергә, бәхәсле хәлләрне конфликтларсыз җайлау күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде. Шөгыль стресслы хәлләрдә ашыгыч психологик ярдәм алу ысулы буларак Балалар ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмати буклетлар тапшыру белән тәмамланды. Уздырылган шөгыль рефлексия күнекмәләрен формалаштырырга, шәхси ресурсларны эзләргә һәм ачарга, коммуникатив күнекмәләрне үстерергә ярдәм итте.


"Россиянең Хәрби дан көне. Герой - шәһәр Сталинград"

03нче февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
2020нче елда Хәтер һәм дан елын һәм "2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец - фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә туры китереп:
- "Герой-шәһәр Сталинград" виртуаль экскурсиясе
- "Сталинград-сугышның утлы адресы"
- "Россиянең Хәрби даны көне" чаралары уздырылды.
Чараларның максаты: балигъ булмаган балаларда үз халкының батыр үткәненә хөрмәт тәрбияләү, илебез тарихы турында белемнәр формалаштыру, актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итү, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек үстерү, илебезне Бөек Ватан сугышында саклаган ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү.
Чаралар барышында балалар белән Сталинград сугышы, аның Бөек Ватан сугышында тоткан урыны турында әңгәмә уздырылды. Балалар "Искә төшерергә куркыныч, онытырга да ярамый!","Сталинград сугышында катнашкан балалар" видеороликларын карадылар, герой-шәһәр Волгоградка виртуаль сәяхәт ясадылар, Волгоградта Мамай курганындагы "Сталинград сугышы батырларына" һәйкәл- ансамблен күрделәр. Видеосюжетларны тикшергәндә балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарын искә төшерделәр, аларның портретлары белән һәр елны "Үлемсез полк" парадында катнашуларын әйттеләр.





Ата-аналар сәнгать - гамәли иҗат күнекмәләрен үзләштерәләр
31нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
"Демография" милли проекты бурычларына туры китереп Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Актив әти-әни мәктәбе" социаль проекты гамәлгә ашырыла, ул гаиләләрне авыр тормыш хәленнән чыгаруга, ата-аналарга үзмәшгульлекне оештырырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бүлек белгечләре Казан шәһәре Киров районы МБББУ "Елга аръягы" балаларга өстәмә белем бирү үзәге" белгечләре белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, "Гобелен "техникасына өйрәтү" иҗат - гамәли шөгылен уздырдылар.
Максат: әти-әниләрне кул сәнгатенә, гобелен ясау техникасына өйрәтү.
Шөгыль барышында әти-әниләр йонны коры әвәләү ысулы белән, махсус энәләр кулланып, гобелен ясарга өйрәнделәр. Коры әвәләү ысулы белән әти-әниләр күләмле эшләнмәләр-киездә рәсемнәр, аннан соң төсле җепләрдән матур панно - "Чәчәк композициясе" ясадылар.



"Демография" милли проекты бурычларын гамәлгә ашыру
31нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
"Демография" милли проекты бурычларын гамәлгә ашыру максаты белән "Казан шәһәре округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре социаль яклау бүлекләре вәкилләре белән бергә, азҗитешле гаиләләр белән социаль контрактлар төзү буенча эш алып баралар.
Социаль контракт кысаларындагы чаралар балалы гаиләләргә авыр тормыш хәлләреннән чыгарга, озак вакытка үзләрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәләр.
Ведомствоара рейдлар вакытында, Казан шәһәре Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 7 яшьлек балалары булган, кысан шартларда тулай торакта яшәүче, тотрыклы керемнәре булмаган гаиләне ачыкладылар.
Социаль хезмәт буенча белгечләр социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу өчен документлар әзерләргә ярдәм иттеләр, гаиләнең шәхси мөмкинлекләреннән чыгып социаль яраклашу программасын төзеделәр.
Йомшак уенчыклар ясау өчен һөнәри кораллар һәм сыйфатлы материаллар алу өчен акча алып, Алена Сергеевна декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча "үзмәшгульлек"не рәсмиләштерде. Хәзерге вакытта үзенең продукциясен ярминкәләрдә, шул исәптән Open Space Marketта(яшь һәм талантлы россия дизайнерларын, шулай ук хезмәт күрсәтү, туклану һәм күңел ачу өлкәсендә креатив проектларны алга этәрү мәйданчыгы) сата һәм тотрыклы хезмәт хакы ала.
Иртәгәсе көнгә ышаныч Алена Сергеевнага торак мәсьәләсен чишәргә мөмкинлек бирде: шушы көннәрдә гаилә ипотекага алынган үз фатирларына күчте.



Страница 113 из 272















