"Россия флотына дан:Казан адмиралтействосы" экскурсиясе
27нче гыйнвар, дүшәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган һәм инвалидлыгы булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, Татарстан Республикасы Милли музеена "Россия флотына дан: Казан адмиралтействосы" күргәзмәсенә бару оештырдылар.
Катнашучылар күргәзмәдә Казан адмиралтействосы тарихы һәм Татарстанда кораблар төзү белән таныштылар. Балалар бигрәк тә кызыклы экспонатлар арасында навигация һәм оптика приборларын, артиллерия тупларын, истәлекле медальләрне, карталарны, XVIII–XXI гасырлардагы корабларның модельләрен атадылар.
Социаль эш буенча белгечләр фикеренчә, мондый чаралар балаларга яңа белемнәр, тәэсирләр биргән өчен генә мәгънәле түгел, ә сәламәтлекләре чикле балаларга социумда яраклашырга мөмкинлек бирә, аларга карата яшьтәшләре арасында толерант мөнәсәбәт тәрбияли.

Ветераннар советы пленумы эшендә катнашу
24нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Насыйбуллина Л. М. "2019нчы елда эш нәтиҗәләре һәм 1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына әзерләнү һәм уздыру, 2020нче елга перспектив мәсьәләләр турында" Вахитов районы Ветераннар советы пленумы эшендә катнашты.
Пленум эшендә Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары муниципаль берәмлек башкарма комитеты Администрациясе,районның төрле иҗтимагый оешмалары һәм хезмәтләре вәкилләре катнашты. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире 1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек сорауларын яктыртты, "Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проектын төзүче өлешләр буларак озак вакыт тәрбияләү, тәрбиягә алучы гаилә,ятып авыручыларны караучыларның (сиделка) патронаж хезмәте турында мәгълүмат, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

18 яшькә кадәр биш һәм күбрәк балалары булган гаиләләр белән социаль контрактлар төзү
24нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
18 яшькә кадәр биш һәм күбрәк балалары булган гаиләләргә 2020нче елда айлык ярдәм(пособие) бирелү белән бәйле, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең социаль ярдәм бүлеге вәкилләре белән бергә 18 яшькә кадәр биш һәм күбрәк балалары булган азҗитешле гаиләләр белән социаль контрактлар төзү буенча эш алып баралар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгечләре гаиләләр белән алдан эш уздыралар: әңгәмә, матди-көнкүреш тикшерүе атларын төзү, аннан соң Казан шәһәренең социаль ярдәм бүлекләре белән бергә, авыр тормыш хәлләрен җиңүгә юнәлдерелгән, гаиләләрнең социаль яраклашу программасы эшләнмәсе тормышка ашырыла.
Бу эш "Демография" милли проектын гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.



Балалар белән үзара хезмәттәшлектә ата-аналарның психологик компетентлыгын күтәрү
24нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең әти-әниләре өчен "Актив тыңлау методы" төркемле шөгылен уздырдылар.
Балалар белән үзара хезмәттәшлектә ата-аналарның психологик компетентлыгын арттыру максатында психолог аларны, нәтиҗәсез аралашу сәбәпләре, ышанычлы ата-ана мөнәсәбәтләрен төзүгә комачаулый торган стильләр һәм формалар турында "Актив тыңлау методы" презентациясе белән таныштырды.
"Тыңлаучылар","Диспут" интерактив күнегүләрен башкару "актив тыңлау" техникасы ысулларын эшкәртергә, әти-әниләргә баланың уңай образын күрсәтергә ярдәм итте.
"Актив әти-әни мәктәбе"ндә шөгыльләр әти-әниләрнең үзләрен тотуның тискәре стильләре һәм формаларын коррекцияләргә, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрдә нәтиҗәле күнекмәләрне үстерергә ярдәм итәләр.


Консультация пунктында профилактика эше
23нче гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Хокукый культура дәресләре" циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече Казан шәһәре Киров районының МБББУ "182нче политехника лицее" консультация базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган, күп балалы, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен шөгыль уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда хокукый культура, тормышта туган мәсьәләләрне уңай ысуллар белән чишүгә җаваплы килүне, әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле ярдәмләшү, өлкәннәргә, инвалидлыгы булган, сәламәтлекләре чикле кешеләргә толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар белән "Минем хокукларым һәм бурычларым" интерактив әңгәмәсе, әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле ярдәмләшү, өлкәннәргә, инвалидлыгы булган, сәламәтлекләре чикле кешеләргә толерант мөнәсәбәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән рольле уен уздырылды. Балалар хокукларын һәм бурычларын белүгә викторинада катнаштылар, тематик ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр.
Шөгыль ахырында катнашучыларга "Минем хокукларым һәм бурычларым" мәгълүмати белешмәлекләре тапшырылды.


Страница 116 из 272















