"Яңа ел остаханәсе" иҗади мастер - классы
27нче декабрь, җомга, 2019нчы ел
Яңа ел бәйрәме алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Яңа ел остаханәсе" иҗади мастер-классын уздырдылар.
Чараның максаты: коллектив иҗат эшендә коммуникатив белемнәрен үстерү, бәйрәм бизәген мөстәкыйль эшләүгә кушу, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Чара барышында катнашучылар гаиләдә Яңа ел каршылау гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар, узып баручы елда булган иң яхшы вакыйгаларны искә төшерделәр, үзләре декоратив Кыш бабайны ясадылар һәм бизәделәр.
Мастер-класс ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар.



"Яңа ел тәрәзәгә шакый" төркемле шөгыле
27нче декабрь, җомга, 2019нчы ел
Яңа ел алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан дәүләт медицина университеты волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Яңа ел тәрәзәгә шакый" төркемле шөгылен уздырдылар.
Балалар төркемле шөгыльдә, бәйрәм символларының берсе булган, болан Рудольф турында яңа ел әкияте белән таныштылар. Әкият уку балаларны "Яңа ел болан баласы" эшләнмәсен ясарга дәртләндерде. Мавыктыргыч эш балаларда иҗади сәләтләрен үстерүгә, берничә өлештән предметны җыя белү, төрле материаллар белән эшләүгә кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итте.
Иҗат остаханәсендә эшләү балаларга яхшы кәеф бүләк итте, ә үз куллары белән ясаган эшләнмәләр өйләренә тылсым алып килер.

Балигъ булмаган балалар өчен "Моторлар төзелеше тарихы битләре" экскурсиясе
26нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, "Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе"нә "Моторлар төзелеше тарихы битләре" хәйрия экскурсиясен оештырдылар.
Балалар әти-әниләре белән Казанда эшли торган, Россиядәге эре предприятиеләрнең берсе, авиация һәм моторлар төзелеше сәнәгате тарихы белән таныштылар. Катнашучылар заводның беренче директоры Макар Михайлович Лукин булуы, аның исеме белән Авиатөзелеш районының бер урамы аталганын белделәр. Казан моторлар төзелеше предприятиесе белән бәйле тагын бер исем-Сергей Павлович Королёв, атаклы ракета - космик системалар конструкторы. Сугыш елларында завод 18126 мотор чыгара, бу барлык җыелган моторларның яртысы; заводта Россиядә беренче, моторларны стендлы тикшерү өчен җайланма монтажлана, ул энергияне электр тогына әйләндерә һәм тагын башкалар. Катнашучылар экскурсоводны игътибар белән тыңлап кына калмадылар, ә кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
Экскурсия ахырында Кыш бабай һәм Кар кызы барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, ә балалар "КМПО" АҖ администрациясеннән татлы яңа ел бүләкләре алдылар.



Уртак иҗат ата-ана һәм балаларның шәхси ресурсларын ача
26нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, "Бергә атлау күңелле" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив һәм үзрегуляция күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль 2 мәйданчык форматында узды. Беренче мәйданчыкта балалар "Белгечләр", "Мин сихри мизгелне хәтерлим" интеллектуаль уеннарында катнаштылар, тактиль тойгыларын үстерделәр һәм "Кар бабайлар" яңа ел аппликацияләрен ясадылар.
Икенче мәйданчыкта әти-әниләр белән психолого-педагогика сораулары, балаларның социаль яраклашуда авырлыклары тикшерелде, тукымадан брошь ясау буенча мастер-класс уздырылды.
Уртак иҗат ата-ана һәм балаларның шәхси ресурсларын ачарга һәм яхшы кәеф тудырырга ярдәм итте.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы профилактикасы
25нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
2019нчы елның 24нче декабрендә Казан шәһәре Совет районы администрациясе муниципаль берәмлеге башкарма комитетында 2019нчы елда янгын куркынычсызлыгы профилактика эше нәтиҗәләре буенча оператив киңәшмә узды.
Очрашу барышында Совет районы администрациясе һәм "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" ДАСХКУнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең күзәтү эшчәнлеге һәм җәмәгать куркынычсызлыгы бүлекләренең үзара эффектив эшчәнлеге буенча сораулар тикшерелде. Киңәшмә кысаларында шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш буенча ведомствоара чаралар билгеләде.
Эшлекле очрашу ахырында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Әхмәтҗанова А. Ф. һәм социаль эш буенча белгечләр-Равилова Э. Р., Әхмәтшина Г. Н., социаль авыр хәлдә булган гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы профилактикасы, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча эштә актив катнашкан өчен, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.




Страница 121 из 272















