“#Мывместе#Безбергә” акциясе
6нчы сентябрь, җомга, 2019нчы ел
“Көзге игелеклелек атнасы- #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә “#Мывместе#Безбергә” акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү.
Акция кысаларында белгечләр волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар.
“Минем дусларым” интерактив костюмлы спектаклендә катнашу балаларга уңай хисләр һәм кәеф бүләк итте.




“Республикам белән горурланам” төркемле шөгыле
6нчы сентябрь, җомга, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Республикам белән горурланам” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларны туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларга карата ярату һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, коллективизм хисе тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында туган як тарихы, республиканың тарихи урыннары турында презентация белән таныштылар, республикада яшәүче халыкларның йолалары һәм гореф-гадәтләрен белүгә викторинада һәм “Татарстанны белүчеләр” акыл уенында катнаштылар. Шөгыль балаларның республика тарихы турында белемнәрен ныгытуга, күзаллауларын арттыруга, коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

Казан социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Белорус Республикасы профсоюз оешмасы активы делегациясе очрашуы булып узды
2019нчы елның 6нчы сентябре
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә булу Белорус Республикасы дәүләт һәм башка оешма хезмәткәрләренең Профсоюз комитеты һәм РФнең Дәүләт оешмалары һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләренең бөтенроссия профессиональ союзының Татарстан республика оешмасының профсоюз эшчәнлеге тәҗрибәсе белән алмашу буенча Профсоюз кадрлары һәм активлары семинар-киңәшмә программасының бер бүлеге булды.
Үзәк директоры Ибраһимова Надежда Викторовна Үзәкнең төп эш юнәлешләре, социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль сораулары, халык белән эшләүнең инновацион форма һәм ысуллары белән таныштырды. Кунаклар арасында социаль дәүләт оешмалары вәкилләре дә бар иде, алар Белоруссиядәге социаль эшне оештыру үзенчәлеге турында сөйләделәр.
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе Коллектив килешүенең төп кагыйдәнамәләре һәм беренчел профсоюз оешмасы эше буенча тәҗрибә уртаклашуга аерым игътибар бирелде.






“Тәрбия мәктәбе” инновацион технология кысаларында чираттагы укулар курсы оештырылды
4нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең “Тәрбия мәктәбе” инновацион технология кысаларында ДАССУ “21нче шәһәр поликлиникасы”нда чираттагы укулар оештырылды.
Курсның беренче “Ятып торучы авыруларны тәрбияләү” шөгыле поликлиниканың уку залында 19 кешедән торган төркем өчен, шул исәптән мөрәҗәгать иткән гражданнар һәм социаль хезмәткәрләр өчен уздырылды. Шөгыль барышында түбәндәге сораулар яктыртылды:
- ятып торучы кешене ничек әйләндерергә һәм киендерергә?
- озак ятып тәндә тишелгән урыннарны ничек дөрес итеп чистарту, тире, күзләр һәм борынны тәрбияләү?
- ятып торучы авыруның туклану нигезе.
Катнашучылар шөгыль барышында авыруларны тәрбияләүдә төрле хәлләрдә килеп туган сорауларын бирделәр, лектор аларга тулы җаваплар бирде.



Казан шәһәре Совет районы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең җинаять-башкарма инспекциясе базасында ата-аналар җыелышы
3нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Казан шәһәре Совет районы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең җинаять-башкарма инспекциясе базасында, иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәзаларга хөкем ителгән яшүсмерләрнең ата-аналары белән чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды.
Максат: балигъ булмаган балаларның җинаять кылу һәм хокук бозулары профилактикасы, хокук белән конфликтлары булган балалар һәм яшүсмерләрнең социализация и реабилитациясе.
Җыелыш эшендә Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Әхмәтҗанова А. Ф. катнашты. Очрашу барышында яшүсмер чорының үзенчәлекләре һәм аларның балаларның хокук бозуларына тәэсир итүе, яшүсмерләрнең йомшаклыгын арттыра торган хәвефләр факторы сораулары тикшерелде.
Очрашу ахырында ата-аналарга “Профилактика навигаторы” белешмәлекләре тапшырылды.

Страница 142 из 272















