“Хисләр ташкыны” чарасы
29нчы август, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Кояшка табан” социаль проекты кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган сәламәтлекләре чикле балалар белән “Хисләр ташкыны” чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның социализациясе өчен шартлар тудыру, төркемдә ярдәмләшеп эшләү аша шәхси мөмкинлекләрне ачу.
“Кояшка табан” проекты бүлек белгечләре тарафыннан, сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балаларның шәхси мөмкинлекләрен аңлау аша уңышлы социаль-хезмәт яраклашуына ярдәм итү, хезмәт күнекмәләре һәм иҗади үзтормышка ашыру максаты белән эшләнде. Проектны тормышка ашыру барышында балалар “Шәһәр эколого-биология үзәге” базасында бакча үсемлекләрен утырту, үстерү, тәрбияләү буенча дәресләр алдылар. Бу күнекмәләрне өйрәнү максаты белән балалар үстерелгән чәчәкләрне ишегалдын бизәп газоннарга утырттылар. Мондый социаль-хезмәт флешмобы чыннан да балаларга хисләр ташкыны бүләк итте, алар үз хезмәтләре нәтиҗәсендә ишегалды мәйданының матурлануын күрделәр, бу микрорайонда яшәүчеләр өчен Шәһәр көненә бүләк булды.
Чара балигъ булмаган балаларның уңай социаль-хезмәт яраклашуына, коммуникатив күнекмәләрнең үсешенә, командада эшли белүгә, үзтормышка ашыруга ярдәм итте.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны туган як тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыралар
26нчы август, дүшәмбе, 2019нчы ел
Татарстан Республикасы төзелү көне һәм Шәһәр көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Туган шәһәр урамнары буенча” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны туган як тарихы, истәлекле урыннары, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, төрле милләт кешеләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында, Татар АССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә багышланган республика бәйгесе кысаларында, бүлек белгечләре җитәкчелегендә Гыйздәтуллина Азалия һәм Гыйздәтуллина Адилә эшләгән “Туган шәһәр урамнары буенча” видеоролигын карадылар, туган якның тарихы һәм мәдәнияте, аның истәлекле урыннары, милли гореф-гадәтләре, Казан турында бәян һәм легендаларны үз эченә алган интерактив әңгәмәдә катнаштылар.
Шөгыль ахырында “Чәчәк аткан Казан” рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар.
Шөгыль балаларның республика тарихы турында белемнәрен тирәнәйтергә, аның милли гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итте.



“Матурлыкны саклыйк” төркемле шөгыле
22нче август, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Кояшка таба” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле балалары өчен, “Матурлыкны саклыйк” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, төркемдә ярдәмләшеп эшләү аша шәхси мөмкинлекләрне ачу.
Психологик халәтне яхшырту, төркемне туплау өчен, балалар белән уен-күнекмәләр, психологик гимнастика, шулай ук интерактив күнегүләр уздырылды.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар гербарий әзерләү буенча арт-терапевт мастер-классында катнаштылар.
Шөгыль эмоциональ халәтне яхшыртуга, хыял һәм иҗади сәләтне үстерүгә, коммуникатив күнекмәләр булдыруга ярдәм итте.




“Минем адрес – Россия” төркемле шөгыле
20нче август, сишәмбе, 2019нчы ел
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Минем адрес – Россия” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, балаларның дәүләт символикасы, илебезнең гореф-гадәтләре һәм мәдәни кыйммәтләре турында белемнәрен яхшырту.
Балалар шөгыль барышында “Россиия”, “ Без барыбыз да тигез” социаль роликларын карадылар, Россиянең төп символлары турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар, дәүләт символы элементы буларак Россия флагы булдырылу һәм аның өч төсе билгеләмәсе турында азбилгеле фактлар белән танышып, тарихка экскурсия ясадылар.
Шөгыль илебезнең тарихы, географиясе һәм милли гореф-гадәтләре турында “Минем адрес-Россия” интеллектуаль викторинасы белән тәмамланды.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларда үз-үзләренә ышаныч үстерәләр
12нче август, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Каршыга адым” программасы кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Үз-үзеңә ышаныч” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның шәхесара мөнәсәбәтләрдә социаль һәм эмоциональ компетенцияләрен үстерү.
Катнашучылар белән шөгыль барышында үзеңне тануга һәм психоэмоциональ халәтне өйрәнүгә юнәлдерелгән арт-терапевт күнегүләре уздырылды. “Йомгак” тренинг күнегүе балаларга аралашуда шәхесара каршылыкларны җиңәргә һәм командада эшләү һәм коммуникатив күнекмәләрне ныгытырга ярдәм итте.


Страница 143 из 272















