Ветераннар өчен Советлар Союза Батыры Семен Васильевич Коноваловка багышланган “Какашамас” (“Несокрушимый”) фильмын күрсәтү
14нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре №171нче мәктәп базасында, район ветераннары һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннар өчен, Советлар Союза Батыры Семен Васильевич Коноваловка багышланган “Какашамас” (“Несокрушимый”) драмалы сугыш фильмын күрсәтү оештырылды. Чарада мәктәп укытучылары һәм укучылары, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы студентлары катнаштылар.
Казан шәһәренең сугыш һәм сугыш хезмәте ветераннары комитеты рәисе Цыганов А. Ф. кыю танкист Коновалов Семен Васильевичның батырлыгы турында сөйләде.
Коновалов Семен Васильевичка Советлар Союзы Батыры исемен 1943нче елның 31нче мартында, аның танк экипажы 1942нче елның 13нче июлендә 19 фашист танкы, 2 бронеавтомобиле, 7 автомашинасын юк иткән өчен бирелә. Коновалов сугышкан танк полкы Берлинга кадәр барып җитә.
Сугыштан соң Коновалов С. В. танк училищесында укыта, аннан соң ЭВМ заводында эшли. 1989нчы елда вафат була.
Чара ахырында сугыш ветераннары өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Д. М. Хуҗин ветераннарга ТР Дәүләт Советы депутаты М. Ф. Шагитовтан ашамлыклар җыелмасын тапшырды.
Ветераннар чараны оештырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.



“Безне камаган музыка” төркемле шөгыле
14нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Безне камаган музыка” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балалрны эстетик тәрбияләү, симфоник һәм халык оркестрлары музыка уен кораллары белән таныштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар “Шундый төрле музыка уен кораллары” презентациясе белән таныштылар. Балалар инструментларның нинди классларга бүленүләрен, нинди материаллардан ясалуларын, аларның килеп чыгу тарихлары турында белделәр.
Балалар шөгыль барышында үзләрен флейтада һәм гитарада уйнаучылар роленә куеп карадылар. Беренче тапкыр укулель һәм диджериду кебек коралларны тотып карау балаларда соклану тудырды. Шөгыльнең иң истә кала торган өлеше - саксофонда музыкаль композицияне башкару булды.
Шөгыль ахырында балалар алган белемнәрен “Музыка дөньясында” тематик кроссвордын чишеп ныгыттылар.

“Җиңүле яз” патриотик акциясе
13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләрнең балигъ булмаган балалары һәм Идел буе районы Мәктәптән тыш эшчәнлек үзәге тәрбияләнүчеләре белән берлектә, “Җиңүле яз” патриотик акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, үз илләренең батырларына хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Идел буе районы Ветераннар йорты белән хезмәттәшлекне дәвам итеп, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар белән берлектә “Җиңүле яз” бәйрәм чарасын оештырдылар. Балалар сугышта катнашучылар һәм күрүчеләр белән аралашу, илебезнең тарихи өлешенә, буыннардан буыннарга биреләчәк истәлекләргә кагылырга мөмкинлек алдылар.
Ветераннар балаларның игътибарына бик куандылар, күзләрендә яшьләр белән үзләренең сугыш вакытына туры килгән яшьлекләрен искә төшерделәр.




“Батырлык гасырларда яшәр” каһарманлык дәресе
13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсе консультация пунктында социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен “Батырлык гасырларда яшәр” каһарманлык дәресе уздырдылар.
Чараның мактаулы кунагы – сугыш ветераны Совин Александр Ефимович. Александр Ефимович балаларга үзенең яшьлеге, сугыш, шул чор кешеләренә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде. Балалар һәм өлкәннәр игътибар белән аның шигырьләрен тыңладылар, иске фронт фотографияләрен карадылар.
Балалар үз чиратларында ветеранга үзләре ясаган рәсемнәрен һәм открыткаларын тапшырдылар. Ветеран белән хушлашканда балалар рәхмәт белдерделәр, һаман да шундый егәрле һәм уңай карашлы булып калуын теләделәр.


“Җиңүгә безнең юлыбыз” квесты
13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына туры китереп “Җиңүгә безнең юлыбыз” квестын уздырдылар.
Максат: актив тормыш позициясе, командада эшли белүне формалаштыру, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Чара кысаларында балалар Бөек Ватан сугышына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, “Каһарман шәһәрләр” станциясендә каһарман шәһәрләр турында белемнәре белән уртаклаштылар.
Квест “Георгий лентасын бәйләү кагыйдәләре” мастер-классы белән дәвам итте, анда балалар Җиңү символы белән дөрес эш итәргә өйрәнделәр.
Чара Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Страница 157 из 272















