Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклары булган, балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар формалаштыралар
29нчы гыйнвар, сишәмбе, 2019нчы ел
“Үзенчәлекле балалар-тигез мөмкинлекләр” циклы кысаларында“Өмет” клубында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Ягымлылык һәм игелеклелек патшалыгында” төркемле шөгылен уздырдылар.
Төркемдә уңай эмоциональ мохит тудыру һәм балаларны хезмәттәшлеккә көйләү максаты белән психологик релаксация күнегүләре уздырылды.
Аннан соң катнашучылар В. А. Овсееваның “Тылсымлы сүз” хикәясен тыңладылар һәм тикшерделәр, кешеләр арасында нәтиҗәле аралашу һәм аңлашу өчен ягымлы, яхшы сүзләрнең мөһимлеге турында нәтиҗә ясадылар. “Ягымлы сүзләр аукционы” уенында катнашу коммуникатив күнекмәләрне үстерергә һәм дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга ярдәм итте.
Балалар мастер-класста, үзенчәлекле күңелле “смайлик”лар ясап, үз-үзләрен иҗади күрсәтергә мөмкинлек алдылар. Шөгыль балаларда иҗади фикерләү, вак моториканы һәм үз-үзләренә ышаныч арттырырга ярдәм итте.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар тәртибенең коммуникатив күнекмәләрен һәм эмоциональ көйләүен үстерә
28нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Әйдәгез аралашырга” шөгыльләр циклы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балалары белән “Хисләр тәрәзәсе” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның социаль дезадаптациясен коррекцияләү, коммуникатив күнекмәләрне һәм тәртипнең хисле көйләүне үстерү.
Шөгыль барышында балалар белән “Хисләрне тап”, “Хисне күрсәт һәм от”, “Төрле интонаия белән сүзләрне һәм фразаларны әйт”, “Теләмәгән хисләрдән арыну ысуллары”, “Яхшы кәефнең сере” тренинг күнегүләре уздырылды. Балалар башка кешеләр белән аралашканда ишарәләр, мимика телен кулланырга өйрәнделәр.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның уңышлы үзара тәэсир итешү күнекмәләрен формалаштыралар
28нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Тормыш – кыйммәтле бүләк” циклы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе янындагы урта махсус музыка мәктәбе участок консультация пункты базасында “Шундый кабатланмас дөнья” төркемле шөгыле уздырдылар.
Чараның максаты: негатив кичерүләр профилактикасы, уңышлы үзара тәэсир итешү күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар үзеңне танып белүнең, үзеңнең мөмкинлекләреңне тирәнтен аңларга гына түгел, ә башкаларны да яхшырак аңларга мөмкинлек бирүенә инандылар. Аннан соң, психологик яклау төзү ысуллары белән танышуга юнәлдерелгән “Әгәр мин җәнлек булсам, мин... булыр идем” тренинг күнегүе уздырылды. Шөгыль балигъ булмаган балаларның стресска каршы торучанлыгы һәм уйлауга нигезләнгән төркемле психодиагностика белән тәмамланды.
Белгечләрнең әйтүенчә, шөгыль балигъ булмаган балаларның үзләрен танып белүгә омтылыш формалаштыруга ярдәм итте, шәхси сыйфатларны танырга мөмкинлек бирде, болар башка кешеләр белән үзара тәэсир итешкәндә ярдәм итәчәк.

Каһарман-шәһәр Ленинградны тулысынча фашистлар блокадасыннан азат итүнең 75-еллыгына туры китерелгән “Мин сезгә Ленинградтан язам” төркемле шөгыле
25нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Казан шәһәренең 24нче номерлы китапханә хемәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, каһарман-шәһәр Ленинградны тулысынча фашистлар блокадасыннан азат итүнең 75-еллыгына туры китерелгән “Мин сезгә Ленинградтан язам” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, балигъ булмаган балаларда актив тормыш карашын формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар рәхимсез сугыш, блокада, Невадагы шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге турында күп яңалык белделәр. “Тормыш юлы” фильмы һәм “900 батырлык көне” хәрби вакыйгалар хроникасы күрсәтелде. Балалар “Узган сугыш каһарманнары” китап күргәзмәсе белән таныштылаар, блокадалы Ленинград шагыйрәсе Ольга Фёдоровна Берггольцның, Ленинградта яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар, батырлык һәм тормыш ныклыгы турында, “Ленинград салюты” һәм “Ленинградтан хат” шигырьләрен укыдылар.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштырырга ярдәм итәләр
25нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
“Актив ата-ана мәктәбе” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен “Минем гаиләм” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: катнашучыларның танышуы, бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү буенча алдагы хезмәттәшлеккә мотивация формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән танышуга “Кар йомарламы” күнегүе, А. Я. Варг, В. В. Столинның ата-аналар мөнәсәбәте методикасы буенча төркемле диагностика уздырылды. Ата-аналарны “Иларт” Уеннар технологиясе академиясенең, ата-ана булуның педагогика һәм психология буенча теоретик һәм гамәли белемнәрне актуальләштерүгә, балалар тәрбияләү һәм үстерүдәге проблемаларын чишүдә ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче, “Ата-аналар раунды” өстәл психологик уены аеруча кызыксындырды.
Ата-аналар билгеләп узганча уен, бала тәрбияләүдә килеп туган авыр хәлләрне аңларга, тикшерергә, сәбәпләрен аңларга, үзләрен һәм гаилә әгъзаларын аңларга ярдәм итте.
Очрашу ахырында ата-аналарга психолог һәм педагогның гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләрне тәрбияләү һәм формалаштыру буенча гамәли тәкъдимнәре белән “Яхшы ата-ананың 10 бурычы” буклетлары тапшырылды.

- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларга эчке шәхси ресурсларны аңларга һәм үзләренә ышаныч үстерергә ярдәм итә
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларның үзрегуляция һәм эмоциональ сферасын үстерәләр
- Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулы азат итү көненә туры китереп, “Балаларның блокада көндәлеге” төркемле шөгыле (кино күрсәтү)
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларны илнең тарихы һәм мәдәни байлыклары белән таныштыралар
Страница 181 из 272















