17нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзы оешуга 100-еллыкны бәйрәм итүгә туры китереп, “Буыннар бәйләнеше” социаль акциясе кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре белгечләре, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Барлык буыннарның комсомолецлары” чарасы уздырдылар. Чараның хөрмәтле кунаклары – өйдә социаль хезмәт алучы ветеран-комсомолецлар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның тарихи белемнәргә кызыксынуларын арттыру, илдәге барлык икътисади һәм социаль үзгәрешләрне төзүче көч буларак Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзының тарихы белән таныштыру.
Чара балалар белән комсомол яшәгән чор, һәм күп кешеләрнең бу оешма белән иң җылы истәлекләре бәйләнгәнлеге турында әңгәмәдән башланды. Кемнеңдер комсомол белән һөнәри эшчәнлеге бәйләнгән, кемдер иң яшь елларын актив комсомолец буларак уздырган, ә кемнедер ныклы гаилә корган пары белән таныштырган. Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең комсомолдагы яшьлек еллары хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Аннан соң балалар ветераннар белән бергә интерактив уенда катнаштылар. Һәр бала яшь комсомолец исемен алды, ә моны яулар өчен сынаулар үтәргә кирәк иде. Ветеран-остазлар ярдәм итеп, әйтеп тордылар, һәр сынауда актив катнаштылар. Балалар Советлар Союзы картасын җыйдылар, Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзы турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр, хәзерге Россиядә комсомол эшен дәвам итүче яшьләр оешмалары белән таныштылар.




11нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына багышланган чаралар кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Әби, бабай, мин-иң яхшы дуслар” фотобәйгесе уздырдылар.
Бәйгенең максаты: буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, әби-бабайларга игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, гаилә гореф-гадәтләрен формалаштыру.
Ике атна буе балалар бәйгегә фотоэшләрен тәкъдим итәр өчен фотога төшерделәр. Бәйгегә тәкъдим ителгән фотоларны балаларның социаль хезмәт буенча белгечләреннән торган жюри бәяләде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр, калган катнашучылар да бүләкләр алдылар. Барлык катнашучылар өчен чәй эчү оештырылды.

11нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Исәнме, алтын көз!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: табигатькә карата ярату хисе тәрбияләү, әйләнә-тирә мохит экологиясе турында күзаллау, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Ни өчен ел фасыллары алышына?” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар, аннан соң табигатьтәге фасыллар алмашыну турында сөйләүче, танып белүле “Ел фасыллары. Балалар өчен энциклопедия” мультфильмын карадылар. Шөгыльгә әзерләнеп, балалар ел фасыллары турында шигырьләр өйрәнделәр, аларны рәхәтләнеп әти-әниләренә сөйләделәр.
“ Үз кулларың белән эшләнмәләр” иҗади остаханәсендә ата-аналарның балалары белән бергә эшчәнлеге җәй турындагы хәтирәләрне яңартты, балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга ярдәм итте. Балаларда чара турында истәлеккә “Җылы йөрәк” символик эшләнмәләре калды.


10нчы октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Җан җылысы” хәйрия акциясе уздырдылар. Урында ятучы социаль хезмәт алучыларны ашату өчен алъяпкыч-күкрәкчәләргә материал сатып алынды, белгечләр өлгеләр ясадылар, кистеләр һәм тектеләр.



10нчы октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Минем комсомол яшьлегем” фотолар күргәзмәсе оештырдылар.
Фотокүргәзмәдә социаль хезмәт алуда торган өлкән яшьтәге кешеләрнең комсомол яшьлекләре турында фотолары куелган.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда агрессив мәгълүмат мохитеннән психологик саклану формалаштыралар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өйдә социаль хезмәт алуда торган өлкән яшьтәге кешеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләргә тарталар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Гаилә” гәҗитенең махсус чыгарылышын– “Акыллылык китабы” әзерләделәр















