8нче август, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, үзеңне тотуда тискәре хәвефлелек һәм агрессивлыкны коррекцияләүгә юнәлдерелгән, “Дөнья һәм яхшылык” циклыннан “Минем дусларым” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән шәхесне, эмоциональ-ихтыяри өлкәне үстерүгә, кыйммәтләрнең иҗади системасын булдыруга юнәлдерелгән, “Әкиятләр остасы” метафорик карталарын кулланып күнегүләр башкарылды. “Дус ярдәме” күнегүен башкару балаларга күп ярдәмчеләрнең дуслары гына түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләр дә булуын аңларга, “Комплиментлар” күнегүе дусларының көчле якларын һәм уңай сыйфатларын табарга, ә иң мөһиме, бу турыда алар белән аралашканда әйтер өчен кирәкле сүзләрне табарга ярдәм итте.
Шөгыль җылы, дустанә мохиттә узды, катнашучылар барысы да уңай хисләр алдылар.

6нчы август, сишәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Сәламәтлегегезне саклагыз” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: рухи кыйммәтләрне үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну булдыру.
Балалар белән шөгыль барышында рухи һәм матди байлыклар турында интерактив әңгәмә уздырылды, сәламәтлек турында фикер алышынды, рольле уеннарда үз сәламәтлеге файдасына “юк” дип әйтү күнекмәләре ныгытылды.
Шөгыль балигъ булмаган балаларны рухи тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте турында күзаллау булдырырга һәм үзен конструктив тоту күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

2нче август, җомга, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, азҗитешле, тулы булмаган, күпбалалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Сәламәт буын җирлеге” циклыннан “Конфликтны җиңү” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның булган шәхси мөмкинлекләрен аңларга ярдәм итү, яшүсмерләрне конфликтлы хәлләргә каршы торырга һәм уңайлы ысуллар белән алардан чыгарга өйрәтү.
Шөгыль барышында балалар белән конфликтлы хәлләрдә үзеңне тоту турында интерактив әңгәмә уздырылды. Аннан соң балалар конфликтлы хәлләрдә үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән тренинг күнегүләре үтәделәр.
Катнашучылар шөгыль ахырында “Конфликтны ничек чишәргә?” белешмәлекләрен алдылар.

1нче август, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Җәйге каникул вакытында яшүсмерләргә эшкә урнашырга ярдәм итү максаты белән Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр - 16-17 яшьлек 10 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре өчен, тиз азык әзерләү оешмасы Бургер Кингка экскурсия оештырды.
Оешма хезмәткәрләре яшүсмерләргә җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр, эш бүлмәләре буенча экскурсия оештырдылар, азыкны әзерләү, кухня зоналарында эш үзенчәлекләре, эш процессы, кассада эшләү белән таныштырдылар.
Чара ахырында 3 балигъ булмаган бала җәйге каникул вакытында эшкә урнашырга теләк белдерделәр.


30нчы июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Халыкара дуслык көне кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Дуслар көне планета буенча атлый” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда яхшылык, шатлык, дуслык мөнәсәбәтләре турында күзаллау формалаштыру, уңай эмоциональ кәеф булдыру, эчке шәхси мөмкинлекләрне активлаштыру.
Шөгыль балаларның һәм әти-әниләренең “Дуслык елмаюдан башлана” интерактив уен программасында катнашуыннан башланды, ул яхшы кәеф кенә бүләк итмәде, иҗади фикерләү, хыял, кулның вак моторикасын, визуаль кабул итүне үстерүгә дә ярдәм итте. Аннан соң “Дуслык агачы” плакат-открыткасын ясау буенча мастер-класс булды.
Белгечләр әйтүенчә, күмәк иҗади эшләр методикасын кулланып шөгыльләр уздыру уен формасында балаларны кызыклы иҗат техникаларына өйрәтергә ярдәм итә, ә сәламәтлекләре чикле балалар өчен бу социализация чарасы да.



- Терроризм һәм экстремизм профилактикасы, толерантлык тәрбияләү, яшьләр арасында экстремист хәрәкәтләр профилактикасы
- “Куркынычсыз дөнья” циклыннан “Терроризм-һәркемгә кагыла торган хәвеф” төркемле шөгыле
- “Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигәнне аңлата” төркемле шөгыле
- Биюләр, мәхәббәт һәм ярдәм сүзләре кебек үк, кешенең эчке дөньясын дәвалыйлар















