5нче март, сишәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен, “Үземә үзем режиссер” психологик шөгыльләр циклыннан тренинг элементлары белән “Үз киносының актеры” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзенең эчке дөньясын һәм башка кешенең ихтирамга хокугын аңлау аша каршылыкны җиңү күнекмәләренә өйрәтү.
“Керпе” психокоррекция әкияте өстендә эшләү вакытында балалар яшьтәшләре белән ызгыш һәм каршылыкларның сәбәпләрен аңладылар. “Кино төшерәбез...” уен-күнегүендә катнашып, балалар өч сценарий (теләкләр, фикерләр, холыклар каршылыгы) уйнап күрсәттеләр. Һәр сценарийны уйнап, үзләрен төрле рольләрдә тоеп, балалар мөнәсәбәтләр төзергә, төрле каршылыклы хәлләрне чишү ысулларын эзләргә өйрәнделәр.
“Минем планетам” күнегүе ярдәмендә балалар үз планеталарын гына ясамадылар, ә үзләренең шәхси тирәлекләрен билгеләделәр, һәркемнең эчке дөньясының үзенчәлеклелеген һәм аңа сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңладылар. “Ачуланыштылар – татуландылар” уены үзара аңлауга ирешү юлларын эзләүгә, конструктив һәм ихтирамлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.



4нче март, дүшәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Без бергә” циклыннан “Бәхетле елмаю” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: ата-ана – бала мөнәсәбәтләрен уртак иҗади эшчәнлек аша гармонияләштерү.
Аралашудагы каршылыкны җиңү, эмоциональ киеренкелекне салдыру, хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру һәм эффектив үзара ярдәмләшү өчен, “Минем кәефем” һәм “Дуслык утравы” күнегүләрен башкардылар.
Шөгыль барышында өлкәннәр дә, балалар да “Дуслык турында” викторинасында актив катнаштылар, “Яхшы һәм начар сыйфатлар” карточкалары белән эшләделәр, образлы һәм иҗади фикерләүне үстерүгә, үзен ышанычлы тотуны формалаштыруга юнәлдерелгән “Күңелле тартмачык” кечкенә уенында катнаштылар.
Ахырда гаилә фотолары өчен мозаика элементлары белән үзенчәлекле рамка ясау буенча мастер-класста катнаштылар.


Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ДКУ “Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының республика ресурс үзәге” оештырган “Ярдәм итүче һөнәр белгечләренең һөнәри янып бетү профилактикасы” программасы буенча ике көнлек тренингта катнаштылар.
Уку төркеме гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре психологлары һәм социаль хезмәт буенча белгечләрдән тупланган иде(16 кеше).
Укыту гамәли-ориентлашкан, интерактив характерда булды. Тренингта катнашучылар мөстәкыйль рәвештә гамәлдә “Минем исемем”, “Охшаганны тап”, “Бүләк”, “Минем ресурсларым”, “Миңа 80 яшь”, “Бер көн яшәү”, “Мин кем”, “Тылсымлы кичке аш”, “Чүп чиләге”, “Диңгезне тигезлик” һәм башка күнегүләрне куллана алдылар. Эмоциональ халәтләрне коррекцияләүнең бер эффектив ысулы буларак арттерапия практикасы уздырылды. Төркемле эш белгечнең уңышлы һөнәри эшчәнлегендә мөһим сыйфатларны арттырырга, һөнәри стрессның барлыкка килүе һәм үзрегуляция ысуллары, алданудан актив һәм пассив саклану тактикалары турындагы белемнәрне актуальләштерергә ярдәм итте.
Социаль хезмәт зур психологик йөкләнеш белән бәйләнгән, шуңа күрә мондый тренинглар социаль сферадагы эшчеләрнең осталыкларын саклау өчен гамәли әһәмиятле булып торалар.


28нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-реабилитация ятимнәр йортларындагы балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кайтаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Өйгә юл” программасы эшләп чыгарылды. Программа “Гаврош” социаль-реабилитация ятимнәр йорты белән берлектә чаралар комплексын үз эченә ала.
ДКУ “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты базасында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре уздырган, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30-еллыгына багышланган, “Батырларга дан” гаилә интерактив-танып белүле чарасы программадагы чараларның беренчесе булды.
Тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә ТР Милли музееның “Әфган сугышы, аның нәтиҗәләре” презентациясе белән таныштылар, ирекллелек миссиясен үтәү буенча квест-уенында катнаштылар: “Медсанчасть”, “Конструкторлык бюросы”, “Саперлар”, “Тынычлык территориясе” укыту-коткару станцияләрен уздылар. 3тән 6 яшькә кадәр балалар өчен “Балалар батальоны” арт-терапия мәйданчыгы эшләде. Квестның йомгаклау өлешендә балалар һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы белән “Тынычлык күгәрчене” арт- объектын, һәм шулай ук “Игелеклелек юлы белән” җырының кушымтасы булган кодлы хатны җыйдылар, җырны дөньядагы иминлеккә багышлап бергәләп башкардылар. “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре очрашу турында истәлеккә балаларга тематик татлы бүләкләр-шоколадлы танклар һәм очкычлар бүләк иттеләр.
Чара гаиләгә, шәһәргә, илгә мөнәсәбәте булу һәм ярату хисен формалаштырырга, уңай гаилә тәҗрибәсен актуальләштерергә, әти-әниләрнең балалар белән эмоциональ элемтәсен ныгытырга ярдәм итте.


27нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Казан шәһәренең Совет районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы подполковник Морозкин Е. А. белән очрашу уздырылды.
Бүлек белгечләренә һәм социаль хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирелде һәм инструкция уздырылды, һәм шулай ук алар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларның актив тормыш карашын, үз гамәлләре өчен җаваплылыкны аңлау формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары гаилә дәрәҗәсен күтәрәләр һәм ата-аналар һәм балаларның хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерәләр
- “Рәхмәт, сакчыларга!” акциясе
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларга стресска каршы психологик ныклык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә















