23нче гыйнвар, сишәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алучы гаиләләр һәм аларның балалары өчен, “Идел һәм Каспий буйлап: ефәк юл мирасы” күргәзмәсе һәм бәйрәм программасына хәйрия баруы оештырдылар. Чара “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының 25-еллыгына туры китерелгән иде.
Чарада катнашучылар борынгы сәүдә юлындагы халыкларның мәдәният һәм көнкүрешенең күптөрлелеген чагылдыручы экспонатлар белән таныштылар, музейда булган күп раритетлар турында тулы мәгълүмат алдылар: алтын белән тегү, бакыр кирәк-яраклар, тәңкәләр белән бизәнү әйберләре, ефәк киемнәр. Олыларга да, балаларга да дөньяны төрле танып белү системаларының үзара бәйләнеше булган, Бөек ефәк юлы темасы кызыксындырды.
Татар һәм рус фольклор төркемнәренең дәртле җыр һәм биюле чыгышлары бик тә ошады.
Чарада катнашучылар якты хисләр, яңа белемнәр һәм тәэсирләр алдылар. Күргәзмә заллары буенча экскурсия социаль хезмәт алучыларга гражданлык, ватанпәрвәрлек хисләрен, үзләренең Ватаннары тарихына кызыксыну ныгытырга мөмкинлек бирде.




21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль белгече мәдәни оештыручы белән берлектә “Иҗат тылсымы” клубында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең инвалид балалары өчен “Җитез бармаклар” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар һәм иҗади сәләтләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар танып белү активлыгын, иҗади сәләтләрен, күзаллау, фикерләү, хыял, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итүче “Ягымлы исемнәр йомгагы”, “Ашарга яраклы-яраксыз”, “Фигуралар” интерактив күнегүләрен башкардылар.
Балалар ахырда уч рәвешендә үзенчәлекле истәлек открыткалары ясадылар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр балаларда уңай кызыксынулар формалаштырырга, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, коммуникатив күнекмәләрне үстерергә ярдәм итәләр.


21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Ата-аналарны гомуми укыту” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Мин һәм минем гаиләм” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү һәм укыту сораулары буенча ата-аналарның педагогик компетентлыкларын арттыру максаты белән уздырылды.
Дусларча мөнәсәбәт тудыру һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен ата-аналарга “Түгәрәк буенча алкышлаулар” күнегүе тәкъдим ителде, анда катнашу танышырга, эмоциональ бушанырга, бер-берсен кабул итәргә, эшчәнлек күнекмәләре формалаштырыга һәм төркемдә үзара хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде.
Төркемдә башкарылган биремнәр ата-аналарга баланы тәрбияләүдә гаиләнең уңай йогынтысын арттыруның мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Катнашучылар психолог җитәкчелегендә “Хәлдән чыгу” акыл штурмын уздырдылар, гаиләдә туган теге яки бу хәлне чишүнең төрле вариантларын тәкъдим иттеләр. Ата-аналарны “Буш микрофон” уенында катнашу кызыксындырды, анда һәр әни рәхәтләнеп үз баласы, аның кызыксынулары, холкы, гаиләләрендә нинди гореф-гадәтләр барлыгы турында сөйләде.
Нәтиҗә ясаганда, катнашучылар, очрашу аларга балаларны тәрбияләү буенча мөһим сорауларга җавап табарга, авыр тормыш хәлләрен чишүдә ярдәм, балаларны тәрбияләүдә һәм укытудагы хаталарны төзәтергә ярдәм итүен билгеләделәр.


21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Кояшка каршы” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең, сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен тренинг элементлары белән “Без бергә –бу бәхет” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: төркемдә үзара хәрәкәт итү аша коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, шәхси ресурсларны ачу.
Шөгыль “Шәм” сәламләү йоласыннан һәм “Гаилә корабы” дидактик уеныннан башланды, алар коллективта җылы һәм дустанә атмосфера тудырырга ярдәм иттеләр. Шөгыль барышында балалар мультитач экран кулланып үстерелгән фасоль мисалында фотосинтез процессы белән таныштылар. Шулай ук балаларга үсемлекләр тормышы турында фильм күрсәтелде, аны карагач балалар яңа алган белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Иҗади өлешендә балалар белән балчык чүлмәкләр ясау буенча мастер-класс уздырылды, алар алда фасоль үстерүдә кулланылачак.
Шөгыль ахырында катнашучылар үзбәяләрен арттыру максаты белән бер-берләренә комплиментлар бүләк иттеләр.



17нче гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Ата-аналар университеты” циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә һәм ведомствоара патронатта торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Балаларның үз-үзләренең тотышы сәбәпләре” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның начар тәртип сәбәпләрен аңлау, ата-аналарны балаларның тайпылучан тәртибен кисәтү һәм җиңү ысулларына өйрәтү.
Психолог шөгыль барышында ата-аналарны балигъ булмаган балаларның начар тәртибе, сәбәпләре, асылы һәм диагностик билгеләре белән таныштырды. “Сәбәбен тап” һәм “Конфликтлы хәл” күнегүләрен парларда башкарып, ата-аналар балаларының кыланышларын аңлауда, тайпылучан тәртипне җиңүдә үзләренең мөмкинлекләрен киңәйттеләр. Шөгыль һәр катнашучының рефлексиясе һәм Ата-аналар университетының киләсе очрашу белдерүе белән тәмамланды.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре профилактика системасы органнары белән берлектә Н. Ә. Галләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очраштылар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре муниципаль Ветераннар йортында яшәүчеләр өчен “Сәламәтлек турында сөйләшик” чарасын уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Безгә бәйрәм килә” яңа ел социаль акциямендә катнаштылар
- “Өлкән буынны кайгырту һәм игътибар” партия проекты кысаларында Иҗтимагый кабул итү Партиясе вәкилләре һәм Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны котладылар















