Совет районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле булган балаларның социаль яраклашу дәрәҗәсен күтәрү һәм социализация күнекмәләрен үстерү максаты белән, гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле шөгыльләр уздыралар. Мондый шөгыльләр кысасында үзенә бертөрле ихтыяҗлары булган балаларга, “Махеев” хәйрия фонды оештырган “Гаиләм минем-яратам сине!” открыткалар иҗади бәйгесендә катнашуга ярдәм иттеләр.
Бәйгедә катнашкан өчен Алия һәм Әмир Моряковлар, Зайков Роман, Святослав һәм Ярослав Горбуновлар оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары алдылар.



19нчы октябрь, җомга, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы Казан шәһәренең Киров районы “70нче номерлы ГББМ” МББУ консультация пункты базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, тренинг элементлары белән “Уңай кәеф бирәсең!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уңай кәеф булдыру, максат кую һәм планлаштыру күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү.
Тренинг барышында балалар “Кем нәрсә булдыра ала”, “Дөрес-ялган” күнегүләрен башкарып уңай хисләр алдылар. “Минем тормыштагы максатларым”, “Уңыш стратегиясе” биремнәрен башкарып балалар максат кую һәм планлаштыру күнекмәләрен үстерделәр. Тренинг ахырында катнашучылар үз максатларына ирешүнең шәхси планнарын төзеделәр.


18нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән берлектә, Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзы оешуның 100-еллыгына багышланган “Алардан тарих башланды” мәгълүмат стенды ясадылар.
Балалар Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзы оешу тарихы, аның максатлары һәм бурычлары белән таныштылар. Стендка материаллар әзерләгәндә, комсомол тарихының ил тарихы белән бәйле булуына инандылар.


17нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Мин үзем белән идарә итәм” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыру һәм уңай күрсәтмәләр булдыру.
Шөгыль барышында балалар язучылар, сценарий язучылар һәм актерлар ролендә булып, үзләрен яңа яктан белделәр, иҗади осталыкларын ачтылар. Шөгыль сенсор бүлмәдә уздырылды, шуңа күрә “Урманга сәяхәт” күнегүен башкарганда катнашучылар үзкиеренкелекне бетерү күнекмәләренә өйрәнделәр. Кире элемтә сыйфатында “Минем кәефем” тынычландыру күнегүе уздырылды, аның барышында балалар кәгазьдә үзләренең хисләрен белдерделәр.
Психолог фикеренчә, шөгыль балигъ булмаган балаларның тормышта стресс дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк үзрегуляция күнекмәләрен формалаштырырга, эмоциональ хәлләрен гармонияләштерергә ярдәм итте.

17нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тату ил” циклыннан, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Без төрле, ләкин без бергә” төркемле шөгыле уздырды.
Балалар толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, аралашуда башка кешеләргә сабыр мөнәсәбәтнең әһәмиятлелеген анализладылар. Ике командага бүленеп балалар яхшылык һәм дуслык турында әкиятләрне сәхнәләштерделәр, уртак проект эшләп иҗади осталыкларын, килешә, башкаларның фикерләрен исәпкә ала белүләрен күрсәттеләр. Әкиятләрне анализлап балалар әйләнә-тирәдәгеләр белән конфликтсыз аралашуның төп кагыйдәләрен аерып чыгардылар.
Шөгыльдә катнашу балигъ булмаган балаларда толерантлык турында күзаллау формалаштырырга, коммуникатив күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итте.

- Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин Комсомолы Союзы оешуга 100-еллыкны бәйрәм итүгә туры китереп, “Буыннар бәйләнеше” социаль акциясе кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре белгечләре “Барлык буыннарның комсомолецла
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Әби, бабай, мин-иң яхшы дуслар” фотобәйгесенә йомгак ясадылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда табигатькә карата ярату хисе тәрбиялиләр, уңай кызыксынулар формалаштыралар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Җан җылысы” хәйрия акциясе уздырдылар















