12нче август, чәршәмбе, 2020нче ел
"Балачак иминлеге - 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең психоэмоциональ проблемалары булган балигъ булмаган балалары өчен,"Интернет турында эш тыңлана" дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балаларның медиакиңлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү, агрессив мәгълүмати мохиттән психологик үзсаклауны формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар интернет бәйлелекне ачыклауга тест уздылар, "Интернет нәрсә белән куркыныч?", "Пәрәвездә" видеороликларын һәм "Виртуаль уеннарның куркыныч булуы" дигән мультипликация фильмын карадылар һәм тикшерделәр. Аннары балалар белән "Интернет: риза һәм каршы" дигән интерактив әңгәмә үткәрелде. Анда социаль челтәрләрдә интернет-бергәлекләр булдыру һәм аларның балигъ булмаган балаларга йогынтысы турында сүз барды.
Метафоралы карточкалар кулланып, "Компьютер уеннарын нәрсә белән алмаштырырга мөмкин?" дигән эшлекле уен, Интернет тирәлегендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен, команда белән аралашу һәм реаль дөньяда конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.


12нче август, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөтендөнья кыргый табигать фонды 2020 елны Бөтендөнья торна елы дип игълан итте. Акциягә теләктәшлек йөзеннән Россия Кошларны саклау берлеге торналарны - Россиядә 2020нче ел кошы итеп сайлады.
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре әлеге акцияне хупладылар һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен "Торналар" танып-белү шөгылен үткәрделәр.
Шөгыль барышында балалар, юкка чыгу куркынычы белән бәйле, Россиянең Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм кошлар турында, табигатькә игътибарлы һәм сак караш кирәклеге турында видеопрезентация белән таныштылар.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар оригами сәнгате буенча, гади ак кәгазьдән торналар ясап, мастер-класста катнаштылар.


11нче август, сишәмбе, 2020нче ел
“Балачак иминлеге - 2020” бөтенроссия акциясе һәм Бердәм иминлек көне кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, балигъ булмаган балалар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалауга, суда һәм сулыклар янында үз куркынычсызлыгына аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән, “Безнең иминлек кагыйдәләре” төркемле интерактив шөгыле үткәрелде.
Балалар белән шөгыль барышында "Суда һәм су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре" темасына мини-лекция үткәрелде, җәй көне суда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча фикер алышынды. Балалар бәхетсезлек очракларының сәбәпләре, хәвеф-хәтәр булган очрактагы эш-гамәлләр белән таныштылар, "Суда хәвефсез тәртип кагыйдәләре" викторинасында катнашып, алган белемнәрен ныгыттылар.

Рыбина Роза Исхак кызы - 26.08.1924 елда туган, Бөек Ватан сугышы ветераны. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале, Жуков медале, "Варшаваны азат иткән өчен" медале, "2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы" ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Роза Исхак кызы, Кама Тамагы районының Тәкә авылында туа. Гаиләдә 4 бала була. 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан фармацевтика училищесына укырга керә. 1942 елның декабрендә аны фронтка хәрби эшелон белән җибәрәләр, 22 нче артиллерия дивизиясенә кушалар.
Роза Исхак кызы бөтен сугышны санитар эшелонында фельдшер була. Сугыштан соң 8 нче,350нче номерлы даруханәләрдә эшли,пенсиягә дә шуннан чыга. Өч баласы бар. Балалары башка шәһәрләрдә яшиләр.Аңакарата бик игътибарлылар һәм еш кына аның янына киләләр.



Евдокимова Анна Осиповна - тыл хезмәтчәне.ТАССРның Лаеш районы Кармачы авылында эшчеләр гаиләсендә туа. 1932 елда гаиләләре Казан шәһәренә күченә. Анна Осиповнага 3 яшь булганда, әнисе үлә. Озак вакытлар әтисе аны һәм аның өч абыйсын берүзе тәрбияли, аннары кабат өйләнә. Тыйнак кына яшиләр, гаилә зур була, барлыгы биш бала (үги ананың улы була).
Бөек Ватан сугышы башланганда, Анна Осиповна 4 нче сыйныфта укый. Аның барлык абыйларын фронтка алып китәләр (соңыннан берсе генә исән кала, анысы да начар терелә торган яралардан үлә). 7нче сыйныфны тәмамлагач, ул һөнәрчелек училищесына укырга керә. Тиздән аны училищедан 1 нче тегү фабрикасына, аннары 4 нче тегү фабрикасына эшкә күчерәләр. Ул, яшь кызларның хәрби кительләр һәм парашютлар тегүләрен,аларны фронтка җибәрүләрен яхшы хәтерли.
"Ул вакытта бөтен җирле сәнәгать гимнастеркалар, шинельләр, җылы эчке киемнәр, маскхалатлар һәм башка эшләнмәләр тегә иде. Барысы да сугышка китә. 4 нче тегү фабрикасы яктырту ракеталары өчен парашют һәм асылма системалар ясауга күчте. Азык аз иде, ачлы-туклы яшәдек, 2шәр смена эшләдек. Ләкин тегүне мин бик ярата идем, мин һаман тегәм. Җиңү турында белгәч, шатлыкның чиге булмады, барысы да урамда кочаклашалар һәм үбешәләр, бу чын бәйрәм иде!"- дип, искә ала.
Сугыштан соң, 1953 елда Анна Осиповна кияүгә чыга, бер елдан ул ир бала таба. КИТИда 4 нче корпус коменданты булып эшли, 1985 елда пенсиягә чыккач, хуҗалык өлеше буенча КИТИ проректоры ярдәмчесе булып тагын 4 ел эшләвен дәвам итә.
"1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

















