16нчы июнь, сишәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм психологлары тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең ата-аналары өчен берничә консультация уздырылды:
-балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү һәм коррекцияләүгә юнәлдерелгән,"Без бергә!" циклыннан "Мин сине аңлыйм" дистанцион гаилә консультациясе
- рефлексия һәм эмпатия дәрәҗәсен үстерүгә, ресурслар эзләүгә, балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә анализ ясауга юнәлдерелгән социаль уенны файдаланып, "Барысы да үзебезнекеләр" циклыннан "Гаилә Псикретлары" дигән дистанцион психологик консультация.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән "Ак Ладья" шахмат клубы кысаларында, уңай мәнфәгатьләр формалаштыруга, когнитив сәләтләрне үстерүгә, файдалы ял оештыруга юнәлдерелгән, "Дүрт ат дебюты" төркемле шөгыле үткәрелде.


15нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан, ведомствоара социаль патронатта торучы балигъ булмаган балалар өчен, кызыксынулар буенча "Геймерлар буыны" клубы оештырылды.
Клубның максаты: җәйге каникуллар чорында 7-11 яшьлек балаларның альтернатив ялын оештыру, балигъ булмаган балалар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау.
Геймер балаларны "Балачак" иле буенча мавыктыргыч сәяхәт көтә, һәм ундүрт станциянең беренчесе - "Дуслык" станциясе. Клуб ачылган көнне катнашучылар бер-берсе белән таныштылар, аларга:"Көчле яңгыр","Минем турында өч сүз белән", "2 дөрес һәм 1 дөрес түгел" психологик күнегүләре һәм уеннар ярдәм итте. Соңыннан катнашучылар "Дуслык салават күпере" коллажын бергәләп башкардылар, "Әкияти дусны тап","Без барысын да яртылаш бүлешәбез","Ягымлы сүз" һ. б. интерактив уеннар уйнадылар.
Балаларның психоэмоциональ халәтен гармонияләштерү максатыннан беренче көн сәяхәте сенсор бүлмәсендәге шөгыль белән тәмамланды.
Психолого-педагогик шөгыльләр циклы, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, шәхси һәм төркем формасында үткәрелә.

15нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
"Яшәү иреге" беренчел профилактика программасы һәм "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан, социаль яраклашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, "Үзара аңлашырга өйрәнәбез" дигән тренинг чарасы уздырылган.
Тренингның максаты: социаль күзәтүчәнлекне, дөрес аралашуны үстерү, коммуникатив күнекмәләрне арттыру.
Тренинг барышында катнашучылар белән коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, балаларга социаль яраклашуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Хәрәкәтләрне кабатлау","Бип","Вавилон манарасы","Кар бөртекләре" күнегүләре үткәрелде. Балаларда "МПС" табышмак-уены аеруча зур кызыксыну уятты, чөнки аны үтәгәндә һәр катнашучы үзен күрсәтә алды.
Психолог фикеренчә, мондый тренинг шөгыльләр балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен тотуның бозыла торган формалары күренешенә комачаулаучы шәхси ресурсларын ачуга ярдәм итә.

15нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
"Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 2020нче елның 11нче июнендә, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән интерактив онлайн-шөгыль үткәрде. Шөгыльдә катнашучылар "сәламәт яшәү рәвеше" төшенчәсе турында фикер алыштылар, аның төп өлешләрен формалаштырдылар, психоактив матдәләр куллануның тискәре йогынтысына аерым игътибар бирелде. Балигъ булмаган балалар викторинада катнаштылар: табышмаклар, анаграммалар чиштеләр, "ашарга яраклы -ашарга ярамый торган" уенын уйнадылар һәм онлайн-зарядка ясадылар. Шөгыль, психологик сәламәтлекнең төп факторы буларак уңай эмоциональ халәтне саклау өчен, музыка астында иҗади мастер-класс белән тәмамланды.



11нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы видеоэлемтә ярдәмендә, 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, "Сәламәтлек сукмагы" дигән метафоралы тренинг үткәрде.
Тренинг барышында балигъ булмаган балалар "Аленушка апасы һәм Иванушка энесе" әкиятен кызыксынып карадылар, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, сәламәтлекне саклау өчен, теләкләрдән баш тарта белү, ә тәкъдимнәргә игътибар һәм саклык белән карый белү мөһим. "Баш тартырга өйрәнәбез" дигән практик күнегү барышында балалар таныш булмаган кешедән дә, иптәшеннән дә килергә мөмкин булган тәкъдимнән нәтиҗәле баш тарту күнекмәләрен формалаштырдылар.
Дәрес нәтиҗәләре буенча балалар үзен яратучы, тәрбияләүче, сәламәтлеген кайгыртучы кеше: спорт белән шөгыльләнә, азык-төлек сайлауга сакчыл карый, тәмәке тартмый һәм хәмерле эчемлекләр кулланмый дигән нәтиҗәгә килделәр.
Үткәрелгән дәрес хәмер, тәмәке һәм башка тыелган матдәләр куллануга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.


















