2020нче елның 3 июнендә "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында ведомствоара хезмәттәшлекне оештыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Zoom конференциясе режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ю. И. Абдреева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының методология бүлеге башлыгы урынбасары Л. Т. Чернова, Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары А. И. Хәмзина, Казан шәһәре Совет районы буенча Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр инспекторлары катнашында эшлекле киңәшмә узды.
Министр урынбасары Ю. И. Абдреева очрашуда катнашучыларга кереш сүзендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик эш алып бару, "Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау" мәгълүмати системасын кулланып бердәм мәгълүматлар банкын формалаштыру регламентын үтәүне билгеләп үтте.
Киңәшмәдә Казан шәһәренең Совет районында ведомствоара социаль патронатта торучы 4 гаиләне реабилитацияләүнең индивидуаль программалары чараларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды, гаиләләрдә эш анализы уздырылды, гаилә проблемалары һәм аларны хәл итү юллары каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының методология бүлеге башлыгы урынбасары Л. Т. Чернова мәгълүмат системасында кушымталар тутыру буенча методик киңәшләр бирде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе И. Х. Гарифуллина куркыныч төркеме гаиләләре белән эшләү буенча норматив-хокукый базага аерым игътибар бирде.


1нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Балаларны яклау көнендә Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, "Әкият-ялган, ләкин анда мәгънә бар " дистанцион хокук викторинасы уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны хокукый яктан агарту, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында медиа-презентация ярдәмендә балалар төп хокуклар һәм бурычлар белән таныштылар, аларга "Өч дуңгыз", "Маша һәм Аю", "Буратино", "Унике ай","Казлар-аккошлар" әкиятләренең геройлары ярдәм итте.
Шөгыль балигъ булмаганнарның төп хокуклары турында: тормышка, фикер ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көч кулланудан саклауга булган белемнәрен киңәйтүгә ярдәм итте.


1нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Дистанцион хезмәт күрсәтү кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм психологлары Халыкара балаларны яклау көнендә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары һәм балалары өчен:
-арт-терапия һәм әкият терапиясе кулланып, эмоциональ сфераны, рефлексия һәм эмпатияне үстерүгә юнәлдерелгән,"Хисләрнең тылсымлы дөньясы" психологик консультациясе;
- юлда, табигатьтә, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында "Җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләре", балалар травматизмын профилактикалауга, куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән "Куркынычсыз юллар шәһәре" мәгълүмати-профилактик шөгыльләре;
-уңай мәнфәгатьләр формалаштыруга, психоэмоциональ халәтне яхшыртуга юнәлдерелгән "Дөнья балалар күзлегеннән", социаль - педагогик проблемаларның килеп чыгу сәбәпләрен анализлауга, аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын билгеләүгә "Минем хисләрем", үз-үзенә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга, дөрес бәяләүгә юнәлдерелгән "Уңай" Мин" образы" төркемле шөгыльләрен үткәрделәр.
Иҗади һәм логик фикерләүне үстерү, балаларның психоэмоциональ торышын яхшырту өчен "Бер үк вакытта уен сеансы" шахмат мини-турниры һәм "Төсле карусель" мастер-классы үткәрелде.




1нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен дистанцион режимда "Балачак - игелекле ил" дигән интерактив онлайн-программа уздырыдылар.
Онлайн программа кысаларында:
- "Урамда балаларның үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре" викторинасы белән "Светофор - безнең дустыбыз","Смайликлар" стикерлар ясау буенча иҗат остаханәсе (балалар юл хәрәкәте травмалары профилактикасы кысаларында), "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" дигән тематик буклет тарату белән гаилә чарасы;
- "Нәрсә ул дуслык?","Игътибар белән тыңлагыз!" уеннары, "Яхшы сүзләр чәчәге" рәсем бәйгесе, "Монотипия" традицион булмаган рәсем техникасы буенча мастер-класс һәм эшләр презентациясе белән "Балачак буяулары" дигән төркемле шөгыль узды.


1нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең әти-әниләре катнашында,"Мин кечкенә чакта" дигән онлайн акция оештырганнар.
Акциянең максаты: әти-әниләрнең балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләрен урнаштыруда ярдәм итү, бер-берсенә сакчыл караш, гаилә кыйммәтләрен берләштерү һәм саклау.
Ата-аналарга үзләренең балачак фотосурәтләрен табарга, ваемсыз балачакларының шатлыклы мизгелләрен искә төшерергә, үз хис-тойгылары белән уртаклашырга тәкъдим ителде.
Әти-әниләр күпчелек фотосурәтләрнең гаилә альбомында саклануын таныды. Акциядә катнашу аларга балачакның җылы мизгелләрен кабат искә алырга ярдәм итте.
Акция бик күп уңай фикерләр алды һәм катнашучыларга кыйммәтле истәлекләр бүләк итте. Әти-әниләр шундый ук бәхетле вакытны үз баласына бүләк итәргә, аны сакларга һәм якларга кирәклеген билгеләп үттеләр.
















