19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Казан шәһәре Башкарма комитетына социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары китереп бирүдә ярдәм итәләр. Азык-төлек җыелмаларын гаиләләргә икенче тапкыр тапшыралар. Мәскәү районы территориясендә социаль куркыныч хәлдә булган 34 гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтелә.
Азык-төлек җыелмаларын китерү барлык куркынычсызлык чараларын үтәп башкарылды.





19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән, WhatsApp мобиль кушымтасы ярдәмендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган "Чыгу юлы бар!" чарасын уздырды.
Максаты: балигъ булмаган балаларга "Ышаныч телефоны" хезмәте эше турында мәгълүмат бирү.
Психолог балаларны ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырды: ярдәмне тәүлек буе, бушлай, аноним һәм конфиденциаль алырга була. Чара барышында балалар "Ышаныч телефоны"на: яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрдә, ата-аналар һәм якын тирәдәгеләр белән бәйле конфликтлы яки каршылыклы хәлләрдә аңлашу өчен, авыр тормыш ситуацияләрендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Электрон почта аша балигъ булмаган балаларга "Чыгу юлы бар!" буклетлары җибәрелде.


19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, мәдәни оештыручы белән берлектә, видео-элемтә кулланып, Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган "Ышаныч телефоны" дигән тематик чара уздырдылар. Чара кысаларында катнашучылар ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенең барлыкка килү тарихы һәм аның эшләү принциплары белән таныштылар. Алган белемнәрне ныгыту максатыннан ышаныч телефоны номеры язылган китапларга кыстыргычлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чарада катнашучылар алган белемнәрнең актуальлеген һәм чараның мавыктыргыч форматын билгеләп үттеләр.


18нче май, дүшәмбе, 2020нче ел
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан "Конфликтлар һәм аларның кешегә йогынтысы" дигән дистанцион шәхси консультация үткәрелде.
Социаль хезмәтләр алучы конфликтлардан соң үзенең нерв-психик киеренкелеген билгеләп үтте. Консультация барышында төрле низагларның сәбәпләре, аларның психоэмоциональ торышына йогынтысы каралды.
Төп игътибар якларның конфликтта үз-үзләрен тотышына бирелде, аларны нәтиҗәле хәл итү ысуллары каралды.


18нче май, дүшәмбе, 2020нче ел
Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече "Чыгу юлы һәрвакыт бар" дип исемләнгән онлайн-төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балаларны ышаныч телефоны номерлары белән таныштыру, балигъ булмаганнарның үз хокуклары турында белемнәрен формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар балалар ышаныч телефоны номеры һәм аның турында мәгълүмат белделәр. Бу очракта һәр бала тәүлек буе 8-800-2000-122 түләүсез номер буенча шалтыратып, кирәкле психологик ярдәм ала ала торган хәлләр турында фикер алыштылар.
Шөгыль балалар ышаныч телефоны хезмәте эшчәнлеге турында күзаллауны формалаштыруга ярдәм итте.















