25нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
Социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларның шәһәр, республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә актив катнашуы яхшы гадәткә әйләнде.
Шулай итеп, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр ачык бәйгесе "Ачыш"та катнаштылар. Алар 2020нче елның мартында 1нче урын өчен дипломнар, ә бүлек белгечләре балаларны әзерләүдә ярдәм иткән өчен - Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
Мондый бәйгеләрдә катнашу балаларның талантларын, иҗат мөмкинлеген ачуга гына ярдәм итми, ә үзләре алдында максат куярга һәм аларга ирешүдә дә ярдәм итә, бу алда үзләрен күрсәтү өчен бик мөһим.




24нче март, сишәмбе, 2020нче ел
Гаиләләргә ведомствоара социаль патронаж кысаларында, социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләргә Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе һәм профилактика хезмәте Баш Идарәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәре Авиатөзелеш районы Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ДАССУ "7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсе" хезмәткәрләре белән бергә системалы рәвештә гаиләләргә чыгалар.
Максат: вируслы инфекцияләрне кисәтү чаралары турында социаль - медицина консультацияләре уздыру, каникул вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын профилактикасы буенча инструктаж, янгын куркынычсызлыгы чараларын саклау турында белешмәлекләр тапшыру.
Мондый чаралар үз куркынычсызлыгы проблемасына җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәләр, балаларны һәм өлкәннәрне гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр.



Җиңүнең 75-еллыгына багышлап, балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, үз илләренә горурлык хисе, данлы үткәненә хөрмәт тәрбияләү максаты белән 2020нче елда "Безнең солдатларның батырлыгы" Бөтенроссия иҗат бәйгесе уза.
"2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү" программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балаларын бәйгедә катнашуга әзерләделәр.
Бәйгедә җиңүчеләрне, "Ачыш" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесенең "Солдатның көче" номинациясендә, "Ватан каһарманнарына багышлана" квест-уены" иҗат эшен әзерләгән - Исмәгыйлева Диана һәм социаль эш буенча белгеч Яцкевич А. И.-ны 1нче урын белән котлыйбыз.


23нче март, дүшәмбе, 2020нче ел
Яшь белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен арттыру максаты белән Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л. К. Корбангалиева һәм мәгълүмат - аналитика бүлеге методисты Малкина Г. Ф. катнашында "А дан Я га кадәр һөнәрилек" методик сәгате уздырылды.
Методик сәгать кысаларында социаль сферадагы норматив - хокук базасына аерым игътибар бирелде. Социаль хезмәтләр алучыларның индивидуаль маршрутларын төзү белән социаль хезмәт күрсәтүнең шәхси программасын гамәлгә ашыру сораулары тикшерелде.
Мәгълүмат - аналитика бүлеге методисты Малкина Г. Ф. социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасының социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның динамикасының контроль параметрларының һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль карталарының туры килүенә анализ ясады. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л. К. Корбангалиева эш документларының профессиональ һәм вакытында тутырылуының мөһимлеген билгеләде, социаль хезмәтләр күрсәтү күләмнәрен, шул исәптән «Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүне оештыру» ярдәмче системасында «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры»дәүләт мәгълүмат системасында, башкарылуның мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.
Белгечләр фикеренчә, мондый методик сәгатьләр аларның квалификацияләрен һәм социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга ярдәм итәләр.


19нчы март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Казан шәһәре буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән бергә, күп балалы һәм сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә автоном янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар кую максаты белән рейдлар оештырдылар.
Гаиләләргә бару кысаларында, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән, профилактика әңгәмәләре уздырылды, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында белешмәлекләр тапшырылды.

















