18нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларга экстремаль шартларда үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү һәм урамда, өйдә, телефоннан сөйләшкәндә куркынычсызлык күнекмәләрен булдыру максаты белән, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Казан шәһәренең Совет районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - Белем бирү үзәге" МБББУ базасында, күп балалы, тулы булмаган һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Куркынычсызлык дәресе" үткәрделәр.
Шөгыль барышында балалар "куркынычсызлык" һәм "куркыныч" төшенчәләре белән таныштылар, әдәби персонажлар мисалында төрле гамәлләрне анализларга өйрәнделәр. 3 командага бүленеп балалар ситуацияле мәсьәләләрне чишүдә катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Шөгыль ахырында катнашучыларны бердәм 112 номерлы тәүлек буе эшли торган ашыгыч оператив хезмәтләрнең эшләве турында искәрттеләр һәм "8-800-2000-122 Ышаныч телефоны. Шалтырат. Сиңа ярдәм итәрләр!" мәгълүмати буклетларын тапшырдылар.


14нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында, ДАССУ "10нчы шәһәр поликлиникасы" базасында, "Тәрбия мәктәбе"нең чираттагы шөгыле булып узды. Шөгыльнең темасы, тыңлаучылар соравы буенча, авыртуны бетерү терапиясенә мохтаҗ, паллиатив авыруларны тәрбияләүгә багышланган иде. Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүче, үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булганнарны тәрбияләүче туганнары, медицина хезмәткәрләре "Тәрбия мәктәбе"нең тыңлаучылары булдылар.
10нчы поликлиниканың онколог-табибы тыңлаучыларны төзәлмәслек авыруларның өй шартларында авыртуларын киметүдә һәм яшәү сыйфатын яхшыртуда гамәлгә ашырылучы чаралар комплексы белән таныштырды. 10нчы поликлиниканың баш табиб урынбасары җитәкчелегендә бүлек мөдире һәм өлкән шәфкать туташы ятып торучы авыруларны өйдә тәрбияләүнең эффектив чараларын, урын-җирне, чүпрәкләрне, памперслар алыштыруны, башка чараларны куллануны күрсәттеләр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире катнашучыларга пилот проектның "Авыру янында утыручы" хезмәт күрсәтү бүлегенең гамәлгә ашырылуы турында мәгълүмат бирде. Шөгыль ахырында тыңлаучылар, оештыручылар әзерләгән, күрсәтмә материаллардан файдаландылар.



14нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Бурычлардан башка хокук юк, хокуклардан башка бурычлар юк" хокук программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече МБББУ "49нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең консультация пунктында күп балалы һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Без яши торган дөнья" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: социаль база күнекмәләрен күнектерү, коммуникатив мөмкинлекне үстерү, хокукый белем формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар "Балаларның хокуклары турында" кыска метражлы видеоролик карадылар һәм тикшерделәр, Балалар хокукы турында Конвенция белән таныштылар, эмоциональ-психологик якынаюга, коммуникатив мөмкинлек һәм вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән психологик күнегүләр башкардылар.


11нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары МБББУ "14нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" консультация базасында "Һәрвакыт булсын кояш" циклыннан "Шундый кабатланмас дөнья" төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: үз-үзен тискәре тоту борчылуларын коррекцияләү, уңай Мин-концепциясен ныгыту.
Шөгыль катнашучыларның эмоциональ көйләнешен ачыклаучы уенлы сәламләүдән башланды. "Геометрик фигуралар" диагностикасы холыкның әйдәп баручы чалымнарын, шәхес тибын һәм тәртип үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итте. "Мин кем?", "Дәшмәү", "Кагыйдәләр буенча яшәү" уенлы күнегүләре үзләрен ачу процессын тирәнәйтүгә, шәхси ресурсларны актуальләштерергә ярдәм иттеләр.
Психолог сүзләре буенча, мондый шөгыльләрне уздыру төркемдәге конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен, уңай шәхесара мөнәсәбәтләрне үстерүгә, үзен уңай тоту күнекмәләрен үзләштерүгә ярдәм итә.

11нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
"2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Милли музее белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр өчен" Тарих битләре буенча " төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның танып-белү активлыгын, ватанпәрвәрлек хисен үстерү, үз иле һәм халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Катнашучылар игътибарына Казан урамнарын аларның исемнәре белән атаган күренекле шәхесләр, шәһәребезнең үсеш тарихы, республикабыз белән бәйле вакыйгалар турында "Казан губерниясе гасырлар чигендә" презентациясе тәкъдим ителде.
Шөгыль социаль хезмәт алучыларда гражданлык, Ватаннарын ярату һәм ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытырга ярдәм итте.


















