Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
17нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Кәефнең салават күпере" циклы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 6-11 яшьлек балалар өчен, "Минем хисләрем һәм тойгыларым" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльдә катнашучылар бергәләп: Кешенең йөзеннән ничек аның кәефен отып була? Бу нинди очракларда мөһим? Ничек үзеңнең хисләрең белән идарә итәргә? сорауларына җаваплар эзләделәр. Төрле эш формалары кулланылды: дискуссия, әңгәмә, компьютер презентациясе. Балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, башка кешеләргә аңлаешлы булсын һәм аларны ярсытмасын өчен, үзләренең хисләрен белдерергә өйрәнделәр. Барлык катнашучылар да үз фикерләрен иркенләп белдерә, тәкъдим ителгән хәлне чишә алмадылар, шуңа күрә уеннарда һәм биремнәрне башкарганда психологтан хисләре һәм тойгылары белән идарә итү буенча киңәшләр алдылар. Рефлексия кысаларында балалар пластилиннан үзләренең кәефләрен әвәләделәр һәм бер-берсенә уңай хисләр теләделәр.
Шөгыль балаларның аралашу күнекмәләрен үстерергә, үзләренең хис-тойгыларын белдерү культурасын тәрбияләргә ярдәм итте.

14нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
"Юл йөрү кагыйдәләре ихтирамга лаек" циклы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен," Юлда күренерлек бул!" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның игътибарын юл-транспорт җәрәхәтләнүенә, тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөргәндә киемнәрдә яктылыкны кире кайтаргыч элементларны куллануның мөһимлегенә җәлеп итү.
Шөгыль барышында балалар "Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү турында" презентациясен карадылар һәм тикшерделәр, уен формасында тәүлекнең караңгы вакытында юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен кабатладылар һәм ныгыттылар.
Ахырда балалар ата-аналары белән балаларның киемнәре һәм мәктәп рюкзаклары өчен яктылыкны кире кайтаргыч фликерлар ясау буенча мастер - класста катнаштылар.


10нчы октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2019нчы елның сентябреннән "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә аңлы ата-ана булу нигезләрен һәм гармонияле бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен формалаштыру буенча "Без бәхетле гаиләне сайлыйбыз" комплекслы социаль программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа кысаларында психолог һәм социаль педагог тренинг элементлары белән "Минем гаиләм: очышлар һәм егылулар" төркемле шөгылен уздырдылар. Шөгыльдә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең ата-аналары катнаштылар.
Тренинг барышында катнашучыларга "PERSONA" проектлы метафорик карталар белән эш тәкъдим ителде, аның кысаларында һәр ата-ана аны характерлаучы ата-ана образын сайлап алды. Үзләренең сайлавын күрсәтеп алар ата-ана булу тәҗрибәләре һәм авырлыклары белән бүлештеләр, бу төркемдә ышанычлы атмосфера тудырырга мөмкинлек бирде. Шөгыльнең мәгълүмати өлешендә катнашучыларга ата-ана тәрбиясе стильләре һәм аларның балалар тормышы сыйфатына тәэсире турында презентация тәкъдим ителде. Ата-аналар кызыксыну белән гамәли биремне дә башкардылар: танылган әкиятләрнең өзекләре буенча тәрбияләү стильләрен билгеләделәр. "Иларт" Уен технологияләре үсеше академиясенең "Ата-аналар раунды " өстәл уенында катнашу ата-аналарга уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашырга, гаиләдә мөнәсәбәтләр төзү буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек бирде.
Шөгыль катнашучыларга бала-ата-ана мөнәсәбәтләре рефлексиясенә, ата-аналарның тәрбия процессы һәм балигъ булмаган балалар үсеше турында белемнәрен актуальләштерергә ярдәм итте.



10нчы октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2017-2019нчы елларга балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы кысаларында ("Юл картасы") Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "20нче урта белем бирү мәктәбе" МБББУ консультация базасында "Бердәм эш" Гомумроссия иҗтимагый оешма вәкиле белән бергә "Киберфанатлар Киберскептикларга каршы" профилактика шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: агрессив мәгълүмати мохиттән балигъ булмаган балаларның психологик үзсаклануын формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән социаль челтәрләрдән бәйлелек турында блиц сорау уздырылды. Аннан соң балалар "Бердәм эш" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының компьютер бәйлелеге проблемасына багышланган "Батыр юлы" документаль фильмын карадылар,"Киберфанатлар" һәм "Киберскептиклар" командаларына бүленеп "Риза һәм каршы" күнегүендә актив катнаштылар. Шөгыль ахырында балалар гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тәкъдим итә торган социаль - психологик хезмәтләр турында мәгълүмати буклетлар алдылар.
Шөгыль активлык күнекмәләрен формалаштырырга, һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштырырга ярдәм итте.



9нчы октябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр катнашында "Туганнар" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән буын кешеләренә ихтирам тәрбияләү аша балаларны социаль-коммуникатив үстерү.
Шөгыль барышында балалар "Халыкара өлкәннәр көне" бәйрәме тарихы белән таныштылар, үзләренең әби һәм бабайлары, аларның хезмәтләре, гаиләдәге гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Гаилә гореф-гадәтләре гаиләне берләштерергә, бербөтен булырга ярдәм итәләр бит.
Шөгыль "Безгә әби белән бабай янында рәхәт " фотокүргәзмәсен оештыру белән тәмамланды.
