30нчы май, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Халыкара наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш һәм Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, тренинг элементлары белән “Манипуляция серләре. Алкоголь” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль барышында балалар хәмер куллануның нәтиҗәләре турында “Манипуляция серләре. Алкоголь” документаль фильмын карадылар, хәмер куллану һәм җинаятьчелекнең, юл һаләкәтләре саны, гаиләләрнең байлыгы һәм ныклыгының үзара бәйле булуы турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Катнашучыларның күбесе үзләренең хәмер турындагы фикерләренең үзгәрүе, хәмер һәм тәмәке куллануның тулы, сәламәт һәм бәхетле тормыш белән туры килмәвен аңлауларын билгеләделәр.

28нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаилә” пилот проекты турында мәгълүмат бирү максаты белән “Татспиртпром” хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар. Очрашуда катнашучыларга проектның максатлары, тәрбиягә алучы гаиләне булдыруга таләпләр, шартлар, тәртип һәм өлкән яшьтәге кешене тәрбияләү өчен айлык түләү турында аңлатылды. Оешма хезмәткәрләренә пилот проектын тормышка ашыру турында тулы мәгълүмат алыр өчен “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге контактлары калдырылды.

23нче май, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Элекон” заводы активистлары алдында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М. Н. чыгыш ясады, ул «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаилә” проектын тормышка ашыру турында мәгълүмат бирде. Аңлатулы әңгәмә барышында тәрбиягә алучы гаиләне булдыруга таләпләргә, шартларга, тәртипкә һәм өлкән яшьтәге кешене тәрбияләү өчен айлык түләүгә игътибар бирелде. Очрашуны йомгаклап Горева М. Н. кызыксындырган сорауларга җавап бирде, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эше турынла сөйләде һәм мөрәҗәгать итү өчен контактлар белән мәгълүмати буклетлар тапшырды.

22нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, А. Д. Сахаровның 100-еллыгына туры китерелгән “А. Д. Сахаров – күренекле галим һәм хокук яклаучы” төркемле шөгылен уздырдылар.
Балалар А. Д. Сахаровның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштылар, Андрей Дмитриевичның галим, академик кына түгел, ә Россиянең бөек гражданины, кеше хокуклары өчен көрәшүче булуын да белделәр.
Балалар зур кызыксыну белән шөгыльдә катнаштылар, булган белемнәре белән уртаклаштылар.
Шөгыль яшүсмерләрнең хәзерге тарихка кызыксынуларын арттыруга, үз Ватаннары, бөек кешеләре өчен горурлык, ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуга ярдәм итте.

21нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “173нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” МБББУ (Салмачи бистәсе) участок консультация пунктында “Куркынычсызлык” циклы кысаларында “Мин һәм дөнья” тренинг шөгылен уздырды.
Тренингның максаты: үз-үзеңне тотышны эмоциональ регуляцияләүне үстерү, шомлылыкны кисәтү һәм киметү, үз-үзеңә ышаныч арттыру.
Тренинг барышында катнашучылар үзләренең кәефләре белән уртаклаштылар, бер-берләрен яхшырак белделәр, тискәре хисләрне ничек җиңүләре турында сөйләделәр. Психолог җитәкчелегендә балалар тискәре хисләрне җиңәргә ярдәм итүче, эмоциональ регуляция ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар.
Тренинг ахырында эмоциональ киеренкелекне бетерүгә релаксация күнегүләре уздырылды.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда уңай кызыксынулар формалаштыралар, коммуникатив күнекмәләрне үстерәләр
- Сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Өмет” клубында әкиятләр дөньясына сәяхәт
- Авыр тормыш шартларында Ышаныч телефоны
- “Хезмәтне саклау безнең кулда” фотобәйгесе















