Акция барышында социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарына өйләрендә хәйрия исәбенә медицина диагностика процедуралары (биохимик һәм гомуми кан анализы, гормоннарга кан анализы) тәкъдим ителде һәм уздырылды.

6нчы май, дүшәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү” программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Җиңү көненә туры китерелгән “Җиңү салюты” төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: ватанпәрвәрлек, үз иле, халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Шөгыль М. Владимовның “Без ул вакытта дөньяга тумаган да идек” лирик шигырен укудан һәм “Сугыш... Без аны беркайчан онытмабыз!” презентациясеннән башланды, ул балаларны Җиңү көнендә уза торган хәрби парад, тынлык минуты, “Үлемсез полк” акциясе белән таныштырды. Аннан соң балалар “Шифрлау” квест-уенында катнаштылар.
Чара ахырында, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләк итәр өчен, конфет һәм гофрелы кәгазьдән “Ветераннарга чәчәк бәйләме” мастер-классы уздырылды.



13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре “Олимп” СК һәм “Тәртип FM” халык радиосы, “Татнет”Үсеш фонды һәм “Болгар” радиосы белән берлектә Халыкара гаилә көне алдыннан “Әни- өй учагын саклаучы фәрештә” чарасын уздырдылар.
Бу бәйрәм чарасы, социаль челтәрләрдә яшь әниләр арасында уздырылган, “ӘНИЛӘР марафоны” ның йомгагы булды. 21 көн өчендә марафонда катнашучылар үзләренең балаларны тәрбияләү һәм үстерү ысуллары турында сөйләделәр, гаилә тормышы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Чарада катнашучылар өчен спорт-савыктыру эстафетасы, тематик һәм уен мәйданчыклары, сабын күбекләре тамашасы, концерт программасы әзерләнгән иде. Балалар һәм аларның әти-әниләре мәйданчыклар эшендә рәхәтләнеп катнаштылар. Гаиләнең бердәмлеге, роле һәм мөһимлеге күрсәтелде.
Чара ахырында “ӘНИЛӘР марафоны”нда җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм бүләкләр алдылар. “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлегеннән гаиләләр өчен чәй өстәле әзерләнде.






6нчы май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның мемориаль тактасы янында (Космонавтлар урамы, 14нче йорт) чәчәкләр кую белән “Батырларга мәңгелек истәлек!” социаль-патриотик акциясен оештырдылар. Акциядә ДАҺББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы”студентлары һәм бу йортта яшәүчеләр катнаштылар.
Сабир Әхтәмович Әхтәмов.
1943нче елның ноябрендә фронтка китә, “Багратион” операциясендә, Көнчыгыш Пруссия сугышларында катнаша. Батырлар Алтын Йолдызы, Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
1991нче елдан Казанда яши, 1997нче елдан өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә тора. Татарстан Республикасы ветераннар оешмаларында актив катнаша, Казан шәһәренең сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитеты, Совет районы ветераннар советы, “Татарстан каһарманнары” җәмәгать оешмасы, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы ветераннары әгъзасы булып тора. 2024нче елның 20нче июлендә вафат була.


6нчы май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре орденлы офицер, «Раифа витязе» Региональ кадет корпусы җитәкчесе белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәрен истәлекле көн белән котладылар.
Котлаулар белән бергә өлкән яшьтәге кешеләргә Казан шәһәр Думасы депутаты Б. Ф. Котдусовтан бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре – сугыш елларында Ватанга эчкерсез хезмәт, батырлык һәм сугышчан хезмәт өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.


- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен “Батырлар – безнең якташлар!” чарасы
- Европа иммунизация атнасы
- Семинар “Ми кан әйләнеше көчле бозылган пациентларны тәрбияләү һәм реабилитация эффективлыгында шәфкать туташларының роле”
- Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүне оештыру сораулары буенча түгәрәк өстәл















