24нче апрель, чәршәмбе, 2019нчы ел
Бөтендөнья Хезмәтне саклау көненә туры китерелгән чаралар планына яраштырып, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 10нчы шәһәр поликлиникасы табибы белән йогышлы авырулар иммунопрофилактикасы сораулары буенча очрашу уздырылды.
Социаль хезмәткәрләр алдында 10нчы шәһәр поликлиникасы табибы Мария Александровна Ажимова чыгыш ясады, ул вакциналар куллануның мөһимлеге, вакцинация кагыйдәләре, прививкаларга өзлегү һәм өстәлмә реакияләр барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләде. Очрашу ахырында Мария Александровна социаль хезмәткәрләрнең сәламәтлекне саклау турындагы сорауларына җавап бирде.


темасына “Картлык шатлыкка” хәйрия фонды директоры Олескина Е. А.(Мәскәү шәһәре), министр урынбасары Абдреева Ю. И., Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге җитәкчесе Вәлиева А. А һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ДКУ “Республика ресурс үзәге” вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл булып узды.
Олескина Е. А. өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакытлы тәрбия системасын булдыру буенча пилот проектының теориясе һәм тормышка ашыру тәҗрибәсе белән таныштырды. Бирелгән проектның барлыкка килү тарихы, чит ил тәҗрибәсе, эксперимент мәйданы булган Россия Федерациясе субектларында проектны тормышка ашыру тәҗрибәсе тикшерелде.
- Социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау;
- өлкән яшьтәге гражданнарның тереклек шартларын начарайтучы хәлләрне билгеләү критерийларын ачыклау (унификация);
- медицина оешмаларының һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен оештыру;
- өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга гаилә тәрбиясен үстерү һәм ярдәм итү (стационарны алмаштыручы социаль технологияләр);
- һөнәри белем бирү һәм һөнәри укуны оештыру кебек бурычларны тормышка ашыру сораулары тикшерелде.
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе Татарстан Республикасында пилот проекты мәйданчыгы булып тормый, шулай булса да өйдә хезмәт алучы гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүнең төп тәшкил итүчесе буларак озак вакытлы тәрбияне уңышлы кертүгә шартлар тудыруга аерым игътибар бирә.


19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Башкалар кебек яшәү” клубында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль хезмәт буенча белгече КДМУ волонтерлары белән берлектә, Халыкара Җир көненә туры китерелгән “Чәчәкләр иленә сәяхәт” экологик чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның социумда яраклашуына ярдәм итү, иҗади фикерләүнең уңай кызыксынуларын, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, грамоталы экологик тәрбияне, табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
Балалар һәм аларның әти-әниләре чара барышында әйләнә-тирә мохитнең торышына җаваплы караш формалаштыруга, табигатькә сакчыл караш үстерүгә юнәлдерелгән “Без-Җир планетасы балалары” презентациясен карадылар, аннан соң экология һәм әйләнә-тирә матурлыгы турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар, бергә коллаж техникасында “Җир көне” стенгазетасын ясадылар.
Катнашучылар чара ахырында алда тәрбияләр һәм күзәтер өчен вазоннарга чәчәк орлыкларын утырттылар.
Белгечләр әйтүенчә мондый чаралар психоэмоциональ халәтне гармонияләштерергә, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләргә генә түгел, социаль-хезмәт күнекмәләрен үзләштерегә ярдәм итәләр.


19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль яраклашуда һәм яшьтәшләре белән аралашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен “Яхшылык дөньяны коткара” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив һәм үзрегуляция, коллективта эшли белү күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирәдәгеләргә толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль “Комплимент” уеныннан башланды, аннан соң “Яхшы гамәлләр эшләргә ашыгыгыз!” видеоролигы күрсәтелде, яхшылык һәм мәрхәмәтлелек турында әңгәмә уздырылды. Балалар “Ачык йөрәк белән” викторинасында, “Шундый төрле хисләр” психологик уенында катнаштылар, “толерантлык” һәм “интолерантлык” төшенчәләре белән таныштылар, “Мин толерантлымы икән?” тестын уздылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларның социаль яраклашуына һәм яшьтәшләре белән аралашуда авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.



19нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Үзеңне аңла” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы ДКУ “Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” белгече белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Минем булачак һөнәрем” чарасын уздырдылар.
Максат: һөнәрләр дөньясы турында күзаллау формалаштыру, һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итү.
Катнашучылар чара барышында безнең республикада һәм Россиядә бүгенгесе көндә аеруча кирәкле һөнәрләр белән таныштылар, диагностика ярдәмендә үзләренең һөнәри омтылышларын ачыкладылар, “Мин телим” һәм “Мин булдырам” мөмкинлекләреннән чыгып булачак һөнәр сайлауны тикшерделәр.
Чара катнашучыларга үзләренең тормышчан һәм һөнәри киләчәкләрен планлаштырганда өстенлекләрне аерырга, һәм шулай ук үзләренең һөнәри максатларын һәм мөмкинлекләрен чагыштырырга ярдәм итте.


- Балигъ булмаган балаларның антивиталь борчылулары профилактикасына юнәлдерелгән “Үз гомереңнең кадерен бел” шөгыльләр циклы
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыра
- “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә шимбә өмәсе булып узды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Кояшка каршы” социаль проектын тормышка ашыралар















