5нче апрель, җомга, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларның үзләренә кул салу профилактикасы буенча “Чикне узма” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, тренинг элементлары белән “Гаилә бергә булганда, берни куркыныч түгел” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль кысаларында балалар белән бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен тикшерүгә юнәлдерелгән “Минем гаиләм” анкетасы, яшүсмерләрнең һәм аларның ата-аналары белән мөнәсәбәтләрендәге аеруча киң таралган авырлыкларны “әйтергә” һәм психолог җитәкчелегендә килеп туган хәлләрдән чыгу юлларын табарга мөмкинлек биргән “Гаилә авырлыкларын җыю тартмасы” тренинг күнегүе уздырылды. Шөгыль ахырында катнашучылар үзләренең гаилә шәҗәрәсен төзү буенча эш башладылар.
Уздырылган шөгыль кеше тормышында гаиләнең роле турында күзаллауны үстерүгә, авыр хәлләрне чишүдә нәкъ якын кешеләрнең ярдәм итә алулары турында аңлауны формалаштырырга ярдәм итте.

5нче апрель, җомга, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы гармонияле үскән, тормышчан компетентлы һәм сәламәт шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән “Ирек – яшәргә!” циклы кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, коммуникатив тренинг элементлары белән “Мин кешеләр арасында” төркемле шөгылен уздырды.
Тренингның максаты: аралашу, тыңлый белү күнекмәләрен формалаштырырга, үз фикереңне әйтә белергә, төркемне тупларга ярдәм итү.
Тренинг барышында катнашучылар белән төркемне туплауга, контакт булдыру күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Вербаль булмаган контакт”, “Буш урындык”, “Уйлап тап” күнегүләре башкарылды. Балаларда “Мактанчыклар бәйгесе” күнегүе аеруча кызыксыну уятты, аны башкарганда һәр катнашучы үзенең уңай якларын әйтеп узды һәм үзбәясе артуын тойды.
Психолог фикеренчә, тренинг шөгыльләр балигъ булмаган балаларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерүгә һәм социаль яраклашуда авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр.

4нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең “Тәрбия мәктәбе” инновация технологиясе кысаларында ДАССУ “21нче шәһәр поликлиникасы”нда “Йөрәк-кан тамырлары авырулы ятып авыручыларны гомуми тәрбияләү” темасына бишенче шөгыль оештырылды.
Шөгыль поликлиниканың уку залында 14 кешелек төркем, шул исәптән мөрәҗәгать иткән һәм социаль хезмәткәрләр өчен оештырылды. Шөгыль барышында табиб-кардиолог Сердюк Роза Филимоновна түбәндәге сорауларны яктыртты:
- инсульт килеп чыгуның сәбәпләре
- инсульт килеп чыгу куркынычын булдырмаска ничек ярдәм итәргә?
- инсультның беренче билгеләрен ничек билгеләргә өйрәнергә?
- авыруларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.
Шөгыль барышында тыңлаучылар авыру кешеләрне тәрбияләгәндә килеп туган төрле хәлләр буенча сораулар бирделәр. Барлык сорауларга да лектор һәм 21нче поликлиниканың шәфкать туташлары тулы җаваплар һәм гамәли тәкъдимнәр бирделәр.



4нче апрель, пәнҗешәмбе. 2019нчы ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Вахитов һәм Идел буе районнары социаль ярдәм бүлеге белән берлектә Дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы белән файдалану буенча социаль хезмәткәрләр өчен өйрәтү семинары уздырдылар.
Алда социаль хезмәткәрләр алган белемнәрен өйдә социаль хезмәт алучыларга Дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы белән файдалану буенча аңлату эшләре алып барганда кулланачаклар.


3нче апрель, чәршәмбе, 2019нчы ел
Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көненә багышланган чаралар планына яраклаштырып, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль эшчеләрнең имин хезмәт шартларын тәэмин итү сораулары буенча түгәрәк өстәл уздырылды.
Бүлекнең социаль эшчеләре каршында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең хезмәт иминлеген саклау буенча белгече Мугзинова Э. Р. чыгыш ясады, презентация форматында хезмәт эшчәнлеге белән бәйле мөмкин булган һөнәри хәвеф-хәтәрләр, һөнәри авырулар һәм яралар алуны кисәтүче чаралар, электр приборларын кулланганда куркынычсызлык чаралары һәм стресслы очракларда ярдәм турында сөйләде.

















