11нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Ышанычлы бул! Сәламәт бул!” Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре өйдә социаль хезмәт алучыларның 14 тонометрын Татарстан Республикасының Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәгенә җибәрде.
Росстандарт белгечләре йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү максаты белән өй тонометрларының чыгу параметрларын һәм төгәллекләрен бушлай тикшерделәр.


8нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Барысы да безнең кулда” клубында, социаль хезмәт алуда торган инвалид балалары булган гаиләләр өчен “Бисер белән үрү әлифбасы” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның шәхесләре үсеше өчен социаль тирәлекне киңәйтү чаралары һәм яшьтәшләре һәм зурлар белән аралашу ысулларына һәм үзара тәэсир итешергә өйрәнү аша уңайлы шартлар тудыру.
Төркемле шөгыль барышында балалар бисер һәм аның төрләре белән таныштылар, бисер, мәрҗән һәм пайеткалар белән бизәп котлау открыткасы ясадылар.
Бүлек белгечләре әйтүенчә, “Барысы да безнең кулда” клубындагы шөгыльләр сәламәтлекләре чикле балаларның коммуникатив күнекмәләре үсеше өчен уңайлы урын булып тора. Эшләнмәләр әзерләгәндә балалар кызыклы вакыйгалар белән бүлешәләр, үзләренең уңышлары һәм уңышсызлыклары, мәктәп тормышы турында сөйлиләр. Әти-әниләр – клубның еш кунаклары. Алар клуб эшендә актив катнашалар, үзләренең тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашалар.

8нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы, бөтен гомерен стоматолог һөнәренә багышлаган һәм пенсия яшенә җиткәч тә яраткан һөнәре буенча эшләүче, 1948нче елда туган Мартемьянов Константин Геннадьевичны, һөнәри бәйрәм - Бөтендөнья стоматологлар көне белән тәбрикләделәр.
Котлаулар һәм яхшы теләкләр белән бергә Константин Геннадьевичка гадәти булмаган бүләк - социаль хезмәткәр пешергән яраткан йөземле эремчек бәлеше тапшырдылар.

7нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 11-15 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Яңа БЕЗ” циклыннан тренинг элементлары белән “Әйдәгез танышабыз” төркемле шөгылен уздырды.
Уңай микроклимат тудыру максаты белән “Интервью” күнегүе уздырылды, аны башкарып, яшүсмерләр бер-берсе белән танышып кына калмадылар, үз партнерларын презентацияләргә дә өйрәнделәр, һәркемнең көчле якларын ачыкладылар. Шөгыльнең күп өлеше катнашучыларны туплауга, конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга, конфликтлы хәлләрне чишүгә юнәлдерелгән иде. Куелган максатларга ирешү өчен “Мозартика” инновацион реабилитацияле-үстерелешле технология кулланылды. Уен киңлегендә һәрбер катнашучы үзенең кыйммәтләр системасын төзергә, лидерлык сыйфатларын күрсәтергә, куелган максатларга ирешергә өйрәнергә һәм социаль-кулай ысуллар белән конфликтларны җиңәргә мөмкинлек алды.


6нчы февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Үзебезне үзебез өчен саклыйк” циклы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле балаларның психоэмоциональ халәтләрен коррекцияләүгә юнәлдерелгән “Әкият чәчәге” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль уңай караш тудыруга, ирекле игътибарлылыкны һәм охшарга тырышуны үстерүгә юнәлдерелгән “Маймыллар” күнегүеннән башланды. Җепселле төсле лампа кулланып “Әкият чәчәге” күнегүе кабул итү, артикуляция аппаратын, күзаллауны үстерүгә ярдәм итте, ә терәк-хәрәкәт аппараты өчен коры бассейнда күнегүләр уздырылды.
Шөгыль файдалы сенсорлы йогынтыга ярдәм итте, уңай психоэмоциональ фон тудырды.

- “Бер-беребез өчен” ИРЕКЛЕләр мәктәбе” социаль проекты кысаларында волонтерлар оешмалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл
- Балалалы гаиләләр өчен “Җиңү безнең белән калды!” тарих сәгате уздырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы стресслы шартларда үзеңне иң уңайлы тотыш күнекмәләре формалаштыра
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда үз илләренең тарихына ихтирам тәрбиялиләр















