11нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлекне оештыру” программасын башкаруда ведомствоара ярдәмләшү кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үзләрен девиант тотышлы укучылар өчен ябык типтагы махсус дәүләт казна гомуми белем бирү укыту-тәрбия учреждениесе “Н. Ә. Галләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе”нә ведомствоара чыгу оештырдылар.
Бүлек психологлары профилактика системасы органнары белән берлектә Казан шәһәренең Совет районында яшәүче укучылар белән яшүсмерләрнең өлгереше, уңышлары һәм мавыгулары турында әңгәмә уздырдылар. Мәктәп администрациясе белән яшүсмерләрнең социаль реадаптациягә әзерлекләрен формалаштыру проблемаларын тикшерделәр, балаларның яшәү шартларын өйрәнделәр. Очрашу ахырында барлык балаларга да татлы яңа ел бүләкләре тапшырылды.


11нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре муниципаль Ветераннар йортында яшәүчеләр белән “Сәламәтлек” шәһәр иҗтимагый хәрәкәте рәисе Гатауллина Сания Фатиховна белән очрашу оештырдылар(Имәнлек урамы, 35нче йорт).
“Сәламәтлек турында сөйләшик” очрашу темасы өлкән кешеләрнең җанлы яңгырашын тудырды. Алар, сәламәтлекне саклау һәм актив озак яшәү белән бәйле сорауларга, белгечнең җавапларын ала алдылар.


27 декабрь, пәнҗешәмбе, 2018 ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Безгә бәйрәм килә” яңа ел социаль акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты: социаль хезмәт күрсәтүдә торган һәм һәрдаим читтән ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган балаларның психологик халәтен яхшырту.
Акция барышында ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында профилактик әңгәмәләр уздырылды, ә балаларга баллы яңа ел бүләкләр тапшырылды.

27нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Казан шәһәр Думасы депутаты, “Күмәч-кондитер комбинаты” АҖ директоры Булат Котдусов инициативасы буенча Иҗтимагый кабул итү Партиясе вәкилләре һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, 19 ялгыз һәм азҗитешле социаль хезмәт алучыны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар һәм комбинат продукциясен бүләк иттеләр.
Депутат тарафыннан игътибар ялгыз өлкән кешеләрнең, аларның берсе хастаханәдә иде, күңелләренә хуш килде.

27нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары МБББУ “14нче номерлы урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе” консультация пункты базасында, “антивиталь борчылулар” профилактикасына һәм әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга юнәлдерелгән, “Үз гомереңнең кадерен бел” циклыннан “Үзбәя” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль әһәмиятле эмоциональ халәтне тикшерүдән башланды, балаларга үзләренең кәефләрен төсләр белән чагыштырырга тәкъдим ителде. Аннан соң психолог Һәр төснең “мәгънәсе” һәм аның кешенең эчке мөмкинлекләрен активлаштыруга тәэсире турында сөйләде. Үз-үзеңне тотышны эмоциональ көйләүне үстерү, борчылуны кисәтү һәм киметү максаты белән, символодрама методын кулланып “Маяк” күнегүе уздырылды.
Шөгыль адекват үзбәя, әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга ярдәм итте.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарның хокуки һәм педагогик компетенцияләрен арттыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Яңа ел алдыннан социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен “Яңа ел хыялы” чарасы уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре студент-волонтерлар белән берлектә “Яңа ел күңел ачулары” хәйрия бәйрәм чарасы уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен бәйрәм чарасы уздырдылар















