24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында МБББУ “168нче номерлы белем бирү мәктәбе” консультация пунктында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен, “Аерым караш” түгәрәк өстәле уздырдылар.
Түгәрәк өстәл эше барышында ата-аналар дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәт исемлеге белән таныштылар, алар бүлек юнәлешләре буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан күрсәтелә.
Ата-аналар сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен бик мөһим проблемаларны тикшерүдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Түгәрәк өстәлдә эшләү ата-аналарга хокуки һәм педагогик компетенцияләрен арттырырга ярдәм итте. Ахырда катнашучыларга “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” мәгълүмати буклетлар тапшырылды.


26нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлеге һәм ДАҺББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “Яңа ел хыялы” чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: уңай кызыксынулар формалаштыру, кызыксынучанлык һәм белемгә мотивация үстерү.
Бәйрәмдәге барлык катнашучыларны “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Михайловна Воронова сәламләде, “Бердәм Россия” депутатлар фракциясеннән балаларга баллы бүләкләр тапшырды.
Волонтерлар гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә “Яңа ел әкияте” интерактив танып белүле спектаклен куйдылар. Бәйрәмгә килгән балалар әкият геройлары белән бергә шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар оттылар, биеделәр һәм биремнәр башкардылар.
Бәйрәм күңелле һәм якты булды.


24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Иреклеләр елы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББО “Казан төөзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” студент-волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “Яңа ел күңел ачулары” хәйрия бәйрәм чарасы уздырдылар.
Бәйрәм кунакларын әкият геройлары каршы алдылар һәм балаларны Кыш бабай һәм Кар кызының әкият иленә чакырдылар. Балалар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп чыршы өчен йолдыз эзләделәр, табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар, яраткан яңа ел җырларына әйлән-бәйлән уйнадылар. Төп геройларның-Кыш бабай һәм Кар кызының килүе бәйрәмдә катнашучыларга якты тәэсирләр өстәде, аларга балалар дулкынлану белән үзләренең шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар.
Бәйрәм ахырында балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләре көтә иде.



24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББО “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Яңа ел сәяхәте” чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: уңай карашлар формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Балалар, волонтерлар әзерләгән интерактив уен программасында катнашып, виртуаль яңа ел сәяхәтен ясадылар. Балалар интеллектуаль викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, квест биремнәрен башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, аннан соң “Кечкенә чыршыкай” җырын җырладылар. Чараның ахырында Кыш бабай барлык катнашучыларга да баллы бүләкләр тапшырды. Очрашу балаларга уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.


24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Иреклеләр елы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары ДАҺББО “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Бөек Устюгка сәяхәт” квестын уздырдылар.
Квестның максаты: гаилә кыйммәтләренә кызыксыну формалаштыру, гаилә эчендәге мохитне гармонияләштерү.
Квест төрле илләрдәге яңа ел гореф-гадәтләре турында “Олаф һәм салкын сәяхәт” кыскаметражлы мультфильмын карау белән башланды. Мультфильмны карагач, балалар рәхәтләнеп үз гаиләләрендә Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре турында сөйләделәр һәм гаиләдәге гореф-гадәтләр гаиләләрне берләштерә, яңа ел кәефенең төп өлеше булып торалар дигән фикергә килделәр.
Квест ахырында балалар иҗади остаханәдә үзләренең әти-әниләренә бүләкләр әзерләделәр.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаилә ялын оештыралар һәм бала-әти-әни мөнәсәбәтләрен ныгыталар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Могҗиза көткәндә” сәхнәләштерелгән чарасын уздырдылар
- “Тәрбия мәктәбе” инновацион технологиясе кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә өченче шөгыль оештырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Бердәмлектә көч” проекты кысаларында “Без төрле һәм бу бик шәп!” төркемле шөгылен уздырдылар















