12нче декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Үзең белән дус яшәү” клубы эше кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Җиңәргә һәм үзгәртергә” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: тәртипне эмоциональ көйләүне үстерү, шомлануны искәртү һәм киметү.
Шөгыль балаларга бер-берсе белән танышырга һәм уртак эшчәнлеккә көйләргә ярдәм итүче “Исемнең көче” күнегүеннән башланды. Катнашучыларның кыйммәти ориентацияләрен формалаштыру максаты белән “Үзеңдә булганга ничек куанырга” мәсәлен анализладылар, ә “Тумблер” күнегүе тәртипне эмоциональ көйләүне үстерергә ярдәм итте.
Шөгыль ахырында “Камин янында” релаксациясе уздырылды, ул эмоциональ киеренкелекне бетерергә һәм уңай көйләүне ныгытырга ярдәм итте.

12нче декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Россия Федерациясендә 2016-2020нче елларга гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен “Хокук һәм тәртип” тематик сәгатен уздырды.
Балалар һәм аларның ата-аналары кызыксыну белән “Ватан нәрсәдән башлана?” видеоматериалын карадылар. Сюжетны тикшереп, төрле вариантлар тәкъдим итеп, куелган сорауга үзләренең җавапларын эзләделәр. Катнашучылар игътибарына Россия Федерациясе Конституциясе көне турында презентация күрсәтелде.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар ата-аналары белән бергә Россия триколоры төсендә үзенчәлекле коллаж ясадылар.
Шөгыль ватанпәрвәрлек хисе тәрбияүгә, актив тормыш юнәлеше формалаштыруга, коммуникатив күнекмәләрне, төркемдә эшли белүне үстерүгә ярдәм итте.

11нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге “Елның иреклеләр эше” Республика бәйгесендә волонтерга, Казан шәһәренең Киров районы “57нче номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 8нче сыйныф укучысы Мөхәмәдеева Регинага, катнашырга ярдәм итте.
Иреклеләр елы нәтиҗәсе буенча бүләкләү тантанасы 2018нче елның 10нчы декабрендә Казан шәһәренең “Мәскәү” мәдәни үзәгендә булып узды.
Мөхәмәдеева Регина “Яшь волонтер” номинацииясендә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Регина гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балигъ булмаган балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, шул исәптән девиант тотышлы һәм закон белән конфликтлары булган үсмерләр белән зур эш алып бара.
Котлыйбыз! Алда уңышлы эшкә һәм хезмәттәшлеккә өметәнәбез!


11нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Татарстан Республикасында 2014-2020нче елларга гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы һәм Инвалидлар декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ДАҺББО “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Балалар йөрәген җылытыйк” мастер-классы уздырылды.
Дуслык мөхитен тудыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү максаты белән балалар үзләре турында сөйләделәр, аннан соң “Кыш”, “Кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр” викотринасы сорауларына җавап бирделәр, “Кечкенә чыршыкай” яңа ел җырын җырладылар, ул яңа ел алды мөхитен тудырды.
Мастер-класс кысаларында студент-волонтерлар җитәкчелегендә балалар “Фәрештә”, “ Чыршыкай” һәм “Ел символы” открыткаларын ясадылар. Барлык эшләр иҗади хыял белән ясалган, ә очрашу балаларга яңа ел бәйрәм алды кәефен бүләк итте.

10нчы декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,”Чыршы астына бүләк” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: шомлану дәрәҗәсен киметү, танып белү өлкәсен, образлы фикер йөртү һәм иҗади осталыкларны үстерү.
Коллективта көйле һәм конструктив эшләү осталыгын үзләштерү, башка кешеләрнең эмоциональ халәтләрен аңлау сәләтен үстерү максатыннан, балигъ булмаган балалар белән “Ышанам, ышанмыйм”, “Күршеңә тапшыр” интерактив күнегүләре үткәрелде. Аннан соң “Без нәрсәдән куркабыз?” мини-бәхәсе булды һәм шомлану дәрәҗәсен ачыклауга тест уздырылды.
Шөгыльнең икенче өлешендә балигъ булмаган балалар белән Яңа елны уздыру гореф-гадәтләре турында тематик әңгәмә оештырылды, балалар картоннан “Яшел чибәркәй” аппликациясе ясау мастер-классында катнаштылар.
Шөгыль эмоциональ халәтне яхшыртуга, хыял һәм иҗади осталыкларны үстерүгә, коммуникатив күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итте.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда конструктив бердәм хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыра
- Ватан батырлары көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Батыр-якташларның Алтын йолдызлары” урам акциясен уздырдылар
- Инвалидлар декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Фатирны тәртипкә!” акциясе уздырылды
- Инвалидлар декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Сәламәт тәндә-сәламәт рух” традицион акциясе уздырылды















