Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

Выберите язык

Чтобы оценить условия предоставления услуг отсканируйте или нажмите на QR-код
QR busgov

   Биографиясе

   М. М. Бакиева 1931 елның 15 сентябрендә Башкорт АССРның Әҗдәк районы Ярмунча авылында хезмәт ияләре гаиләсендә туа. Мөхлисә Мәкәримовнаның әтисе каравылчы, әнисе тегүче була. Бөек Ватан сугышы елларында, күп балалар кебек үк, аңа колхозда күп эшләргә туры килә. Бу авыр вакытта, бернигә дә карамастан, белем өчен вакыт таба, күп укый. Шуңа күрә мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. Мәктәптә үк холкының лидерлык сыйфатларын күрсәтә, пионер оешмасын, ә аннары комсомол оешмасын җитәкли. Аннары Казан…

   1952 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли. Мәктәптә эшләү дәверендә үз фәнен, рус телен, әдәбиятын яхшы белгән педагог буларак күрсәтә. Аны РСФСР педагогика фәннәре академиясенең милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтына нәкъ менә шушы сыйфатлар китерә. Биредә аның фәнни эшчәнлеге зур күләм ала. Хәер, аспирантурага кергәнче үк ул "Милли мәктәптә рус теле", "Совет мәктәбе" журналларында дистәдән артык фәнни-гамәли мәкаләләр язган була инде. Аннары озак еллар, 40 елдан артык, Казан педагогика институтында эшли, ул анда булачак укытучыларга үз белемнәрен тапшыра. Ул талантлы, кырыс һәм таләпчән педагог була. Аның лекцияләре һәм докладлары һәрвакыт кызыклы үтә, зур аудиторияләр туплый. Тыңлаучыларны фәнне яхшы белүе һәм ораторның мавыкканлыгы таң калдыра.

   Хезмәт эшчәнлеге дәвамында Мөхлисә Мәкәримовна мәктәптә рус телен укыту методикасы буенча укытучылар өчен 250дән артык кулланма, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, мәкаләләр чыгара, Санкт-Петербургның "Просвещение"("Мәгариф") нәшриятында М. М. Бакиеваның "Милли мәктәпләрнең 6-7 классларында рус әдәбиятын укыту", "Милли мәктәпләрнең 7-8 сыйныфларында рус әдәбияты буенча хрестоматия" һ. б. китаплары дөнья күрә.

   Казан дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, педагогика һәм социаль фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тыл хезмәтчәне Бакиева Мөхлисә Мәкәрим кызы Татарстан АССР елларында педагогиканы үстерүгә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының абруйлы фән эшлеклеләре плеядасына керә.

   М. М. Бакиева педагогика өлкәсендәге хезмәт казанышлары өчен Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, СССР һәм РСФСР мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Фото-1

Фото-2


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66