Таныш булыгыз: сезнең хисләр
26нчы июнь, җомга, 2020нче ел
"Безнең хисләр" дигән шөгыльләр циклы кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "КлубОк" җәйге отряды балалары белән "Таныш булыгыз: сезнең хисләр" дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: кешенең хисләр дөньясына игътибар җәлеп итү, ачуны җиңә белү сәләтен үстерү.
Шөгыль сенсор бүлмәсенең интерактив мохитендә үткәрелде. "Башваткыч" мультфильмын карагач, балалар биш төп хис белән таныштылар, тискәре хисләр: ачу һәм усаллык күренешләренең үзенчәлекләрен анализладылар. Рольле күнегүләрне башкарып, тормыштагы низаглы ситуацияләрне уйнап, психолог белән бергә ачулануны социаль яраклы белдерү ысулларына өйрәнделәр.
Үткәрелгән шөгыль балаларның хисләр турында күзаллауларын киңәйтү генә түгел, конфликтсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерүгә дә ярдәм итте.


Ведомствоара рейд
26нчы июнь, җомга, 2020нче ел
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль патронаж кысаларында, Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, каникуллар вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан ведомствоара рейд уздырдылар.
Рейд барышында гаилә белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм автоматик янгын хәбәрчеләре кую турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Уртак рейдлар янгын чыгу куркынычын кисәтергә мөмкинлек бирә, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыра.

Безне гаиләгә нәрсә берләштерә?
25нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Росток" көндезге лагерь кысаларында, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, ата-аналар һәм балалар белән "Безне нәрсә берләштерә?" гаилә чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, ата-аналарның үз-үзләрен тотуның тискәре стильләрен һәм рәвешләрен коррекцияләү.
Шөгыль барышында мәсәл терапиясе методы кулланылды: В. А. Сухомлинскийның " Яфрак һәм чәчкә" әкиятен тыңлау һәм тикшерү,"Безне гаиләгә нәрсә берләштерә?" темасына мәкальләр һәм әйтемнәр белән эшләү, гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрелде. "Гаилә тарихлары","Йорт төзибез" күнегүләрен үтәү һәм "Мин үз баламны беләмме?" - "Мин ата-анамны беләмме?" бәйгесендә катнашу ата-аналар һәм балалар арасындагы хезмәттәшлекне яхшырту, ата-аналарның үз баласының шәхси үзенчәлекләренә дөрес мөнәсәбәтен формалаштыру, барлык катнашучыларның уңай эмоциональ кәефен булдыруга ярдәм итте.

Ветераннарны Җиңү парадына озату
25нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
2020 елның 24 июнендә, Кремль диварлары янында фашист байракларын салган 1945 елгы җиңүчеләр парады еллыгында, бөтен ил буйлап, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, парадлар узды.
Казанда Җиңү Парады Ирек мәйданында узды. Тамашачылар арасында трибуналарда 20 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре бар иде. Ветераннарны Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре озатып йөрде.


"Безгә тынычлык кирәк"
23нче июнь, сишәмбе, 2020нче ел
"2017-2020 елларга яшьләргә патриотик тәрбия бирү" ярдәмче программасы кысаларында Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен,"Безгә тынычлык кирәк" дигән шөгыль узды.
Шөгыль барышында катнашучылар "Брест крепосте" фильмын карадылар һәм фикер алыштылар, сугыш дәһшәтләре, һәлак булган батырлар турында истәлекне саклау кирәклеге турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Балалар Михаил Владимовның "Без ул вакытта әле дөньяда юк идек" һәм "Безгә тынычлык кирәк" шигырьләрен укыдылар.
Шөгыль "Ветеранга чәчәк бәйләме" иҗади остаханәсе белән тәмамланды. Балалар фоамираннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә чәчәкләр ясадылар.
Шөгыль балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләүгә, өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, үз Ватаныңа карата горурлык һәм мәхәббәт формалаштыруга ярдәм итте.


Страница 67 из 272















