Хатын-кызлар йөрәге өчен чәчәкләр тарихы
5нче март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең реабилитацион ялын оештыру кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Ата-аналар университеты" циклыннан "Хатын-кызлар йөрәге өчен чәчәкләр тарихы" шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләренең психоэмоциональ халәтен көйләү, аларның эчке шәхси ресурсларын мобилизацияләү.
Шөгыльдә төп игътибар ресурслы халәтне формалаштыруга бирелде, чөнки ресурслы халәттә кеше барысын да булдыра ала, аның теләсә нинди эшкә көче һәм энергиясе җитә. Шуңа күрә психолог башта катнашучылар белән "Бакчаны саклаучылар. Хатын-кызлар йөрәге өчен чәчәкләр тарихы" метафоралы ассоциатив карталары кулланып тренинг күнегүен уздырды. Бу проектлы методика хыял һәм күзаллауны үстерүгә, тормыш һәм үз проблемаларын хәл итү юлларын эзләүгә яхшы этәргеч булып тора.
Шөгыльнең икенче өлешендә мәдәни оештыручы "Умырзая бәйләме"н ясау буенча мастер-класс уздырды. Катнашучылар үз куллары белән тәмле бәйләмнәр ясарга өйрәнделәр, бу аларга иҗади мөмкинлекләрен киңәйтергә, ә метафоралы мәгънәдә-үзләренең эчке бакчалары турында кайгыртырга мөмкинлек бирде.


"Хыял" тренинг шөгыле
4нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары МБББУ "173нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасының консультация пунктында, тулы булмаган, азҗитешле һәм күп балалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Сәнгать дөньясына кагылу" циклыннан "Хыял" тренинг шөгыле уздырдылар(профилактика эше).
Тренингның максаты: эчке шәхси халәтне көйләү,"Мин-концепция"сен киңәйтү.
Балалар белән эштә башлангыч символик проекциягә күмелү һәм тынычландыру техникалары кулланылды. Балалар үз проекцияләренең хыялый юлын узганнан соң үзләренең тәэсирләрен сурәтләделәр. Тренингта катнашучыларның кызыксынуын аларның күзаллауларын психологик "шифрлау" уятты, бу бит үзеңне аңлауга юл.
Психологлар балаларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр, шәхси консультацияләр уздырдылар.

Кәефне модельләштерү ресурслары
04 нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында халык арасында наркомания профилактикасы" программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Сәламәт яшәү рәвеше форматы" циклыннан "Кәефнең төсе"төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз кәефен бәяли белү күнекмәләрен һәм аның белә идарә итә белүне үстерү.
Шөгыль психологик тренинг формасында узды, башта һәр катнашучы М. Люшерның төсле тесты буенча үзенең кәефен бәяли алды. Аннан соң психолог балалар белән "Минем кәефемнең төсе" интерактив әңгәмәсе уздырды һәм аларны психоэмоциональ көйләү һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә ярдәм итүче ысуллар белән таныштырды. Шөгыль барышында "Уңайга көйлән!" арт-терапия мандалотерапя техникасы һәм АПЭК психоэмоциональ аппаратын кулланып төсләр терапиясе техникасы кулланылды.
Шулай итеп, эш барышында һәр катнашучы үзенең кәефен модельләштерүнең тышкы һәм эчке ресурсларына "мөмкинлек алды".

Социаль челтәрләрдә үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре
03нче март, сишәмбе, 2020нче ел
"Хокук бозулар профилактикасында балигъ булмаган балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру" социаль технология кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән "Медиакуллануда минем стилем" төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: социаль челтәрләрдә үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен аңлау, Интернет челтәрендә хокук бозулардан саклануның уңышлы ысулларын формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар белән заманча мәгълүмат - коммуникация мохитендә үзләрен җаваплы һәм куркынычсыз тоту турында интерактив әңгәмә уздырылды. Катнашучылар, шәхси медиакуллану стилен күрсәтүгә, үзләре артыграк күргән заманча медиапродукт төрләре турында үзара мәгълүмат алышуга юнәлдерелгән "'Медиакуллануда минем ролем", "Медиакуллануда","Галәмдәге яшүсмерләр" күнегүләрен үтәделәр.
Шөгыльдә медиадан мәгълүмат алуга мөнәсәбәтле үзконтрольнең мөһимлегенә аерым игътибар бирелде.

Масленица бикә
2нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
"Үзенчәлек" ("Изюминка") клубында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә "Масленица бикә" төркемле тематик чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: мәдәнияткә һәм халык гореф-гадәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру, уртак иҗат эшчәнлеге аша конструктив үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү.
"Вәт сиңа, Масленица!" мультфильмын карау төркемдә уңай атмосфера булдырырга мөмкинлек бирде.
Уен формасындагы күңелле презентация балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Халык җырлары һәм уеннары, мавыктыргыч викторина, кроссворд чишү, Масленица турында мәкальләр төзү-болар барысы да катнашучыларда бәйрәм тарихы һәм традицияләре турында белемнәр формалаштырырга ярдәм итте. Масленица карачкысын әзерләү буенча иҗат остаханәсе балаларда аерым кызыксыну уятты, командада эшләгәндә үзара хезмәттәшлек күнекмәләре күрсәтү һәм шәхси өлеш кертү мөһим.
Чара ахырында коймаклар белән традицион чәй эчү оештырылды.


Страница 105 из 272















