Балигъ булмаган балаларның үз-үзенә кул салу профилактикасы
5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларның үз-үзенә кул салу профилактикасы буенча чаралар планы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "173нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" консультация базасында яшүсмерләр өчен "Депрессия һәм аннан чыгу юлы" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз-үзен тотышны эмоциональ җайга салуны үстерү, хәвефлелекне кисәтү һәм киметү, үзенә ышаныч арттыру.
Шөгыль барышында яшүсмерләр депрессия халәтенең килеп чыгу сәбәпләре һәм төп билгеләре белән таныштылар, "Робинзон исемлеге" күнегүен башкарып, авыр тормыш хәлләренә уңай карарга, тискәре кичерешләрне конструктив кулланырга өйрәнделәр.
Шөгыль ахырында балаларга 8-800-2000-122 гомумроссия балалар ышаныч телефоны һәм Казан шәһәре ашыгыч психолого-педагогик ярдәм үзәкләренең контакт телефоннары белән мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.



Балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыру
5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Каршыга адым" программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, күп балалы, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Явызлык утравы" төркемле шөгылен уздырды(профилактика эше).
Шөгыльнең максаты: эмоциональ халәтне җайга салу, коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру.
Шөгыль уен тренингы рәвешендә уздырылды. Һәр катнашучы төркемдә эшләп әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара конструктив хезмәттәшлек итү ысулларына өйрәнергә мөмкинлек алды. Арт-терапевт курчак терапиясе ысулын куллану катнашучыларга кешеләрнең үз-үзләрен тотуда хисләрнең тәэсирен анализларга мөмкинлек бирде, ә "Бүленеш" тренинг күнегүе үз-үзен тотуны эмоциональ көйләүне үстерергә, хәвефлелекне киметергә ярдәм итте.

Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен булдыру
5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече "Волонтёр-медиклар" Татарстан региональ хәрәкәте белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, "Бүләккә бер тамчы яхшылык" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәт яшәү рәвеше һәм мөһим гигиена күнекмәләрен булдыру.
Шөгыль барышында "Тешле сораулар" презентациясе белән таныштылар, балалар тешләрен һәм авыз куышлыгын тәрбияләү буенча төп кагыйдәләр, шулай ук мөһим гигиена күнекмәләре белән таныштылар. Шөгыль ахырында балаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.


"Юл йөрү кагыйдәләрен тот!"
5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршылыкны тәэмин итү" Дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча Юл йөрү куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар өчен, "Юл йөрү кагыйдәләрен тот!" очрашуын оештырдылар.
Чараның максаты: балаларның юл травмасы профилактикасы һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.
Очрашу барышында балалар "Җәяүле әлифбасы" мультфильмын карадылар, юл йөрү кагыйдәләре турында күп кенә кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, "Акыллы шнур" уенында катнаштылар, "Юл йөрү билгеләре" пазлын җыйдылар, төсле "Минем куркынычсыз юлым" коллажын ясадылар. Барлык катнашучылар Россия эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча Юл йөрү куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләреннән "Игелекле Балачак Юлы" гәҗитен, каләм-кыстыргыч, яктылыкны кире кайтаргыч беләзекләр алдылар, алар балаларга кыш көне юл хәвефсезлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.


"Төсле дөнья" төркемле шөгыле
5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Инвалидлар декадасы" кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББУ "Казан архитектура, төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" волонтёрлары белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, "Төсле дөнья" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның социализациясе, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, һөнәр сайлауда ярдәм итү.
Шөгыль, балаларга бер-берсе белән танышырга һәм төркемдә уртак эшкә көйләнергә ярдәм итүче, "Өч исем" тренинг күнегүеннән башланды. Психологик күнегүләрне башкару эмоциональ көйләү ысуллары турында белемнәрен киңәйтергә, коммуникатив сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.
Балалар өчен дизайнер сәнгате һәм венгр күмәчләрен(трдельник) пешерү буенча һөнәри мастер-класслар чын ачыш булдылар, катнашучыларга алда һөнәр сайлауда мөмкинлекләр ачтылар. Балалар чынлап дизайнер һәм икмәк пешерүче һөнәрләре белән кызыксындылар.
Яңа пешеп чыккан хуш исле трдельниклар белән чәй эчү, үз куллары белән ясаган сувенирлар Яңа ел алдыннан искиткеч бүләкләр булдылар.



Страница 126 из 272















