Семинар “Ми кан әйләнеше көчле бозылган пациентларны тәрбияләү һәм реабилитация эффективлыгында шәфкать туташларының роле”
29нчы апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Ми кан әйләнеше көчле бозылган пациентларны тәрбияләү һәм реабилитация эффективлыгында шәфкать туташларының роле” республика укыту семинары кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Тәрбия мәктәбе” инновация технологиясе буенча чираттагы шөгыль оештырылды.
Шөгыль поликлиниканың уку залында 45 кешедән торган төркем өчен, шул исәптән мөрәҗәгать иткән гражданнар һәм социаль хезмәткәрләр өчен уздырылды. Шөгыль барышында кардиолог-табиблар түбәндәге сорауларны яктырттылар:
- инсультның килеп чыгу сәбәпләре
- инсульт килеп чыгу куркынычын булдырмаска ничек ярдәм итәргә?
- инсульт булуның беренче билгеләрен аерырга ничек өйрәнергә?
- авыруларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.
Катнашучылар шөгыль барышында авыруларны тәрбияләүдә төрле хәлләрдә килеп туган сорауларын бирделәр, лектор аларга тулы җаваплар бирде.


Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүне оештыру сораулары буенча түгәрәк өстәл
29нчы апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы социаль яклау бүлегендә район хезмәтләре катнашында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүне оештыру сораулары буенча түгәрәк өстәл булып узды.
Түгәрәк өстәлдә Идел буе һәм Вахитов районы “Ветераннар Советы”, “Политик репрессияләр корбаны”, “Блокадалы Ленинград”, “Кече яшьтәге концлагерь тоткыннары” җәмәгать оешмаларының рәисләре, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең пенсия фонды, белем бирү бүлеге, мәдәният бүлеге, балалар һәм яшьләр эше буенча бүлек җитәкчесе, ФСС вәкилләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирләре катнаштылар.


Балалы гаиләләр өчен “Россия-минем тарихым” Тарихи паркына экскурсия
29нчы апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Россия Федерациясе гражданнарын 2016-2020нче елларга патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре АНО “ВИКО-Казан” админстрациясе белән берлектә, социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр өчен “Россия-минем тарихым” Тарихи паркына хәйрия экскурсиясе оештырдылар.
Музейга килүчеләр игътибарына проекцияле инсталляцияләр, масштаблы панорамалар һәм “җанлы китаплар” кулланып “ХХ гасыр. 1914-1945 еллар. Бөек кичерешләрдән Бөек Җиңүгә” мультимедияле экспозициясе тәкъдим ителде. Мәгълүмати мохиткә чуму тәэсире һөнәри тавыш һәм яктырту системалары ярдәмендә көчәйтелде.
Экскурсиядә катнашучылар видеоинфографика, анимацияләр, өчүлчәүле модельләштерү һәм цифралы реконструкцияләр белән алып барылган ике дөнья сугышы һәм өч революция тарихы турында хикәят тыңладылар.
Барлык кунаклар да тачпад кебек мәгълүмат туплау кулланмасы белән таныштылар, балалар аны кулланып Россия тарихыннан фактлар белделәр.
Катнашучыларга бигрәк тә сенсорлы тачпадлардан торган стендта аерым детальләрдән корал яки сугыш техникасын җыю тәэсир итте.
Тарихи паркта булу балигъ булмаган балаларда патриотизм, гражданлык җаваплылыгы, үз иленең тарихы өчен горурлык хисен тәрбияләргә ярдәм итте.



“Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле балалар өчен квест-уен уздырдылар
26нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДБББУ “Сәламәтлекләре чикле балалар өчен 142нче номерлы Казан мәктәбе”ндә “Разведчик язмалары” квест-уенын уздырдылар.
Максат: сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балаларның лидерлык һәм коммуникатив сыйфатларын үстерү.
“Разведчиклар” һәм “Саперлар” командаларына бүленеп балалар капитаннар сайладылар, командалар белән таныштыруны уйлап таптылар. Катнашучыларга шактый авыр конкурслар тәкъдим ителде: туп белән эстафета һәм канат тарту, буталган лабиринтлар белән сюжетлы – рольле уен, каршылыклар полосасы, логик биремнәр һәм кроссвордлар. Спорт дәрте, акыл, җитезлек һәм үзара ярдәмләшү балаларга барлык сынауларны җиңәргә һәм үзләрен чын команда итеп тоярга ярдәм итте.



Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына туры китерелгән “Һәйкәл-хәтер сүзеннән” шөгыле
26нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Россия Федерациясе гражданнарын 2016-2020нче елларга патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына туры китерелгән тематик “Һәйкәл-хәтер сүзеннән” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны Бөек Ватан сугышы тарихы, батырларга һәйкәлләр белән таныштыру, патриотизм, үз халкы, үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында Римма Казакованың “яшәүне үзләре белән каплаган” батырлар турында “Гәҗиттәге фотографиядә...” лирик шигырен тыңладылар, Казан шәһәрендәге сугыш батырларына куелган һәйкәлләр турында “Обелиск янында тын калыйк” презентациясен карадылар, “Һәйкәл-хәтер сүзеннән” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар.


- Социаль хезмәткәрләр өчен, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә туры китерелгән, “Стресс белән идарә итү ысуллары” тренингы
- Һәрдаим башкалар тәрбиясенә мохтаҗ балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен “Елмаюдан барысына да яктырак булыр” социаль акциясе
- “Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклелек акциясе кысаларында “Барысы да безнең кулда!” клубында сәламәтлекләре чикле балалар белән шөгыль уздырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар формалаштыралар
Страница 162 из 272















