Юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре
21нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында юл йөрү иминлеген арттыру" программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Юл йөрү иминлеге инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен, "Юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның юл-транспорт травмаларын кисәтү, балаларны яктылыкны кире кайтаргыч элементлар белән таныштыру.
Шөгыль барышында балалар,юлда шәхси куркынычсызлык максаты белән, яктылыкны кайтара торган элементлар куллану мөһимлеге турында "Юлда күренә торган бул!" өйрәтүле мультфильмын карадылар,юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре һәм кагыйдәләре турында сорауларга җавап биреп, сюжетны тикшерүдә актив катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән бүләкләр-яктылыкны кире кайтаргыч шнурлар алдылар, алар балаларга юлда тагын да күренә торган булырга ярдәм итәчәкләр.

"Күрү сәләте бозылган балалар өчен адаптив физкультура буенча шөгыльләр оештыру үзенчәлекләре" методик сәгате
21нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
Социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм белгечләренең мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү максаты белән Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Роналд Макдоналд Йорты" Фонды вебинарында катнашу нәтиҗәләре буенча "Күрү сәләте бозылган балалар өчен адаптив физкультура буенча шөгыльләр оештыру үзенчәлекләре" методик сәгатен уздырды.
Методик сәгать барышында бүлек белгечләре махсус психология бүлеге буларак тифлопсихологиянең төп төшенчәләре белән таныштылар,ул сукыр һәм начар күрүче кешеләрнең,күрү сәләте бозылган балаларның үсеш үзенчәлекләрен өйрәнә. Начар күрүче балалар белән адаптив физкультура (АФК) шөгыльләрендә махсус җиһаз куллану үзенчәлегенә аерым игътибар бирелде. Мәгълүмат сәгате сәламәтлекләре чикле балаларга хезмәт күрсәтү сферасында бүлек белгечләренең компетенция дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

"Яшел планета 2019" XVII Халыкара балалар экологик форумы
2019нчы елда "Яшел планета" XVII Халыкара балалар экологик форумы кысаларында, Россиядә Театр елына туры китерелгән "Яшел планета балалар күзе белән" Бөтенроссия бәйгесе (сәхнәләштерелгән спектакльләр мотивы буенча рәсемнәр бәйгесе) булып узды.
"Яшел планета балалар күзе белән" бәйгесе лауреаты Әхмәтҗанова Самияне, "Г.Тукай поэмасы буенча Ф. Яруллин музыкасына "Шүрәле" балеты күренеше" рәсеме авторын, җитәкчесе-Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы-Петрова Анна Владиславовнаны котлыйбыз.

"Без үз гамәлләребез өчен җаваплы"
20нче гыйнвар, дүшәмбе, 2020нче ел
"Минем хокукларым һәм бурычларым" циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-11 яшьлек балигъ булмаган балаларга хокук турында белем бирүгә юнәлдерелгән,"Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль барышында балалар хокуклар һәм бурычлар иленә сәяхәткә киттеләр,"Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" медиа-презентациясен карадылар, интерактив әңгәмәдә һәм "Мин үз хокукларым турында нәрсә беләм?" викторинасында катнаштылар. Балаларда "Кызыл калфак" һәм "Золушка" әкиятләрендәге геройларның хокук һәм бурычлары бозылуны билгеләү биреме аеруча кызыксыну тудырды.
Шөгыль ахырында "Балалар да хокукка ия!" аппликациясен ясау буенча мастер-класс булды.
Шөгыль балаларга үз хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен киңәйтергә, коммуникатив күнекмәләрне, төркемдә эшли белүне үстерергә ярдәм итте.

Балигъ булмаган балаларны кибербуллингтан саклану ысулларына өйрәтү
20нче гыйнвар, дүшәмбе, 2020нче ел
Медиатирәлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы кысаларында ("Юл картасы") Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, "Агрессорлар һәм корбаннар" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны социаль челтәрләрдә кибербуллинг кебек шәхескә куркыныч кул сузулардан саклану ысулларына өйрәтү, яшүсмерләрнең Интернетта үзләрен агрессив, конфликтлы тотуларын кисәтү һәм җиңү.
Шөгыль барышында балалар "Кибербуллинг" турында өйрәтүче видеоролик карадылар, интернетта да, тормыштагы кебек, агрессорлар белән очрашу һәм аларның кимсетү һәм янаулар корбаны булу мөмкинлеген белделәр. Балаларны кибербуллингтан саклану ысулларына өйрәтү максаты белән "Роботлар" метафорик ассоциатив карталарын кулланып төркемле шөгыль уздырылды. Психолог җитәкчелегендә балалар үзләренең сакчы-роботларын ясадылар, аннан соң аның үзләрен ничек интернет тирәнлектә һәм тормышта саклаячагын сөйләделәр.
Шөгыльләрне мондый рәвештә уздыру баланың эчке дөньясына якынаерга мөмкинлек бирә, аңа проблеманы тоя белергә һәм аны җиңү юлын күрергә ярдәм итә.


Страница 118 из 272















