"Дәртле әйлән-бәйлән" мастер-классы
4нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел е
Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, интерактив программа һәм "Дәртле әйлән-бәйлән" иҗат мастер-классын уздырдылар.
Программа барышында балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, бәйгеләрдә актив катнаштылар.
"Дәртле әйлән-бәйлән" иҗат мастер - классында балалар үзләре, урыс халык сәнгате символы, чибәркәй-матрешканы ясадылар һәм бизәделәр, бу эш балаларның эмоциональ сфераларын, иҗат сәләтләрен үстерергә ярдәм итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны да татлы бүләкләр көтә иде.



ДАСХКУ “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” сыйфат өчен Совет Мактау кәгазе белән бүләкләнде
2019нчы елның 4нче декабрендә Казан шәһәрендә 2019нчы ел нәтиҗәләренең сыйфаты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренең XV республика бәйгесе лауреатларын һәм дипломантларын Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында тантаналы бүләкләү булып узды.
ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләр бирү буенча Совет Карары белән “Эшлекле камиллек” номинациясенең “250дән артык эшчеләр саны булган оешмалар” категориясендә Совет Мактау кәгазе белән ДАСХКУ “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” бүләкләнде.
Бүләкләр оешмага продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәм шулай ук сыйфат белән идарә итүдә югары нәтиҗәле ысулларны керткән өчен бирелделәр.
Үзәкнең директоры - Надежда Викторовна җитәкчелегендә гаризаларны рәсмиләштерү, хезмәткәрләрне сыйфат мәсьәләләре буенча укыту, соңгы 3 елда гамәли эшчәнлекнең хисап материалларын төзү, сыйфат моделенең эксперт бәяләвен турыдан-туры узу буенча зур эш башкарылды.
Бу бәйгедә катнашуның төп нәтиҗәсе буларак яхшыртулар кертергә мөмкин булган көчле яклар һәм өлкәләр турында экспертларның объектив бәяләве булды. Бу Үзәкнең эше белән кулланучылар, хезмәткәрләр, партнерлар һәм җәмгыятьнең күпме канәгать булуын күрергә мөмкинлек бирә. Һәм ул перспектив планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләрендә гамәли әһәмиятлелеккә ия.
Хәзерге шартларда социаль хезмәт күрсәтү системасы, кешенең яшәү сыйфатына максималь дәрәҗәдә тәэсир итеп, күп үзгәрешләр кичерә, инновацион карарлар эзләүне таләп итә. Шуңа күрә социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тәэмин итү җитәкчеләрнең һәм социаль хезмәт хезмәткәрләренең беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора.


"Игелеклелек дөньясы" чарасы
4нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары Администрациясе белән бергә сәламәтлекләре чикле балалар өчен "Мир" кинотеатрында "Игелеклелек дөньясы" чарасы уздырдылар.
Балаларны аниматорлар "Фиксиклар", "Көчекләр патруле", "Трольләр" мультфильмнары геройлары костюмнарында каршыладылар. Чара барышында балаларны сюрпризлар көтә иде: иллюзионист фокуслары, сабын күбекләре һәм утлы рәсемнәр тамашасы, сәламәтлекләре чикле балалар башкаруында "Бәхетне җылытам " музыкаль композициясе астында зур шартларны очыру.
Бәйрәм яраткан мультфильмнарны карау белән тәмамланды.
Чарада катнашучылар онытылмас тәэсирләр, уңай хисләр алдылар. Һәр катнашучыга татлы бүләк тапшырылды.



Дуслар тирәсендә
4нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсе Инвалидлар җәмгыяте белән бергә Тимерьюлчылар мәдәният сарае һәм "Урман аръягы" ("Залесный") мәдәният сарайлары ярдәмендә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче 17 гаилә катнашында,"Дуслар тирәсендә" чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: балаларның уңай кызыксынуларын үстерү һәм социализацияләнүләрендә ярдәм итү.
Чара кысаларында аниматорлар һәм волонтёрлар кызыклы бәйгеләр һәм музыкаль разминкалар, к сожалению ул астында булган материаллардан чәчәкләр белән ваза һәм яңа ел уенчыкларын ясау буенча "Гаҗәп чәчәкләр" һәм "Яңа ел тылсымы"мастер-классларында катнаштылар.
Чара Юдино бистәсе Инвалидлар җәмгыяте вәкилләре әзерләгән концерт белән тәмамланды. Балалар Казан шәһәре Киров районы "Бердәм Россия" Беренчел район бүлегеннән истәлекле һәм татлы бүләкләр алдылар.


Казанда 2019нчы ел нәтиҗәләренең сыйфаты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуның ХV республика бәйгесе лауреатлары һәм дипломантларын Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында тантаналы бүләкләү булып узды
2019нчы елның 4нче декабрендә Казан шәһәрендә 2019нчы ел сыйфаты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуның ХV Республика бәйгесе йомгаклары ясалды.
ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен бирү буенча Совет Карары белән "Эшлекле камиллек" номинациясенең "250дән артык эшчеләр саны булган оешмалар" категориясендә Совет Мактау кәгазе белән ДАСХКУ "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге", ә "250дән ким эшчеләр саны булган оешмалар" категориясендә ТР Халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районы ДАСХКУ "Исток-Башлангыч" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" бүләкләнде. Бүләкләр оешмаларга продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәм шулай ук сыйфат белән идарә итүдә югары нәтиҗәле ысулларны керткән өчен бирелделәр.
Директорлар-Ибраһимова Н. В. һәм Әхмәтҗанов Е. И. җитәкчелегендә гаризаларны рәсмиләштерү, хезмәткәрләрне сыйфат мәсьәләләре буенча укыту, соңгы 3 елда гамәли эшчәнлекнең хисап материалларын төзү, сыйфат моделенең эксперт бәяләвен турыдан-туры узу буенча зур эш башкарылды.
Бу бәйгедә катнашуның төп нәтиҗәсе буларак яхшыртулар кертергә мөмкин булган көчле яклар һәм өлкәләр турында экспертларның объектив бәяләве булды. Бу оешма эше белән кулланучылар, хезмәткәрләр, партнерлар һәм җәмгыятьнең күпмегә канәгать булуын һәрьяклап күрергә мөмкинлек бирә. Һәм ул оешманың эшен перспектив планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләрендә мөһим гамәли әһәмиятлелеккә ия.
Хәзерге шартларда социаль хезмәт күрсәтү системасы, кешенең яшәү сыйфатына максималь дәрәҗәдә тәэсир итеп, күп үзгәрешләр кичерә, инновацион карарлар эзләүне таләп итә. Шуңа күрә социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тәэмин итү җитәкчеләрнең һәм социаль хезмәт хезмәткәрләренең беренчел бурычы булып тора.

Страница 127 из 272















