Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда булачак һөнәрне сайлауга мотивация формалаштыралар
7нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен “Профориентация һәм үзбилгеләнү” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны булачак һөнәрне сайлауга психологик әзерләү.
Шөгыльдә катнашучылар шәхеснең юнәлешенә һәм һөнәри омтылышны билгеләүгә экспресс-сорашу үттеләр. Аннан соң һөнәр төрләре турында тематик әңгәмә һәм “Үзеңнең төсеңне тап”, “Бу дөньяда мин кем?”, “Бирелгән хәрефкә һөнәр исемен тап”, “Сирәк һәм дәрәҗәле һөнәрләр” уен күнегүләре уздырылды.
Балаларны үзләрен тәкъдим итә белергә өйрәтү максаты белән рольле “Кирәкле һөнәрләр”, “Нинди һөнәр яхшырак?” уеннары үткәрелде.
Шөгыль балаларда булачак һөнәрне сайлауга мотивация формалаштырырга, үзбилгеләнүгә психологик әзерлекне үстерергә ярдәм итте.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда толерант шәхес сыйфатлары формалаштыралар
7нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче (психоэмоциональ проблемалар), 8 – 11 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Мин һәм башкалар” төркемле шөгыле уздырды.
Катнашучылар, интерактив уен кысаларында ике командага бүленеп, бергә хәрәкәт итү стратегиясен формалаштыруга юнәлдерелгән биремнәрне башкардылар. Һәр команда капитан сайлады, сәяхәт итәргә үзләренә кораб ясады, сәяхәтчеләрнең рольләрен бүлде. Биремнәрне башкарганда берәүләр лидер позициясен биләсәләр, икенчеләр ияреп баручылар булдылар, ләкин аларның һәрберсе шәхси һәм команда максатын саклап калырга тырышты. “Кем тизрәк?”, “Кызыклы пантомималар” эстафеталарында катнашу тупланганлык формалаштырырга, төрле хәлдә тиз ориентлаша һәм кирәкле карар кабул итә белүне формалаштырырга ярдәм итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.
Уздырылган шөгыль коммуникатив күнекмәләрне формалаштырырга, бер фикергә килә һәм уртак максатларга ирешә белергә, толерант шәхес сыйфатларын үстерергә ярдәм итте.


Халыклар бердәмлеге көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече “Халык бердәмлегендә бөек көч” төркемле шөгыле уздырды
2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Халык бердәмлегендә бөек көч” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар кызыксыну белән Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме тарихын тыңладылар, илебездә яшәгән милләтләрнең күптөрлелеге, аларның гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныштылар.
Балалар шөгыль ахырында “Идел буе халыкларының ашлары” фотобәйгесендә катнаштылар.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Без ата-бабалар даны белән горурланабыз!” шөгыле уздырдылар
2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Без ата-бабалар даны белән горурланабыз!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, милли горурлык хисе, гражданлык дәрәҗәсен формалаштыру.
Катнашучылар Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме тарихы белән таныштылар. Балалар кызыксыну белән ил тарихындагы төп этаплар, Ватанны таныткан бөек шәхесләр турында “Россия-дөньядагы иң зур ил!” видеофильмын карадылар.
Шөгыльнең иҗади өлеше пластилинопластика техникасы буенча мастер-класс форматында уздырылды. Балалар иҗади хыялларын күрсәтеп әкият батырларын ясадылар, аларга исемнәр бирделәр, аларның нинди батырлыклар күрсәткәннәре турында сөйләделәр.

Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән “Тарихи вакыйгалар галереясы” танып белү – уенлы шөгыле
2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы Казан шәһәренең 24нче номерлы Шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балалары өчен, Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән “Тарихи вакыйгалар галереясы” танып белү – уенлы шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны бәйрәм тарихы белән таныштыру, гражданлык позициясен тәрбияләү, коммуникатив сыйфатларны үстерү.
Балалар шөгыль барышында ил тарихын белүгә командалы уенда, танып белүле бәйгеләрдә катнаштылар. Шөгыльнең ахырындабер-берсенә ярдәм итә һәм сүзсез ишетә белүләрен, бердәм һәм чыннан да дус коллектив була алуларын күрсәтеп, команда гади кәгазьдән җилемсез борынгы урыс йорты төзеде.
Уенның һәрбер катнашучысы истәлеккә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының триколор тасмаларын алдылар.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар белән берлектә “Мин - Татарстан гражданины” патриотик урам акциясе уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларга мәктәп дезадаптациясен җиңеп чыгарга ярдәм итә
- “Гаилә университеты” циклы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Балалар дөньясы һәм олылар дөньясы” шөгыле уздырды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре КНИТУ-КХТИ волонтерлары белән берлектә балалар коллективында дуслык мөнәсәбәтләре формалаштырырга ярдәм итәләр
Страница 200 из 272















