29нчы июль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Терроризм һәм экстремизм – ЮК!” циклыннан “Без төрле, ләкин без бергә” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: терроризм һәм экстремизм профилактикасы, толерантлык тәрбияләү, яшьләр арасында экстремист хәрәкәтләр профилактикасы.
Балалар шөгыль барышында хәзерге дөньяда толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, төрлелеккә, башка тормыш рәвешенә, үзен тотышына, гореф-гадәтләргә, хисләр, фикер, диннәренә карамыйча башка балаларны хөрмәт итәргә-толерант булырга өйрәнергә кирәклеге турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Без бит барыбыз да төрле, ләкин барыбыз да тигез!
Шулай ук балалар уен формасында террористик акт куркынычы булганда яки кылынганда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Уздырылган шөгыль нәтиҗәсендә балалар битараф булмаска, безнең вакытында кылынган хәрәкәтләр террористик актларны кисәтә һәм әйләнә-тирәбездә кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә алуын аңладылар. Бары тик халыклар арасында үзара хөрмәт һәм толерантлык терроризм үсешен кисәтә һәм җинаятьчеләрне җәмгыять ярдәменә өметсезләндерә алалар.

26нчы июль, җомга, 2019нчы ел
“Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизм профилактикасы” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Куркынычсыз дөнья” циклыннан “Терроризм-һәркемгә кагыла торган хәвеф” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: балаларда терроризм һәм экстремизмга каршылык күрсәтү нигезен формалаштыру, яшьләр арасында экстремист хәрәкәтләрне кисәтү.
Балалар шөгыль барышында “Терроризм-җәмгыятькә һәм кешегә янау” презентациясе белән таныштылар. Аннан соң балалар “Куркынычсызлык” кроссвордын чиштеләр, экстремаль шартларда хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Дөрес эшлә” викторинасында, “Барысы да тормыштагы кебек” интерактив уенында катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар “Терроризм –ЮК!” кисәтү билгесен уйлап таптылар һәм ясадылар.


23нче июль, сишәмбе, 2019нчы ел
“2016-202нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр өчен, “Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигәнне аңлата” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү, актив тормыш позициясен формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында аерым саклана торган табигать мәйданнары, үзенчәлекле табигать һәйкәлләре, безнең региондагы сирәк очрый торган үсемлекләр һәм җәнлекләр турында презентация белән таныштылар. Аннан соң “Терек һәм тере булмаган табигать” викторинасында катнаштылар, табышмаклар оттылар, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр рәсеме белән пазллар җыйдылар.
Шөгыль ахырында, алдан әзерләнгән материалларны кулланып, балалар “Табигать һәм мин” темасына коллаж ясадылар.


23нче июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шул исәптән сәламәтлекләре чикле 6-11 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Гәүдә образы” циклы кысаларында бию-хәрәкәт терапиясе техникасын кулланып төркемле шөгыльләр башланды.
Шөгыльнең максаты: эмоциональ һәм үзен тотудагы тайпылышларны коррекцияләү, ихтыяри, психик процессларның, коммуникатив күнекмәләрне, эмпатия үсешен стимуляцияләү, Мин –образының аерылмас төзүчесе булган үзе, үзенең гәүдәсе турында тулаем күзаллау формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында беренче чиратта үзен һәм үзенең тышкы кыяфәтен кабул итүгә юнәлдерелгән тренинг күнегүләре башкаралар. Реабилитацион бию-хәрәкәт терапия методын куллану психологик авырлыкларны чишүдә, үзе турында тулаем күзаллау, үзенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга, эмоциональ халәтне яхшыртуга һәм тышкы дөнья белән үзара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә.
Психологлар фикеренчә, биюләр, мәхәббәт һәм ярдәм сүзләре кебек үк, кешенең эчке дөньясын дәвалыйлар.

19нчы июль, җомга, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Тылсымлы шашкалар” шашка турниры уздырды.
Чараның максаты: альтернатив ял эшчәнлеген популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыру, ихтыяр көчен, образлы һәм логик фикерләүне үстерү.
Балалар чара барышында борынгы уенның килеп чыгу тарихы һәм аның хәзерге Россиядә үсеше белән таныштылар. Аннан соң мавыктыргыч “Тылсымлы шашкалар” турниры булды, ныклы көрәш нәтиҗәләре буенча шашкада иң оста уйнаучы билгеләнде.
Бәйге үз-үзен тотуны эмоциональ көйләүне үстерүгә, уңай кызыксынулар формалашуга, коммуникатив күнекмәләрнең үсешенә, коллективта эшли белү, үзенә ышаныч арттыруга ярдәм итте.




- Интернет челтәрендә куркынычсызлык сораулары буенча белем дәрәҗәсен күтәрү
- «Виртуаль туризм» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар А. Д. Сахаровның тормышы һәм эшчәнлеге белән танышалар
- “Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы. Россия тәҗрибәсе” методик сәгате.
- “Яшел планета 2019” Бөтенроссия балалар экологик форумының региональ этабы















