2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Без ата-бабалар даны белән горурланабыз!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, милли горурлык хисе, гражданлык дәрәҗәсен формалаштыру.
Катнашучылар Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме тарихы белән таныштылар. Балалар кызыксыну белән ил тарихындагы төп этаплар, Ватанны таныткан бөек шәхесләр турында “Россия-дөньядагы иң зур ил!” видеофильмын карадылар.
Шөгыльнең иҗади өлеше пластилинопластика техникасы буенча мастер-класс форматында уздырылды. Балалар иҗади хыялларын күрсәтеп әкият батырларын ясадылар, аларга исемнәр бирделәр, аларның нинди батырлыклар күрсәткәннәре турында сөйләделәр.

2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы Казан шәһәренең 24нче номерлы Шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балалары өчен, Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән “Тарихи вакыйгалар галереясы” танып белү – уенлы шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны бәйрәм тарихы белән таныштыру, гражданлык позициясен тәрбияләү, коммуникатив сыйфатларны үстерү.
Балалар шөгыль барышында ил тарихын белүгә командалы уенда, танып белүле бәйгеләрдә катнаштылар. Шөгыльнең ахырындабер-берсенә ярдәм итә һәм сүзсез ишетә белүләрен, бердәм һәм чыннан да дус коллектив була алуларын күрсәтеп, команда гади кәгазьдән җилемсез борынгы урыс йорты төзеде.
Уенның һәрбер катнашучысы истәлеккә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының триколор тасмаларын алдылар.


2нче ноябрь, җомга,2018нче ел
Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында,Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалар белән берлектә, “Мин - Татарстан гражданины” патриотик урам акциясе уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның гражданлык аңын формалаштыру,республика өчен мәгънәле даталр,ТР дәүләт символикасы турында белемнәрен актуальләштерү.
Акция барышында Казан шәһәренең Идел буе районында яшәүчеләргә триколор-тасма һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары: герб,байрак,гимны турында мәгълүмат булган “Мин - Татарстан гражданины” мәгълүмати кәгазьләр тапшырылды.Сорашудан бәйрәм һәм аның мөһимлеге турында шәһәрдә яшәүчеләрнең барысы да белми икәнлеге ачыкланды.
Акция ахырында нәтиҗәләр ясалды,катнашучы балалар белән кире элемтә үткәрелде.


2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Уйнап үсәбез” шөгыльләр циклыннан “Ми өчен гимнастика” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: мәктәп дезадаптациясен җиңеп чыгу, үз көчеңә ышаныч формалаштыру, фикерли,йомгаклый белүне үстерү, ирекле игътибар һәм хәтерне үстерү.
Шөгыль “Эш беткәч уйнарга ярый” девизыннан башланды.Аннан соң балалар үзләре эшчәнлек тәртибен сайладылар: эшләргә,уйнарга,рәсем ясарга. “Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя”, “Төшенчәләрне йомгаклау” күнегүләре барышында балалар вербаль-логик фикерләүне үстерделәр, ә “Корректура сынавы” һәм “Пиктограммалар ясыйбыз” биремнәре, ирекле игътибар һәм хәтерне үстерүгә ярдәм иттеләр. “Ышанырга һәм тырышырга” психотерапевтик әкиятен тикшерү балаларга үзләренең көчләренә ышануның мөһимлеген һәм мәктәп авырлыкларын җиңүнең кирәклеген аңларга ярдәм итте.
Интеллектуаль бирем һәм уеннарның чиратлашуы бөтен шөгыль барышында балаларның активлыгын тотарга ярдәм итте.Балаларга бигрәк тә рухландыручы һәм үз көчләреңә ышаныч бирүче Моцарт көйләре астында рәсем ясау ошады.


1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
“Гаилә университеты” циклы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Йорт” Эко-үзәгендәге “Таулы-Әмәт урманы” паркында, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен “Балалар дөньясы һәм олылар дөньясы” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтен көйләү,экологик мәдәниятне формалаштыру һәм балаларның табигать фәннәренә кызыксынуын үстерү.
Катнашучылар шөгыль барышында күнегүләрне уртак башкарып бер-берләрен яхшырак аңлый алдылар,барлык гаилә әгъзаларының фикерләрен һәм теләкләрен тыңлый белергә өйрәнделәр. “Чыганак” метафоралы ассоциатив карталарын кулланып, акыл штурмы барышында катнашучылар “олылар дөньясы” һәм “балалар дөньясы”н ничек күрүләре турында уртаклаштылар, көтелмәгән ачышлар ясадылар.
Шөгыльдән соң “Йорт” Эко-үзәге оештыручы-педагогы балалар өчен лабораториягә сәяхәт уздырды,анда алар үзләрен чын ачыш ясаучы галимнәр кебек тоя алдылар. Мондый интерактив шөгыльләр экологик мәдәниятне формалаштырырга һәм балаларның табигать фәннәренә кызыксынуын үстерергә ярдәм итә.




- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре КНИТУ-КХТИ волонтерлары белән берлектә балалар коллективында дуслык мөнәсәбәтләре формалаштырырга ярдәм итәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларның рухи кыйммәтләр турындагы күзаллауларын формалаштырырга ярдәм итә
- Психолог сенсор бүлмәнең интерактив мохитендә балигъ булмаган балаларның психоэмоциональ хәлләрен гармонияләштерә
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы гаилә мөнәсәбәтләрен көйләргә ярдәм итә















