3нче июль, җомга, 2020нче ел
#БЛАГОДАРЯМОЕЙСЕМЬЕ Бөтенроссия акциясе һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре #Гаиләм ярдәме белән флешмобы уздырдылар.
Флешмобның максаты: гаилә элемтәләрен ныгыту, гаилә традицияләрен урнаштыру һәм саклау формалаштыру, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү.
Акциядә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр катнашты. Заманча WhatsApp һәм Instagram технологияләрен ярдәмендә флешмоб, гаилә - ул җаваплылык, вазыйфалар һәм көндәлек мәшәкатьләр генә түгел, ә зур БӘХЕТ булуын исбатларга тиеш иде.




3нче июль, җомга, 2020нче ел
#БЛАГОДАРЯМОЕЙСЕМЬЕ / #ГАИЛӘМЯРДӘМЕБЕЛӘН Бөтенроссия акциясе кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар арасында "Минем бәхетле балачагым" узган фотобәйгегә йомгак ясадылар.
Бәйгенең максаты: гаиләнең уңай образын популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә традицияләрен урнаштыру һәм саклау формалаштыру.
Бәйге 1нче июнь көнне - Балаларны яклау көнендә старт алды. Бәйгенең шартлары гади иде: бөтен гаилә белән бергә уздырган бәхетле мизгелләр сурәтләнгән фотолары җибәрергә кирәк иде. Катнашучылар арасында чын-чынлап иҗади көрәш барды, һәр гаилә үзләренең кызыклы һәм файдалы ялларын, гореф-гадәтләрнең гаилә бәхете һәм иминлегенең аерылгысыз атрибуты булуын күрсәтергә тырышты.
"Мәхәббәт белән җылытылган гаилә", "Бөтен гаилә белән сәяхәт итәбез", "Минем гаиләм тормышында Казан", "Спорт гаиләсе", "Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен" номинацияләрендә җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

16нчы июль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның әти-әниләре катнашында, "Низагларсыз аралашырга өйрәнәбез" дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Төркемле шөгыльнең максаты: конфликтлы ситуацияне һәм аннан чыгу юлларын аңлауда, гаиләдә конфликтлы хәлләрне хәл итүдә әти-әниләргә ярдәм итү.
Шөгыль барышында әти-әниләр "Нәрсә ул конфликт?" презентациясе белән таныштылар, "Өч ишек һәм өч юл" проектив тестын башкардылар, "Гаиләдә конфликтны ничек булдырмаска?" дискуссиясендә психолог белән конфликт вариантлары һәм конфликтлы ситуациядән чыгу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Шөгыль кысаларында әти-әниләр белән, ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә, ата-ана психологиясе һәм педагогикасы буенча теоретик белемнәрне актуальләштерүгә, бала тәрбияләү проблемаларын хәл итү күнекмәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән, "Мин әти-әни"дигән психологик уен үткәрелде.


15нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел
Кыска вакытлы “Ура, каникуллар!” җәйге лагере һәм “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре В. И. Суриков исемендәге скверда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүче балигъ булмаган балалар өчен, “Куркынычсыз велосипед” дигән чара үткәрделәр.
Максат: балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, балигъ булмаган балаларны велосипедта йөрү кагыйдәләре һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану белән таныштыру.
Чара барышында балалар велосипед белән идарә итү кагыйдәләре, яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану белән таныштылар, кагыйдәләрне катгый үтәү кирәклегенә инандылар, фикер алышуда актив катнаштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чара азагында балалар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән “Куркынычсыз юл” мәгълүмати буклетлары һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен юлларда күренергә ярдәм итә торган яктылык кайтаргыч наклейкалар алдылар.


14нче июль, сишәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары "КлубОк" җәйге отряды балалары белән "Минем чикләрем" төркемле тренинг шөгылен үткәрде.
Максат: психоэмоциональ өлкәне, уен аша аралашу күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль Таулы-Әмәт урманында "Көзгеләр" инсталляциясе зонасында узды. Инсталляциянең төп идеясе - кеше һәм табигать бүленми. Көзгеле баганалар әйләнә-тирәдәге урманны чагылдыра һәм табигатьтә эреп бетү эффектын тудыра торган итеп урнаштырылган.
Бу тылсымлы урында балалар белән табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында интерактив әңгәмә үткәрелде, ә аннан соң психоэмоциональ өлкәне үстерүгә, киртәләүгә, үзбәя күтәрүгә, шәхси чикләрне формалаштыруга һәм яклауга юнәлтелгән тренинг күнегүләре үткәрелде.
















