8нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
"Сәламәт булу модада" дигән шөгыльләр циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече "Whats App" мобиль кушымтасы ярдәмендә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен "Зәһәр төтен сере" видеоролигын карау белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән дистанцион шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру, балигъ булмаган балаларда сәламәтлекне саклау ысуллары турында күзаллауларны ныгыту.
Шөгыль барышында "Уртак эш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Познавалов командасы - Зәһәр төтен сере" видеоролигын кулланып балалар геройлар белән бергә кеше организмы буенча сәяхәткә чыктылар һәм үз күзләре белән тәмәке тартуның кешеләрнең сәламәтлеген ничек җимерүен күрделәр. Организмның ничек оештырылуы, ни өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеге турында күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр. Фильмны караганнан соң ролик турында фикер алышуда актив катнаштылар һәм барыннан да бигрәк истә калганнар турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Үткәрелгән шөгыль үз сәламәтлегеңә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балигъ булмаган балаларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивациясен формалаштыруга ярдәм итте.


4нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Ата-аналар университеты" шөгыльләр циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы «Zoom» һәм «Whats App» онлайн шөгыльләр үткәрү өчен платформа ярдәмендә, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче балаларның ата-аналары өчен "Ата-аналарга 10 канун" дигән дистанцион шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балаларны тәрбияләү, үстерү һәм социальләштерү мәсьәләләрендә ата-аналар компетенциясе дәрәҗәсен арттыру.
Шөгыль барышында ата-аналар тәрбиянең 10 кануны белән таныштылар, балалар белән аралашудагы хаталары, тәрбия алымнарын анализладылар.
Үткәрелгән шөгыль ата-аналарның балалар-ана мөнәсәбәтләре өлкәсендә социаль-педагогик компетентлык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

4нче июнь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән "Куркынычсыз җәй кагыйдәләре" темасына онлайн-консультация үткәрде.
Максаты: җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаган балаларның үз-үзен тотышы күнекмәләрен формалаштыру.
Консультация барышында югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарда, тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Консультация тәмамланганнан соң, социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләрнең электрон почтасы буенча, Идел буе һәм Татар транспорт прокуратурасы аппараты тарафыннан эшләнгән, тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатучы модель буклетлар җибәрелде.

3нче июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
Балачак унъеллыгы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, мәдәни оештыручылар белән берлектә, онлайн режимында «Whats App " кушымтасыннан файдаланып, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән шәхси һәм төркемле дистанцион шөгыльләр үткәрәләр.
Шөгыльләр барышында белгечләр балаларны өйдә һәм урамда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштыралар, конфликтлы ситуацияләрдән конструктив чыгу күнекмәләрен һәм коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән интерактив уен программалары үткәрәләр.
Уңай хисләр алу һәм балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан, шөгыльнең икенче өлешендә мәдәни оештыручылар эшләнмәләр ясау буенча "Төсле карусель" дигән мастер-класс үткәрәләр.


3нче июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече "Мин үз гамәлләрем өчен үзем җаваплы" дигән дистанцион дәрес уздырды.
Дәреснең максаты: балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны кисәтү, балаларның хокукый аңын тәрбияләү.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар административ һәм җинаять җаваплылыгының төп пунктлары, хокук бозуларның төрле аспектлары, закон һәм әхлак күзлегеннән чыгып, ата-аналарга карата үз бурычларын үтәүгә намуссыз мөнәсәбәт өчен кулланылырга мөмкин булган административ җәза төрләре белән таныштылар.
Шулай ук дәрес кысаларында, балигъ булмаган балаларның хокукларын белүне тикшерүгә «Мин җаваплы" дигән викторина үткәрелде.
















